Логотип
Арабыздан беребез

Казан чәчәге

2013 елда Казанда узган ХХVII Җәйге универсиада көннәрендә Казансу елгасы ярында дүрт катлы «Гаилә үзәге» ачылды. Түбәнге каты Идел буе Болгар дәүләте, дүртенче каты Казан ханлыгы архитектурасын..

2013 елда Казанда узган ХХVII Җәйге универсиада көннәрендә Казансу елгасы ярында дүрт катлы «Гаилә үзәге» ачылды. Түбәнге каты Идел буе Болгар дәүләте, дүртенче каты Казан ханлыгы архитектурасын сакларга тырышып төзелгән бу бина Казан каласының иң кызыклы, иң истәлекле урыннарыннан берсенә әйләнеп бара. Бер ел эчендә яңа өйләнешүчеләр саны гына түгел, дөньяга яңа аваз салучылар саны да артуда аның өлеше аз түгел. Анда көненә йөзләп пар бармакларына балдаклар кия.

«Гаилә үзәге» дигән рәсми исемен аның халык белми дә бугай. «Алтын казан» ул татарлар өчен. Руслар, гомумән дә, кыскартып, «Чаша» дип кенә йөртәләр. Миңа «Алтын казан» ошыйрак төшә. Казан топонимына ишарәсе дә кызык. Гәрчә мин суга төшеп киткән казан турындагы риваять белән килешмим. Хәер, чын тарих белән риваятьләр кушылып, үрелеп беткән калада яшибез ләбаса. Тарихың мең еллыктан ашу булгач, риваятьләрсез генә була димени!

«Алтын казан» басмаларыннан югарыга – шәһәр манзарасын тамаша кылу өчен махсус ясалган мәйданчыкка йөгереп менеп бара торган чибәр кыз да – Лилия дә чынга әверелгән әкиятләрне якын итә. Тагын ул әле шушы мәйданчыкка басып хыялланырга, еракларга карап уйланырга ярата.Шуның өчен эшкә бераз алданрак килә.

Аның монда менеп басканын, борынгы Болгар дәүләте патшабикәсе сыман, Идел белән серләшкәнен тыңларга яратучы тагын берәү бар. Ул – Җил. Менә бүген дә Җил кызның озын кара чәчләре белән уйнарга, кыйгач кара кашларын сыйпарга, алсу яңакларыннан иркәләргә, зифа буен кочакларга тәкатьсез. Кыз чыннан да бик чибәр. Эх, «Алтын казан» турыннан узганда тизлекләрен киметә төшүче автобусларның пассажирлары Татар кызының гүзәллеген аннан торып күрә алмый торганнардыр шул! Кыз үзе Ослан тауларына кадәр җәелгән Идел киңлекләрен сокланып күзәтә. Ерактан ук – Азнакайдан, Тымытыктан ук агып килеп, Иделгә кушылган Ык дулкыннарына сәлам юллый. Сагына ул ак балыклы, еламсыр таллы Ыгын, Ык ярында калган балачагын, әтиле-әниле тигез гаиләдә узган бәхетле, хыялга бай елларын. Шул хыяллар алып килде бит инде аны Казанга! Хыялында ул җырчы иде. Музыка мәктәбе, «Энҗе бөртекләре» ансамблендә җырлап йөрүләр, «Сандугач керде күңелгә» фестивальләрендә беренче уңышлар – барысы да шушы хыял хакына иде ләбаса.

Берничә минуттан нәфис, назлы ханым рәсми затка әверелер...

Хыял инде һавадагы торна гына түгел, учка кергән алтын кош иде кебек. Якташы (Лилияне аңа бик тә охшаталар) Зәйнәп Фәрхетдинова белән сәхнәләргә чыгулар да, телевидение өчен җыр клипларында төшүләр дә булды бит, булды. Хәтта аның үз репертуары, композиторлар фәкать аның өчен генә язган җырлары да бар.

Җырлары да, хыялына тугры калыйм дисә, ныклы тылы да бар. Тамашачылар тулы заллар да, утлар балкышына чумган сәхнә дә беркая да китмәде кебек. Бәйрәмнәргә, концерт-шоуларга чакырып торалар бит әле. Менә шушы мәйдан сәхнә түгелмени! Азнакайны да югалтмады ул. Ни өчен Лилия сәхнәгә чыгуга Азалиягә әйләнде диючеләргә серне ачыйк соң. Азнакайга Лилия­не кушканга күрә Аза+лия ул.

Аллы-гөлле шарлар бәйләгән «балыклар» – җиңел машиналар өере «Алтын казан»га таба «йөзә». Киләләр! Димәк, түбән таба йөгерергә кирәк. Казанга «чумып», татар әкиятләрендәгечә, бүтән бабка үзгәреп чыгарга тиешле кешеләрне – нәкъ менә «Алтын казан»да никахларын теркәргә теләгәннәрне тәмле теле белән тылсымларга тиешле кеше дә Лилия-Азалия үзе бит инде. Менә кайда ул чын драматургия, чын сәхнә кануннары. Ярты сәгать саен спектакльнең яңасы, яңа персонажлар белән уйнала. Бәхетле булырга дип килгән икәү янына аларның бәхетенә шаһит булырга дип килгән әти-әниләре, дуслары, туган-тумачалары да – барысы утызлап кеше өстәлә. Димәк, тамашачы да бар.
 

Балдаклар, күлмәкләр дигәннән, шушы ике нәрсә аша җәмгыятьнең бүленешен чамалап була.

Дөрес, тылсым ияләре биредә ул гына түгел. Баш тылсымчы Гөлнара Хафизова рәсми вазыйфалы ханымнарның кайсын кайсы залга бастырасын яхшы белә. Никах сараенда заллар өчәү – Алтын, Көмеш, Шәрык заллары. Нурга күмелгән Алтын зал – Лилиянеке. Үзәк ЗАГС Идарәсендә гариза тутырганда ук никахлашучылар залларны үзләре сайлыйлар. Алтынны ярата төшәләр кебек. Лилия Садыйкова кебек чибәр ханымнар көн саен егерме парны – җомга, шимбә көннәрендә исә алтмышар парны бәхетле итеп озата.

Спектакль, дидек. Димәк, күз яшьләре дә, иреннәргә кунган елмаю да, шатлык та, бәлки, үкенеч тә булыр. «Әти-әниләр елый башлый икән, минем дә күземә яшь тыгыла», – ди Лилия. Югыйсә елатучысы да үзе бит. Яшь ханымның тойгылы, тантаналы тембрлы тавышы бу сарайдан ир белән хатын булып чыгу өчен килгән парларның йөрәкләрен шулай кузгата, иң садә хисләрне уята икән, моның дәвасы – күз яше. Чистасы, гөнаһсызы, эчкерсезе. Кайвакыт күз яше кирәкми дә. Әнә аның каршына икәү «йөзеп» килә. Яңа студент гаиләсе төзелеп килә. Икесе дә елмаялар. Каушамыйлар, бәхетлеләр. Тулай торак сынауларын үткән, алдагы сынауларга чыдам гаилә булачак бу. Лилия дә елмая. Габдрахманова фамилиясен Садыйковага әйләндергән үз никахын искә төшереп елмая.

Студентлар арты келәмгә баскан яңа пар өчен борчылып куя ул. Кәләш әле мәктәп яшендә. Мәҗбүрият никахы бу. Нигә ашыгалар икән? Лилия үзе Мәдәният һәм сәнгать университетының вокал факультеты дипломын кулына алганчы егетләр ягына әйләнеп тә карамады. Кая ашыгырга? «Чибәрлеге чамасыз, ирсез каласы юк», – диләр иде курсташлар. Кыз ул ягын уйламады. Кабырчыгында үз сәгатен көткән энҗе кебек, насыйбын гына көтте. Ул насыйб дигәне шулай ук асылташ – Алмаз булып чыкты. Егет энҗе-кызның затын үзенекеннән өстен күреп, кәләшен тиңсез бриллиант кебек бәяләп яшәр өчен өйләнгән икән. Үз кадерен белгәннәргә шундый әҗер тиеш тә! Юк, Лилия бу мәктәп яшендәге кәләшкә дә бәхет кенә тели. Берәүнең берәве ләбаса ул! Ни булмас, дөнья бит бу!

Шөкер, «Гаилә үзәге» кавыштыра гына. Тормышның күңелсез яклары бирегә менеп җитми.

Узган атнада бер көн дәвамында Алтын туй да, Бриллиант туй да теркәргә туры килде аңа. Менә кайда ул уйлы кешегә уй! Гомер юлын илле ел, хәтта алтмыш ел янәшә узган бу парлар, әлбәттә, кочышып кына яшәмәгәннәрдер. Аларның бу бәйрәмгә нинди хисләр белән килүләрен аңларга тырышты ул. Гаилә өчен иң кирәкле сыйфат нәрсә – яратумы, буйсынумы, мәҗбүриятме? Өлкән яшьтәге кәләш белән кияүләрнең ипле, салмак хәрәкәтләрен күзәткәннән, үзләреме, балаларымы язып китергән гомер язмаларын укыганнан соң, җавап табылды: сабырлык! Эх, шушы келәм буйлап аның каршысына әтисе Айрат белән әнисе Саҗидә атлап килсеннәр иде дә бит, ни аяныч, бу кадәресе үкенечләр рәтендә. Әнисенә алтын туен түгел, алтын юбилеен бәйрәм итәргә дә язмаган булып чыкты. Хәтәр авыру аны алып китте. Шөкер әле, беренче оныгын күреп калды. Әтисе менә парын җуйган аккош хәлендә хәзер. Күз яшьләре агып китте инде. Нишләтәсең?!

Хатирәләр яңарганда алай гына булыр инде ул. Әле менә кичә генә шултиклем үткәзеп сөйләве белән үзе бер кияүне елатты. Кәләш тып-тыныч тора. Бичара кияү тыела алмый. Дөнья көтүләре җиңел булмас инде нечкә күңел иясенә. Гому­мән, кияүләр хислерәк, нечкәрәк, дияргәме соң? Кайбер парлар тантанага үз өстәмәләрен кертә. Әйтик, бер парның балдакларын бәләкәй мендәрләргә салып нәни кызлар алып керде. Каушады инде сабыкайлар. Бер балдак тәгәрәп китте. Әй өзгәләнде инде кияү. Икенче бер юлы кәләш ялгыш ике балдакны да төшереп җибәрде. Тагын кияү кеше гасабиланды. Югыйсә ырым гына бит инде. Анысы да без уйлап тапкан ырым түгел. Балдак – чылбырның бер буыны гына ул, чылбырдан котылу үзе яхшы фал, диген дә тынычлан бит инде. Юк, кияү бик озак тынычлана алмады. Икәүне гомерлеккә бәйләгән чылбыр буыны шул. Балдаклар аерым бер тема инде ул. Чылбыр буыны гына дигән булабыз да бит. Балдакның алтыны да, бриллиантлар тезелгәне дә, бер-берсенең исемнәре язылганнары да, калыннары, нечкә­ләре дә бар. Гомерлек истәлеккә һәр парның үз мөнәсәбәте. Бәлки, кесәләренә караптыр. «Ә без менә матур кәләш, матур кияү булдык, – дип уйлап куя Лилия. – Шулай диделәр. Хәзер инде матур итеп гомер юлын үтәсе».

Хәзер күлмәкләр ак кына да булмаска мөмкин. Бер кәләш, гомумән, күн курткадан, кыска, әмма ак итәктән килгән. Байкерлар икән болар. Шаһитлары да шулай киенгән. Бу кәләш нәни кызчык вакытыннан ук туй күлмәге хакында хыяллангандыр бит инде. Әнә, бит Венера Ганиева «Туй күлмәге»н ничек кызыктыргыч итеп җырлый. «Без «Гаилә үзәге»ндә Мендельсон маршын гына уйнатмыйбыз. Татарлар келәмгә басканда гаҗәеп матур татар көйләре агыла. Минем кызларым – безнең Амалия белән Аэлита исемле ике кызыбыз үсә, Алла боерса, матур күлмәкләр киярләр. Минем үземә дә әнием бик күп күлмәкләр текте. Тегүче иде. Баштагы сәхнә күлмәкләремнең дә модельеры әни булды. Мин үзем дә кызларыма ярдәмче, үрнәк булырга тырышам. Алар белән бергә бассейнга йөрим. Яңа проектлардан курыкмыйм мин. «Про город» газетасы үзе теләп ябыгырга теләүчеләрне җыйгач, мин дә бардым. Югыйсә артык маем юк. Булганы килешеп кенә тора. Әмма миңа ни беләндер мәшгуль булу ошый. Без бит бакча утап, сыер савып, ипи салып үскән авыл кызлары. Килен булып төшкәч, бу осталыкларымның кирәге чыкмады анысы. Тәмам принцесса булып беттем инде. Ирем үскән гаилә, Алмазны хатынга салынып яшәми торган яхшы егет, яхшы ир итеп тәрбияләгән Имам абый (ул Югары Утар балалар йорты директоры) мине бик кадерлиләр. Аннары бу гаилә бик тә сәнгать кешеләрен ярата. Миңа да чын артисткага караган кебек карыйлар. Җырчы карьерасы өзелеп калмасын дип борчылалар».

 Лилия, карьерасы бу юнәлештә китсә дә, үкенмәс кебек. «Гаилә үзәге»ндәге эшен, җитәкчеләрен, хезмәттәшләрен бик ярата ул. Җырчымы? Җырлар әле. «Җырлы-моңлы балачак», «Мин татарча сөйләшәм» тапшыруларында катнашып йөрүче кызларына күчәр, бәл­ки, җырлары. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче, бассейнда йөзүче Амалия белән Аэлита сәламәт татар кызлары булып үсеп килә­ләр. «Миңа эшем генә түгел, әни булу да бик ошый. Эстрада гаиләдән аера бит ул. Ә минем иремнән, гаиләмнән, балаларымнан аерылып, карьера корасым, гастрольләрдә йөрисем килми. Булганы бергә-бергә булыр. Юк, ирем көнче түгел. Өйләнешкән мәлдә бераз кытыкланып алганын сизә идем. «Әллә берәр вакыт хыянәт ачысын татыганың булдымы?» – дип тә сораганым булды. Хәзер бу мәсьәлә көн тәртибеннән алынды. Хәзер Казан арты сөйләшендәге кебек тәмле телгә өйрәнәбез. Без – Азнакай яклары – артык горур, тәмле сүзгә саран. Шөкер, өйрәнеп киләм. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирү кыен түгел лә!»

Туй бизәкләреннән әсәрләнгән Лилияне өлкән хезмәттәшләре гел искәртә тора. Нечкәрмә, янәсе. Никахларның 40 проценты гына аягында кала. Кемнәр кала икән? Студентлармы, яшь аермалары егерме яшьтән артып киткән теге абый белән апамы, әллә сиксәннән узган кәләшен ипләп кенә җитәкләгән бабай белән әбиме? Яшьләр каудар. Ашыгалар. Яшәп калырга, татып калырга ашыгалар. Имза куйганда, үбешкәндә ашыгалар. Тәгәрәгән балдаклар да аларныкы. Ә менә фуршет залындагы тәртипләрне Лилия күрми. Ә болай хәзерге яшьләр ошый аңа. Алар акыллы, аек. Укырга, белем алырга омтылалар. Күбесе дипломлы, машиналы, хәтта фатирлы, дөньяга чыгып караганнар. Дөнья күргән кеше чагыштыра белә.

«Гаилә үзәге»ндә ундүрт яше тулганнарга тантаналы төстә паспорт тапшыру, «Ана капиталы»на сертификатлар бирү хезмәтләре дә бар. Димәк, Лилиянең яшьләр турындагы фикере буш урында гына тумаган.
Кичке сәгать биш тулып егерме минутта, соңгы парны тәбрикләгәч, соңгы парны ир-белән хатын итеп, тылсымлы «Алтын казан»нан озатып калгач, Лилия янәдән «сәхнә­сенә» күтәрелә. «Алтын казан»да ниләр булганын Казан каласына сөйли ул. Бу юлы ул карашын Идел тарафына түгел, Казансу аша Сөембикәгә юнәлтә. «Ошыйсың син миңа, Казан! Синең яңарышыңны, әледән-әле булып торган бәйрәмнәреңне яратам, яшьләргә игътибарлы Президентыбызга сокланам. Никахлар саны артуга, балалар күбрәк туа башлауга гаҗәпләнмим мин. Тормыш кайнаган җирдә яңарыш булырга тиеш. Безнең «Гаилә үзәге» генә түгел, Казаныбыз да магнитлы!»

Фото: Газинур Хафизов

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, Голнур! Бик актуаль проблеманы күтәргәнсез!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Имитихан нэтижэлэрен дэ билгелэнгэн конне хэбэр итэ алмыйлар...Балаларга болай да кыен бит!

      • аватар Без имени

        0

        0

        дорес! 100 процент килешэм. Стресс остенэ тагын стресс тудыралар балаларга.

        Хәзер укыйлар