Логотип
Арабыздан беребез

«Үдебеднең» Әлфия апа бит!

Фәнис Таҗетдин улы Газетдинов, ҖЧҖ «Агрокөч төркем»нең генераль директоры:
Актаныш районы хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән елларда Әлфия апа Афзалова белән шактый аралашырга туры килде миңа. Аны Актанышка алып кайтып, авылларда концертларын оештырып, булдыра алганча кунак итеп җибәрү безнең өчен изге эш иде. Якташ, «үдебеднең» Әлфия апа бит! Гадәттә, Әлфия апаны алып кайтырга дип Актаныштан «Волга» машинасында Казанга иртүк чыгып китәбез. Юл буе аның җырларын әйләндереп барабыз.
Сагындым авылымны,
Кайчан кайтырмын икән?..
 
Очып кына китәр идем
Актаныш якларына...
 
Ераклардан күренеп тора
Актаныш басмалары...
 
Сагынып бер кайтам әле,
Түзәлмәм, Актанышым...


Бик сагына, гел кайтырга ашкынып тора иде шул Әлфия апа! Без ярты юлны да үтмәгәнбез, ул инде шалтырата башлый: «Фәнискәем, кайчан килеп җитәсез инде?! Мин әллә кайчан төенчекләремне төйнәп куйдым!»

Актанышка кайту инде тагын да күңеллерәк. Әлфия апа әллә нинди мәзәкләр сөйли, эч катканчы көлдерә, ялындырмый җырлап та җибәрә, кызык итеп Илһам абыйны яратып йөрүләрен сөйли. Аңламассың, әллә чынлап, әллә шаяртып... Һәрвакыт көр күңелле булыр үзе. Бер шәп гадәте бар: беркайчан гайбәт сөйләмәс, кеше хурламас, берәүне дә сатмас! Үзебез дә инде янында биеп кенә йөрибез, якты чырайны жәлләмибез, күңеле төшә күрмәсен берүк дибез.

Әлфия апа нечкә күңелле, бик ихлас кеше иде. Урамда аунап яткан бомжны да жәлли башлый. «Их, җегетләр, алып кайтып юындырып, әдәм рәтле киендерсәң, товарлыклы ир, кәртинкә буласы бит бу!» – дип офтана.

Кайткан саен, Әлем авылына алып барабыз. Ул, ятим калып, Әлем балалар йортында тәрбияләнгән бит. Хәзер инде ул бина юк, урыны гына калган. Авыр балачак елларын күз яшьләрсез генә искә төшерә дә алмый.

Авылларда инде көтеп алалар Әлфия апаны!.. Таң атканчы да җырлатырлар иде! Үзе дә инде рәхәтләнеп, сәхнәдән халык белән аралаша-аралаша, сөйли-сөйли җырлый – тәмам түгелә!
Һәр авылда олылап каршы алалар, хөрмәтләп озатып калалар үзен. Күчтәнәчләрен дә мулдан төйиләр, җитмәсә. Ә Әлфия апа бик ярата күчтәнәчләрне! Китәр вакыты җиткәч:
– Әлфия апа, нишлибез инде? Сине бер машина белән алып кайткан идек, күчтәнәчләреңә тагын бер машина кирәк хәзер! – дип шаяртабыз.
– Юк, җегетләр, күчтәнәчләремне калдырмыйм! Ике машина белән озатасыз инде, – ди.
 Шулай итеп, Әлфия апа Казанга ике машинада кайтып китә. Ул күчтәнәчләр аның үзенә эләкми дә! Күршеләр, танышлар, ятимнәр, мохтаҗлар, балалар йортлары, картлар йортлары – һәммәсен Актаныш күчтәнәчләре белән сыйларга  ярата иде ул!..

Берсендә хәтта юлда Минзәлә инвалид балалар йортына тукталган да күчтәнәчләрен өләшә башлаган. Шалтырата:
– Фәнис балакаем, сезнең күчтәнәчләрнең яртысын таратып бетердем инде. Машина җиңеләйде! И сөенде инде сабыйлар! – ди.

Шундый иде инде ул Әлфия апа! Балалар белән – балаларча, әбиләр белән – әбиләрчә, председательләр белән председательчә сөйләшә. Ошамаган нәрсәсе булса, председатель дип тормый, турысын бәреп әйтә. Пыр туздырып ташларга да мөмкин! Нишлисең, Әлфия апа бит...  
       
   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар