Логотип
Арабыздан беребез

«Милли бизәнү әйберләремне оныкларыма атап калдырачакмын»

Ул үзен Санкт-Петербургтагы татар мәдәнияте амбассадоры дип атый. Милли киемнәр – аның яшәү образы. Сансыз калфаклар, бизәнү әйберләре, милли орнаментлар чигелгән сумкалар... Бәйрәмнәргә генә түгел, көнкүрештә дә кия ул алаларны. Татар мохитендә дә үсмәгән югыйсә. Ерак Таҗикстанда туган. Санкт-Петербургтагы Piter.tatar порталының редакторы һәм фотожурналисты, җирлектәге татар оешмалары активисты Линара КУЛИКОВА белән сөйләшәбез.


Линара, сез Таҗикстанда туып-үскәнсез. Мөгаен, хисапсыз татарлар язмышы сезнең тамырларга да кагылгандыр?
– Әтием ягыннан әби-бабайларым Ульяновск өлкәсеннән минем. Колхозлаштыру, кулаклар дип кләймә салган заманнарда Таҗикстанга чыгып киткәннәр. Әни ягыннан исә әби-бабайлар Самара ягыннан үзләре килеп төпләнгән. Алар бик дини кешеләр булган. Шул динне саклар өчен чыгып китмәделәр микән дигән фаразларым бар. Сөембикә әбием абыстай иде. Һәрвакыт догалар укыды, мине татарча өйрәтергә тырышучы да ул әле. Әтием Әнвәр белән әнием Нурия дусларының туйларында танышып кавышканнар.  Үзгәртеп кору галәмәтләре башлангач, урамга чыгарга куркып өйдә генә утыруыбызны хәтерлим Таҗикстан тормышыннан. 1995 елны башта Сөембикә әбием белән абый кайтып китте Татарстанга. Әбинең тамырлары булган Самара өлкәсендәге Яңа Мансуркино авылына кайттылар. Аннан соң без Нефтегорск шәһәренә кайттык. Әби янына кунакка гына килеп йөри идем. Ул беркайчан да заманча киемнәр кимәде. Яулыгын һәрвакыт озынчалайтып бәйли иде. Язмышы җиңел булмады инде. 80 яшендә гомер яшәгән урыныңнан кубарылып чыгып кит әле. Без анда бар нәрсәне калдырдык. Зур йортны саткан акчага монда кайткач әти телевизор алды. 


 Аңлавымча, татар дөньясында Самарада чакта кайный башлагансыз...
– Әйе, Самарада башта техникумда, аннан университетта икътисадчы һөнәрен үзләштердем. «Дуслык» татарлар оешмасына йөри башладым. Синең тавышың яхшы дип туганым ансамбльгә чакырган иде. Татарча белмәсәм дә, татар җырлары җырлый башладым. Миңа нәрсә турында җырлавым кызык иде, әкренләп текстларны тәрҗемә итеп, сүзләрне аңлый башладым. Татар телендә өйрәнүгә теләк тә шул чакта тугандыр. Бала карау ялында фотография белән кызыксынып киттем, Самара татарлары сайты белән хезмәттәшлек итә башладым. Төрле татар чараларыннан репортажлар язам, фотога төшерәм. Әнә шулай журналист булып та киттем әле мин. Тел белмәсәм дә, үземнең татар икәнемне белеп үстем. Миңа үрнәк 92 яшенә кадәр яшәгән Сөембикә әбием бар иде бит. 

 


Санкт-Петербургка ничек барып төпләндегез?

Туганнарыбыз артыннан алты ел элек гаиләбез белән Санкт-Петербургка күчендек. Күченүгә беренче эш итеп татар үзәкләре эзли башладым. Алар инде миңа һава кебек кирәк иде. Бер ай эчендә үзәкләр белән элемтәгә кереп, татар теле буенча курсларга язылып куйдым. Алты ел инде татарча сөйләшергә өйрәнәм. Барысын да аңлыйм, ярыйсы гына сөйләшә хәзер. Өченче ел рәттән «Әдәби марафон»да катнашам. Ул да татар телен тагын да ныграк өйрәнергә этәргеч бирә. Аннан соң интернет челтәрләрендә татар контентын күбәйтүгә дә үз өлешемне кертәм. Биш ел элек Piter.tatar порталы оешты. «Самарада эшләү тәҗрибәм бар, әйдәгез, мин дә булышам», – дидем. Шулай итеп порталның редакторы, фотокорреспондентына әйләндем. Яңалыклар лентасын алып барам. Төбәктә булган бар татар чараларыннан хәбәрдар, барысында да катнашырга тырышам. Миңа бу тормыш бик ошый.  


Ә җырлау ничек? 
– Татар җырларын бик яратам. Гүзәл Уразова иҗаты ошый. Аның концертларына барып, яңа җырлар отып кайтам. Аны өйдә җырларга өйрәнәм. Менә «Ак розалар»ны бик яраттым. Өйрәнеп, Сабантуйда да җырладым әле. Сабантуй бәйрәмендә ел саен татар җырлары җырламый калмыйм. Петербургта татар оешмалары бик күп. Тарихчы Дамир Исхаков безгә килгәч: «Ике татарга өч татар оешмасы икән монда», – дигән иде. Күп булулары, минемчә, яхшы. Блогер-журналист буларак, барысына да йөрим, алар үткәргән чараларда катнашам. Мәсәлән, татар-башкорт оешмасында җыелышып волейбол уйнарга яратабыз. Әйе, бездә татарлар белән башкортлар бик дус яши. Үземдә фикердәшләрем белән укалы чигү, изү чигү, татар костюмнары буенча мастер-класслар оештырдык. Хатын-кызларга милли матурлык тудырырга өйрәттек шулай. 


Социаль челтәрләрегездә һәрвакыт милли костюмнардан фотолар куясыз? Бу костюмнар сезнең өчен...
– Көч бирүче энергия. Үз образымда һәрвакыт милли элементлар кулланам, хәтта көнкүреш тормышта да. Мин төзелеш фирмасында эшлим. Эшкә дә шулай йөрим. Эштә дә, метрода да һәрвакыт игътибар итәләр, комплиментлар еш ишетәм. Элек мин милли мотивлар белән эшләнгән киемнәрне бик кыйммәт дип йөри идем. Сатып алырга була икән. Ышанмассыз, милли чигүле унбишләп кенә сумкам бар, алка, изүләрем хисапсыз. Күптән түгел Шаляпин турындагы кинода массовкада төшәргә чакырдылар. Бик кызыксынып бардым. Без татар хатыннары образында булырга тиеш идек. Нәрсә генә кидереп карамадылар. Мин бит инде укып беләм элек ничек киенгәннәрен. Өемдә нәрсә бар барысын да җыеп алып килдем.  Бик кыйммәтле яка чылбыры ясаткан идем. Шуның белән кинога төштем. Ул яка чылбырын хәзер гаилә ядкаре итеп сакларга телим. Кызганыч, әби-бабайлардан бер ядкарь дә калмаган. Ә мин оныкларыма калдырырга булдым, нәселдән-нәселгә күчсен ул. Васыятем шул булыр, дим. Кызым Ксениягә дә әйтеп куйдым. Ул да милли киемнәр кияргә, фотога төшәргә ярата. Кызым белән махсус фото проектларда да катнаштык. Милли киемнәр бик рухландыра мине. Үземне татар мәдәниятенең амбассадоры дип йөртәм. Фотоларга әле дә төшерәм. Хыялым бар: милли костюмнар кигән геройлар белән фотосессияләр сериясе ясыйсым килә.  «Сөембикә» журналы укучыларына бүләк итеп бик еш открыткалар да җибәрә. Открыткада ясалган кызлар образы ошый. Хәтта рәсемдәгечә итеп киенеп фотосессия ясадым. Менә шундый татар җанлы хыялый инде мин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Исәнмесез, Чулпан! Бик зур Рәхмәт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Линару знают не только в Питере, но и в Москве, Казани, Самаре, Ижевск и т д она достойно представляет материальную культуру татар Афарин Линара

      Хәзер укыйлар