Логотип
Арабыздан беребез

Ятып калганчы...

Лилия Таишева: «Моңарчы берәү дә эшли алмаган колачлы, масштаблы эшләр генә кызыктыра мине. Бәлкем, шуңадыр да башкарган эшләребез турында дөнья белә бүген».
Без аның белән әңгәмәбезне планшетындагы фотолар караудан башладык. Әнә ул – «Яңа гасыр» коммерциячел булмаган автономияле хәйрия оешмасы җитәкчесе Лилия Әхәт кызы ТАИШЕВА – Мәскәүдә, сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча уздырылган Хөкүмәт комиссиясе утырышында. Аның белән янәшә – Россия Федерациясе хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев. Әнә кызыбыз – Нью-Йорк шәһәрендә ВИЧ/СПИД йогышлы авырулар проблемаларына багышланган Генераль ассамблея утырышында. Су спорты төрләре буенча Казанда узган XVI Дөнья чемпионатында Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков һәм ФИНА президенты Хулио Маглионе янәшәсендә...

Республикада коммерциячел булмаган хәйрия оешмалары җитәрлек. Әмма бу оешманың эшләре инде күптән Татарстан чикләрен үтеп, дәүләт күләмендәге мөһим чарага – тарихка кереп калырдай үзенә бер кабатланмас вакыйгага әверелде.
Әгәр ул: «Кеше эшләмәгәнне, башкалар булдыра алмаганны», – дип әйтә икән, бу – шулай. Төп максаты шул аның. Беркайчан да тапталган эздән генә бармас ул. Ике сүзнең берендә: «Без – инновацияләргә әзер!» дип торган кеше, әлбәттә инде, кемнедер кабатламас. Аның, һичшиксез, үз сукмагы булыр. Үзе генә белгән, башкаларны да шунда өндәгән...

Ул юлга каерылсаңмы?! Ниләр генә ишетмәссең дә, ниләр генә күрмәссең?!

Казан дәүләт медицина институтында «медик-кисәтү эшләре» белгечлеге буенча белем алып, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтын тәмамлап, медицина фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешкән, туксанлап фәнни хезмәт һәм ике монография авторы, үзенең фикерен Канада, Мексика, Австрия, Германия, АКШ илләрендә уздырылган халыкара конференцияләрдә ишеттергән булдыклы ханымның безгә дә әйтер сүзләре бар.



 

Үзе турында

– Чиләбе якларыннан мин. Анда татарлар бик күп яши. Унынчыны тәмамлагач, Казанга медицина институтына киттем. Бер бардым, ике бардым... Язмышымны башка сынамыйм, булдыра алмыйм, дип кул селтәр иде, бәлкем, кемдер – әмма мин бирешүчеләрдән түгел. Әбием Хәмдениса да әйтте шул чагында: «Кызым, барасың! Ятып калганчы, атып кал!» Бу сүзләр минем тормыш шигаремә әйләнде. Ә гаиләм миңа һәрчак ышанып, көч биреп торды – бүген дә шулай. Тәки кердем өченче баруда. Аның каруы, институтны кызыл дипломга тәмамладым. Өченче баруда гына керүемнең үчен кайтардым... (Ул елмаеп куя, ә мин аның буй-сынына, һәр пианист кызыгырлык озын бармакларына сокланып: «Сәнгатькә чакыручы булмадымы?» дип сорап куям. Булган икән – музыка мәктәбе дә, балет та – ләкин ул нәфис куллары белән реаль проблемаларны хәл итәргә тели!)

Институтны тәмамладым да уйлана калдым. Инде нишләргә? Дөресен әйткәндә, минем глобаль әйберләр майтарасы килде. Көн тудымы, СПИД, ВИЧ-инфекция, наркоманнар, авыр хәлгә калган бәхетсезләр, мохтаҗлар турында сөйлиләр. Мин булышмасам, кем булышыр, дидем. Әкренләп шушы коммерциячел булмаган хәйрия оешмасын оештырып җибәрдем. Эшне өч-дүрт кеше белән башладык. Бу – 1999 елның март ахырлары иде. Дөрес, хәзер дә күп түгел без. Әмма безнең бәләкәй команда зур эшләр башкара, чөнки һәрбере­без бу гамәлләрне башкарып чыгуга күңеле белән бирелгән, һәркем биш кеше өчен эшләргә, ун төрле эшкә алынырга әзер. Кайчак: «Бу – Таи­ше­ваның кабул итү бүлмәсеме?» – дип шалтыраталар. Кабул итү бүлмәләребез юк безнең, әмма офисыбыз кайнап тора. Ә ярдәмгә мохтаҗларны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы­ның тире-венерология диспансерында – шул җирлектә үзебез булдырган үзәктә (низкопороговый центр) – аноним, документларсыз кабул итәбез. Бушлай эшлибез. Бөтен анализларны да бушлай бирдерәбез. Диагноз куябыз, дәвалыйбыз, социаль һәм юридик ярдәм күрсәтәбез. Кирәк икән, дәүләт ярдәме алып бирергә дә булышабыз. Билгеле, үзебезнең белгечләр генә җитми. Бездә психологлар, социаль хезмәткәрләр эшли. Диспансердагы табиблар белән сөйләшәбез. Акчага, әлбәттә. Акча­сыз, үзегез беләсез, берни эшләп булмый. Бу – без башкарган­ның бик азы гына, диңгездәге тамчы гына. Минемчә, коммерциячел булмаган оешмалар, коммерция оешмалары белән кулга-кул тотынып эшләргә тиеш. Ни дисәң дә, аларның икесе­нең дә максатлары уртак бит: оешманы үстерү, таныту, абруйлы итү. Ә моны бары халыкка, гади халыкка хезмәт итеп кенә эшләп була.
Мондый үзәк быел Чаллыда да ачылды. Шушы чорда гына да үзәктә 9 мең мигрант, наркотик кулланучылар, ВИЧ-инфекцияле кешеләр булып китте.
 




Мигрантларга ярдәмгә

Әңгәмәдәшем «Яңа гасыр» коммерциячел булмаган хәйрия оешмасы башкарган эшләрне ничек кенә атамасын, инновацион проект дипме яисә мигрантларны социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү дипме, хикмәт анда түгел. Моңарчы мигрантлар белән болай җитди эшләгән оешма булмаган да әле ул. Фтизиатр, наркологларны мәҗбүри рәвештә Сәламәтлек министрлыгы­ның гражданнарны медицина ягыннан тикшерү үзәгендә узган пациентларга икен­че бинага чабып йөрисе дә юк – «Яңа гасыр»ның шунда ук урнашкан социаль үзә­гендә алар хокукый һәм яңа җирдә тормыш башлап җибәрер өчен кирәкле башка төрле киңәш-белем ала алалар. Чит регионнардан килүчеләрне ачык йөз белән кабул иткән җәмгыятьтә үзләрен ничек тотарга кирәклегенә өйрәтәләр. Граждан­нарның хокуклары һәм бурычлары, хезмәт базары турында мәгълүмат бирәләр.

– Шул рәвешле, без мең ярым кешене өйрәтеп чыгардык, – дип дәвам итә Лилия Әхәтовна. – Бүген мигрантлар өчен социаль өлкәдә мобиль технология кулланыла башлады. Болар барысы да Россия Президентының мигрантлар өчен биргән грант акчасына эшләнә. Кесә телефонына өстәмә мәгълүмат ур­наш­тырыла: анда аларның хокук-лары, медицина һәм социаль ярдәмне каян алырга була – шул хакта языла. Ул өч телдә: рус, үзбәк һәм таҗик телләрендә алып барыла.

Безнең тәкъдим белән Татарстан­ның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мигрантлар өчен программаны үзгәртүгә кадәр барып җитте. Мигрантларга үз телләрендә дүртәр сәгать аңлату эшләре алып барыла. Алар бүген хезмәт биржасының кайдалыгын, Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең кайда утыруын, нәрсә ярый, ә нәрсә ярамаганлыгын беләләр.

 

Спортка ВИЧның ни катнашы бар?

– Казанда су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты барышында безнең оешма шушы кысаларда ВИЧны кисәтү буенча махсус проект үткәрү инициативасы белән чыкты. Татарстан җитәкчелеге моны бер тавыштан хуплады. «Җиңел су!» проекты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортчылар, волонтерлар һәм тамашачылар арасында йогышлы чирләрне кисәтүгә юнәлтелгән иде. Бу чараларда 3 миллион кеше катнашты. Без үзебез дә бу хәлне көтмәгән, болай ук уңышлы килеп чыгар дип өметләнмәгән идек. Аны ачу тантанасында Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков һәм FINA президенты Хулио Маглионе катнашты. 

Беренче мәртәбә мондый чараны уздырганда (аны бөтен илгә беренчеләр булып Универсиада вакытында үткәрүчеләр дә алар – «Яңа гасыр» булган икән!) – «Спортка ВИЧның ни катнашы бар инде?» – дип гаҗәпләнүчеләр дә булмады түгел. Әмма нәтиҗәсе без көткәннән дә шәбрәк килеп чыкты.
Тагын бер зур проект – Лилия Таишева җитәкчелегендәге «Яңа гасыр» оешмасы 2016 елда уздырылган Казан марафонының социаль өлеше. «Үзеңне сына!» дип аталган әлеге чарада дөньяның 38 иленнән 7,5 мең кеше көч сынашты. Һәм, тарихта беренче мәртәбә, ярышларда ВИЧ-инфекция­ле 50 кеше катнашты. «3 чакрымга йөгерештә, – ди Лилия Таишева, – Татарстан Республикасы Президен­ты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе­нең хөкүмәт башлыгы ярдәмчесе Генна­дий Онищенко, спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары да катнашты».

Бу инновацион проектлар, социаль проблемаларны җиңүгә юнәл­тел­гән яңа ысулллар Россия Олим­пия комитеты җитәкчелеге, Татар­стан һәм Россия Федерациясе Баш­карма хакимияте, FINA Халык­ара Федерациясе тарафыннан юга­ры бәяләнә. «Яңа гасыр» башлангычлары алга таба дөнья күлә­мендә үткә­реләчәк ярышларда иң яхшы тәҗ­рибә буларак кулланыш табачак!



Җәмәгать эшлеклесе

«Ничек өлгерәсез?» дигән сорауны бирмичә булдыра алмыйм. Ул әлеге оешманың генераль директоры гына түгел бит, ә бәлки Татар­стан Республикасының Иҗтимагый палата әгъзасы, Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы республика эксперт төркеме әгъзасы да, җитешмәгән җире юк, кыскасы. Өстәвенә, иҗтимагый-дәүләт хезмәттәшлеген үсте­рүгә булышлык итүче утыздан артык уникаль проектлар авторы, һәм шуларны гамәлгә ашыручы да – ул үзе. Һәм... хатын-кыз да, ир хатыны, балаларының әнисе дә... «Ничек өлгерә­сез?» – дим, янә кабатлап.

Бөтен нәрсәгә өлгерер, теләгәнеңә ирешер өчен эшеңне яратырга кирәк. Ә ул ярата, көндәлек туып торган шул борчу-мәшәкатьләрен­нән башка яши дә алмас сыман. Гәрчә аның өчен беренче урында гаилә торса да. Ул шулай ди дә, һәрдаим аның турында кайгыртып торган ире, кечкенә­дән күпне белергә, бар нәрсә белән кызыксынырга омтылган уллары турында горурланып сөйли: «Аларны иң авыр хәлдән дә чыгу юллары бар», – дип өйрәтәм. Эш­лек­ле ханымның һәрнәрсәгә үз карашы, үз фикере. Гомумән, ул төрле: әле елмая, әле җитдиләнеп китә. Читтән күзәтеп торган кешегә ул бик кырыс сыман тоелыр. Юкка. Күңеле игелеккә тартылган, «зур эшләр майтару»ны мох­таҗ­ларга ярдәм итүдә күргән кешенең эчке дөньясы күпләрне көнләштерерлек.
– Матурлык – ул тышкы кыяфә­теңдә генә чагылмый. Ул – синең эчке дөньяң, яшәү рәвешең, – дип сөйли Лилия Әхәтовна.

Әйе, ул матур һәм зәвыклы итеп киенә, бизәнеп йөрергә ярата. Аңа башкача ярамый да. Кемнәр белән генә очрашмый да, кайларда гына булмый ул көн дәвамында.
– Социаль өлкә, нигездә, хатын-кызлар җилкә­сендә. Әбиемнең сүзләре искә төшә, – ди ул, – эшкә китү­челәрнең ике кулларына – бер эш, өйдә калучыларның – ун эш. Шуның кебек – бетмәс-төкәнмәс эш... 

Лилия Таишева инициативасы белән узган ел социаль мәгънәгә ия булган йогышлы чирләрне кисәтү өлкәсендә эшләүче оешмаларның Консорциумы оештырылды. Шушы юнәлештә эшләп, олы тәҗрибә туплаган Лилия Әхәт кызы Таишева янә аның җитәкчесе итеп сайланды. 2015 елның октябрендә Мәскәүдә Сәламәтлек саклау буенча узган хөкүмәт комиссиясендә аның эшчәнлеге хөкүмәт башлыгы тарафыннан югары бәяләнде.

 
– Кеше үзе белән һәрвакыт гармониядә булырга тиеш. Югыйсә ул, шәхес буларак, әкренләп бетә, таркала, – ди ул. – Хатын-кыз үзен карап йөртергә тиеш, дип саныйм. «Вакыт юк, эшем күп», дигән сүзләр сылтау гына ул. Эшлисе килгән – юлын табар, эшлисе килмәгән – сәбәбен, диләрме әле?
Лилия ханым спорт залларына йөрергә яратмый. Аның көне иртәнге күнегүләрдән башлана. Шуңа да һәрчак яхшы формада ул. Илле яшеңдә дә утыз яшьлек булып күренәсе килә икән, көн саен үзеңне кара – вакыт тап! 



«Яңа гасыр» коммерцияле булмаган автономияле хәйрия оешмасы хөкүмәтебез, Иҗтимагый палата, Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, төрле ми­нистрлыклар белән даими хез­мәттәшлектә. Бәлкем, шуңадыр да аның эше һәрчак уң килеп тора, һәркайда теләктәшлек таба. Ә бит, бер уйласаң, дәүләт органнары вәкилләре белән уртак тел табу һич тә җиңел эш түгел. Шуңа да оешмага төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазь­ләре һәм Рәхмәт хатлары агылып кына тора. Җитәкченең үзенең дә Дәүләт бүләкләре җитәрлек. Ул – «Татарстанның атказанган сәламәт­лек саклау хезмәткәре», Россия Президенты Владимир Путинның Мактау кәгазенә лаек кеше. Универ­сиада уңаеннан бирелгән медаль турында әйтеп тә тормыйм. Шушы көннәрдә генә тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште: Лилия Таишева җитәкләгән оешма, Татарстан Пре­зиденты Указы нигезендә, 2016 елда Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтын үстерүгә керткән өлеше өчен премия белән бүләкләнгән.



 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "...мин - минме икэн, мин кем икэн..."

    Хәзер укыйлар