Логотип
Арабыздан беребез

Татарстанның атказанган артисткасы, Вена операсы солисткасы Аида Гарифуллина: «Казан кызы булып танылдым»

2018 елның 14 июне. Мәскәү, Лужники стадионы. Футбол буенча Дөнья чемпионатының ачылу тантанасын стадионга килгән 80 мең кеше генә түгел, ә экраннар аша бөтен дөнья күзәтә. Футбол мәйданына британияле Робби Уильямс чыга. Мистер Уильямс «Freedom һәм Let me entertain you» хитларыннан торган попурри башкара. Эпатажрак кыланмышлы Британия кунагының җыры тәмамлануга, мәйданда Бәхет кошы пәйда була. Аның уртасында... безнең Аида Гарифуллина! Алар Робби белән бергәләп «Angels» җырын җырлыйлар. Икенче көнне инде бөтен дөньяда, төгәлрәге, газета кайда чыга, шунда Казанның опера җырчысы Аида Гарифуллина турында язалар... 

– Аида, Чемпионатның ачылу тантанасында катнашуыгыз безнең өчен сюрприз булды. Сезнең өчен? 

– Мин дә мондый зур вакыйганың бер өлеше булып китәрмен дип уйламаган идем. Оештыручылар май аенда шундый тәкъдим белән чыккач, рәхәтләнеп риза булдым. 

– Ябылу тантанасында Рональдиньо барабан кагып торды, ә сезнең «Калинка»ны башкаруыгыз тарихи мизгелгә әверелде. 

– Анысын бөтенләй көтмәгән идем. Оештыручылар ачылышка чакырганда, ябылу тантанасы турында бер сүз дә булмады. Чемпионат барганда исә, шалтыратып, «Калинка» җырын башкаруымны сорадылар. Ничек каршы киләсең инде? 

–  Аида, узып баручы ел сезнең өчен бик истәлекле булды кебек. Шуларның берсе – ЭКСМО нәшриятында сезнең кулинария китабы чыкты. Аш-суга осталыгыгыз турында инстаграм челтәре аша белә идек. Яраткан шөгылегезне китап итеп чыгару идеясе ничек барлыкка килде? 

- Хикмәт шунда: безнең гаиләдә барыбыз да пешеренергә ярата. Әти дә, әни дә, энем дә, үзем дә. Гаиләбез белән җыелганда, һәркайсыбыз табын әзерләүдә катнаша. Мин салатлар ясарга яратам, өстәл бизим. Әнием десерт әзерли, тортлар пешерә. Төп ашлар – ир-егетләребезнең кулында.
Шулай бервакыт инстаграмга кайсыдыр ризыкны пешергән видеомны элгән идем. Ни гаҗәп, ул бик күп лайклар җыйды, бик күп яздылар. Шуның белән онытылыр да иде, ә беркөнне ЭКСМО нәшриятыннан шалтыратып, аш-су буенча китап әзерләргә тәкъдим иттеләр. Китапка татар халык ашларыннан бик күп рецептлар керде. Китапның әдәби ягын әнием эшләде. 

- Аида, күптән түгел генә сезнең итальян җырчысы Андреа Бочелли белән бергә ясаган чыгышыгыз да опера сәнгатен яратучылар арасында хисләр өермәсе күтәрде. Дөньякүләм танылган опера йолдызлары белән җырлавыгызны еш күрәбез. Бу җаваплылык та бит әле.

- Безне музыка якынайта, аннары без бит бу вакытта сәхнәдә эшлибез. Сәхнәдә рольләребезне профессиональ дәрәҗәдә башкару өчен бөтен көчебезне куябыз. Алар – үз эшенең осталары. Мине дә бик яхшы тоялар, кирәк вакытта ярдәм итәләр. - Былтыр Decca сезнең AIDAальбомын чыгарды. Анда җиденче трек – «Әллүки» җыры. Татар җырлары сезнең репертуарда шулай һәрвакыт булачакмы?

- Әлбәттә. «Әллүки» җыры минем өчен бик символик мәгънәгә ия. Әни аны «Бишек җыр»” урынына көйли иде. Decca белән хезмәттәшлек итә башлагач, мин аларга Универсиада көннәрендә татарча дискымны бүләк иттем. Һәм алар татар җырларына гашыйк булдылар. Башта альбом рус музыкасыннан гына торырга тиеш иде, эш барышында күп нәрсә үзгәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар