Контактта - Әлфия Туфан кызы Миңнуллина

Карьера: Бөтендөнья татар тонгрессы сайтының мөхәррир-модераторы
Гаилә хәле: кияүдә, ике баласы, бер оныгы бар.
Тормыш шигаре: Кеше һәрвакытта, һәркайда үзен уңайлы хис итәргә тиеш. Бу уңайлылык күңелдә дә, тәндә дә, көндәлек тормышта да булсын.
Юбилейларга әзерләнәбез
Узган елга әтием Туфан Миңнуллин белән әнием Нәҗибә Ихсановага багышлап планлаштырган эшләремнең барысы да диярлек эшләнде.
Әти сүзләренә язылган җырлар җыентыгы дөнья күрде.
2018 ел – әнинең юбилей елы. Шуңа багышлап, Санкт-Петербург рәссамы Рәшит Гыйләҗев әнинең портретын язды. Әнинең бик матур буклеты басылып чыкты. Камал театрында юбилей кичәсе узачак. Әле шуңа әзерлек бара.
Озакламый үземнең дә юбилеем җитә.
Көендерде:
Дус дигәнең дошман булса...
Миңа һәм безнең гаиләгә якын булган яки дустанә якынлыкка дәгъва иткән кайбер кешеләрнең чынлыкта андый түгеллеген ачыклау бик авыр булды. Кешеләргә ышанычым нык какшады. Бу хәл аяктан ега язды дисәм дә, арттырмам. Ләкин, шөкер, егылмадым, бирешмәдем. Алга таба да бирешмәскә исәп.
Төшмәде дә, күтәрелмәде дә
Россиялеләр кебек кризисларга чыдам халык бармы икән дөньяда? Бер адым атлыйбыз да артка борылып карыйбыз дигәндәй, бераз акча күрсәк, кайчан кризис булыр икән, дип көтә башлыйбыз. Көтәбез дип... көтмибез инде, ул безнең чынбарлыкны ясый.
Быел менә рубль артык төшмәде. Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина рәсми инфляцияне Европа күрсәткечләренә тигезләште дә, ул быел 2,5 процент булыр, диде. Ниһаять, без дә тотрыклылыкка ирешәбезме әллә?
Көендерде:
Тәнемдә җаным барда, ана теле өчен борчылам
Җаны булган һәр татарны борчый бу сорау: Ана телебезнең хәле ничек булыр? Бүген Казан урамнарында кешеләрнең татарча сөйләшкәннәрен ишетеп йөрибез. Киләчәктә татарча бер сүз ишетергә тилмермәсәк ярар иде. Дога кылганда, балаларымны, якыннарымны рәхмәтеңнән ташлама дигән теләкләремә, халкыбыз, телебез яшәсен дип тә өстәп куям.
Хатын-кызлар үзләрен үзләре яклый
Соңгы вакытта мәгълүмат чаралары аша хатын-кызларга сексуаль бәйләнүләр турында күп ишетергә туры килде. Бу турыда хатын-кызлар үзләре әйтә башлады. Элек бу әйберне яшерәләр иде, бу турыда сөйләшү оят саналды, еш кына хатын-кызның үзен гаепле итеп калдыралар иде. Акча янчыгын урлаткан кешене «үзе белән йөртмәсен иде», дип гаепләп булмаган кебек, бөтен гаепне хатын-кызларга гына ягып калдыру дөрес түгел. Хәзер хатын-кызлар үзләрен яклый башлады. Әлбәттә, пычракта казыну матур күренеш тә түгелдер, ләкин бу турыда кычкырып әйтмичә, сөйли башламыйча, аннан котылып булмаячак.
Көендерде:
Ярымутрауларда һаман сугыш
Адәм баласы җиде кат күккә менә, су төбендә йөри, ә менә үзара тынычлык таба алмый. Быел Төньяк Корея белән АКШ арасында низаг кискенләште. Янә бөтен дөньяны атом-төш сугышы белән куркытып тора башладылар. Әйтерсең лә, атом-төш коралы – уенчык. Сугыш чыга калса, нәтиҗәләре бөтен кешелек дөньясына зыян салачак бит. Гап-гади кебек тоелган мәсьәләләрне хәл итү еш кына бик катлаулы булып чыга.
Гаилә хәле: кияүдә, ике баласы, бер оныгы бар.
Тормыш шигаре: Кеше һәрвакытта, һәркайда үзен уңайлы хис итәргә тиеш. Бу уңайлылык күңелдә дә, тәндә дә, көндәлек тормышта да булсын.
Шәхси тормыш
Сөендерде:Юбилейларга әзерләнәбез
Узган елга әтием Туфан Миңнуллин белән әнием Нәҗибә Ихсановага багышлап планлаштырган эшләремнең барысы да диярлек эшләнде.
Әти сүзләренә язылган җырлар җыентыгы дөнья күрде.
2018 ел – әнинең юбилей елы. Шуңа багышлап, Санкт-Петербург рәссамы Рәшит Гыйләҗев әнинең портретын язды. Әнинең бик матур буклеты басылып чыкты. Камал театрында юбилей кичәсе узачак. Әле шуңа әзерлек бара.
Озакламый үземнең дә юбилеем җитә.
Көендерде:
Дус дигәнең дошман булса...
Миңа һәм безнең гаиләгә якын булган яки дустанә якынлыкка дәгъва иткән кайбер кешеләрнең чынлыкта андый түгеллеген ачыклау бик авыр булды. Кешеләргә ышанычым нык какшады. Бу хәл аяктан ега язды дисәм дә, арттырмам. Ләкин, шөкер, егылмадым, бирешмәдем. Алга таба да бирешмәскә исәп.
Илдә
Сөендерде:Төшмәде дә, күтәрелмәде дә
Россиялеләр кебек кризисларга чыдам халык бармы икән дөньяда? Бер адым атлыйбыз да артка борылып карыйбыз дигәндәй, бераз акча күрсәк, кайчан кризис булыр икән, дип көтә башлыйбыз. Көтәбез дип... көтмибез инде, ул безнең чынбарлыкны ясый.
Быел менә рубль артык төшмәде. Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина рәсми инфляцияне Европа күрсәткечләренә тигезләште дә, ул быел 2,5 процент булыр, диде. Ниһаять, без дә тотрыклылыкка ирешәбезме әллә?
Көендерде:
Тәнемдә җаным барда, ана теле өчен борчылам
Җаны булган һәр татарны борчый бу сорау: Ана телебезнең хәле ничек булыр? Бүген Казан урамнарында кешеләрнең татарча сөйләшкәннәрен ишетеп йөрибез. Киләчәктә татарча бер сүз ишетергә тилмермәсәк ярар иде. Дога кылганда, балаларымны, якыннарымны рәхмәтеңнән ташлама дигән теләкләремә, халкыбыз, телебез яшәсен дип тә өстәп куям.
Дөньяда
Сөендерде:Хатын-кызлар үзләрен үзләре яклый
Соңгы вакытта мәгълүмат чаралары аша хатын-кызларга сексуаль бәйләнүләр турында күп ишетергә туры килде. Бу турыда хатын-кызлар үзләре әйтә башлады. Элек бу әйберне яшерәләр иде, бу турыда сөйләшү оят саналды, еш кына хатын-кызның үзен гаепле итеп калдыралар иде. Акча янчыгын урлаткан кешене «үзе белән йөртмәсен иде», дип гаепләп булмаган кебек, бөтен гаепне хатын-кызларга гына ягып калдыру дөрес түгел. Хәзер хатын-кызлар үзләрен яклый башлады. Әлбәттә, пычракта казыну матур күренеш тә түгелдер, ләкин бу турыда кычкырып әйтмичә, сөйли башламыйча, аннан котылып булмаячак.
Көендерде:
Ярымутрауларда һаман сугыш
Адәм баласы җиде кат күккә менә, су төбендә йөри, ә менә үзара тынычлык таба алмый. Быел Төньяк Корея белән АКШ арасында низаг кискенләште. Янә бөтен дөньяны атом-төш сугышы белән куркытып тора башладылар. Әйтерсең лә, атом-төш коралы – уенчык. Сугыш чыга калса, нәтиҗәләре бөтен кешелек дөньясына зыян салачак бит. Гап-гади кебек тоелган мәсьәләләрне хәл итү еш кына бик катлаулы булып чыга.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
23 гыйнвар 2021 - 20:21Без имениБик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр идеМенә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:08Без имениЯлгышырсын ,эгэр ризалашсан.икегэ буленп яшэп булмый. ,...Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:26Без имениСина Ир табылыр э балага эни беренче урында.Син узенне Балан урынына куеп карада аннары уйларсын нишлэргэ икэнен.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 23:37Без имениСез ана кияргэ чыксагыз,бик бэхетсез булачаксыз,балагызны да бэхетсез итэсез.ашыкмагыз уз бэхетегезне табарсыз тик Анын белэн тугел.эти энисе нэрсэ эйтсэ шуны эшли торган ир, ир тугел.ялгыша курмэгез.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.