Октябрь 2015

Кучкар

Елның соңгы аенда керемнәрегезнең артуы бик тә ихтимал. Ерак сәяхәтләргә барудан тыелып торсагыз әйбәт булыр. Хәер, монда да итәк-җиңне җыеп йөрергә тырышыгыз. Үтә дә мөһим әйберләрнең хәтердән чыгып китүе ихтимал. Сәламәтлекне ныгыту өчен яхшы вакыт.

 

Үгезбозау


Коллегаларыгызга, эшлекле партнерларыгызга таянырга туры килер. Эше иҗат белән бәйле булганнарга бик зур уңыш елмаячак. Ялгызлар бер күрүдән гашыйк булырга мөмкиннәр.

 

Игезәкләр

Уңышлы ай, хәтта уңышлардан башыгыз әйләнүе дә бар. Рухи канәгатьлек тә, матди әҗер дә булыр. Үтә дә кызыклы кеше белән танышырсыз. Бүген эшлисе эшне иртәгә калдырып, күңелсез хәлгә юлыгуыгыз ихтимал.

 



Кысла

Төрле авантюраларга бай ай. Командировка яки сәяхәт вакытында яңа танышыгыз барлыкка килергә мөмкин. Әллә кайчан онытылган дусларыгыз белән дә мөнәсәбәтләрнең яңарып китүе ихтимал. Яңа эш тәкъдим итүләре бар.

 

Арыслан

Ай башында тормышыгызда беренче урынга шәхси тормышыгыз һәм гаиләгез чыгар. Балаларның мәшәкатьләрен хәл итү белән мәшгуль булырсыз. Ялгызларның үз тиңнәрен очрату ихтималы бик зур.

 

 

Сөмбелә


Хәлиткеч карарлар кабул итәргә туры килер. Киләчәктәге уңышларыгыз үзегезне хәзер ничек итеп күрсәтүегезгә бәйле. Тулаем алганда, уңышлы ай. Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге туар.

 

Бизмән

Бу айда тормышыгыз төзелешне хәтерләтер: көн туган саен, яңа бер кат әзер. Кызыклы, мавыктыргыч ай көтелә. Йорт яки фатирыгызда ремонт башлау өчен уңышлы вакыт. Яшәү шартларын яхшырту форсаты чыгар.  

 


Чаян

Реклама

Язмыш сезгә берничә көтелмәгән вакыйга әзерләп куйган. Ул вакыйгалардан үзегезгә файда алып калырга тырышыгыз. Яңа идея белән рухланырсыз. Ай ахырында романтик мөнәсәбәтләр көтелә. Беренче мәхәббәтегездән хәбәр алуыгыз ихтимал.


 

Укчы

Быел башкарган эшләр хакында уйланып, нәтиҗәләр чыгару өчен яхшы вакыт. Тормышыгызда көтелмәгән борылышлар булыр. Эштә киеренкелекләрне җиңәргә туры килер. Мөһим карарларны ай уртасында кабул итегез – ялгышмассыз.

 

 

Кәҗәмөгез

Балалар мәшәкатенә чумарсыз. Алар өчен горурланырга да туры килер. Эштә исә барысы да үз җае белән барыр. Аеруча айның икенче яртысы уңышлы. Мөһим эшләрне шул вакытка калдырыгыз. Керемнәргә караганда чыгымнарыгыз артыграк булыр.
 

 

Сукояр

Бу айда сезнең барысы да яхшы булачак. Мондый гармониянең сирәк булуын исәпкә алып, тынычлыгыгызның рәхәтен тоеп калырга тырышыгыз. Айның беренче ике атнасында үзегездә таулар күчерерәй көч тоярсыз. Күп өлкәләрдә сүзе үтәрдәй файдалы кеше белән танышу ихтималы бар.
 
 

Балык

Үз фикерегезне якларга туры килер. Уңыш сезнең яклы. Яңа ниятләрегезне курыкмыйча тормышка ашырырга керешегез. Булышчыларыгыз  якында гына йөри. Һөнәр өлкәсендә файдалы яңа белемнәр алырсыз. Финанс ягыннан борчылырга урын юк.

фото: https://pixabay.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 21 февраль 2020 - 18:41
    Без имени
    Бигрәк матур итеп язгансыз. Рәхмәт сезгә.
    Ай сылуы-5
  • 20 февраль 2020 - 22:57
    Без имени
    Эсэр бик эчтэлекле язылган,аерылып булмый укудан.Рэхмэт сезгэ.
    Ай сылуы-5
  • 20 февраль 2020 - 11:28
    Без имени
    Нигэ 15 ел 19 ел нишлэп ул хашэрэтлэрне тотып атмыйлар яки пожизненно бирмилэр. Мина калса алар аннан ерткыч булып чыгалар. Э 16 яшлек кызны нишлэп утыртканнар нигэ самозащиты дип кабул итмэгэннэр?
    ​Мәхәббәт «уеннары»
  • 20 февраль 2020 - 11:44
    Без имени
    Оятсыз хатын башта балага ата кирэк биргэн булып причина эзлэгэн Аннан сон калдырган баласын.
    Каты режимлы «никах»
  • 20 февраль 2020 - 15:33
    Без имени
    Искитке
    Ике туй – бер ир
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...