Логотип
Актуаль тема

Ятимлекнең тамыры кайда?

Мәктәпләрдә химия һәм физика лабораторияләре ни хәлдә? Кайбыч, Буа, Югары Ослан, гомумән, Иделнең аръягында бер коррекцион мәктәп тә юк. Ул районнардагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән нишләргә? Ювеналь технологияләр безгә кирәкме? Инвалид балалар ни өчен параллель дөньяда яши?  Эчкече әниләрне гадәти тормышка кайтару күпме тора? Ятимлекнең тамыры кайда? – Балалар дөньясындагы әлеге проблемаларның кайсы беренче урында? Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Любис кызы УДАЧИНА өчен боларның һәркайсы көнүзәк мәсьәлә.


Бала хокуклары – химия лабораториясендә
Гүзәл Любис кызы мәктәпкә килгәч, иң беренче химия һәм физика лабораторияләренә керә. Кабинетта электр үткәргечләр тырпаеп торганда, балалар физиканы тиешле дәрәҗәдә өйрәнә дип әйтеп булмый. Балалар алдында оят түгелме сезгә, дип оялтырга туры килә андый вакытта, чөнки балаларның уңайлы шартларда белем алырга хокукы бар. Эш мәктәпкә ремонт ясауда гына түгел, ә балаларга карата мөнәсәбәттә. Моның өчен укытучы эш урынында үзен хөрмәт итәргә тиештер, мөгаен.
– Соңгы айларда Әтнә, Саба районнарында булдык. Тегендә дә, монда да алдан уйлаган мәктәпкә кермичә, башка мәктәпләргә керергә туры килде. Беләсезме, директорлар бик куандырды. Аларның мәктәп хуҗалары икәне әллә каян күренеп тора иде: һәр кабинетны күрсәтеп чыктылар, ашханәдә кайда нәрсә ятканын беләләр. Кухняда, мәсәлән, монда ит, монда йомырка, монда ярмалар саклана, дип күрсәтәләр. Бу – мәктәптә тәртип дигәнне аңлата. Кызганыч, шуның капма-каршысын да күргән бар. Югары Ослан, Питрәч районнарында, мәсәлән, уку-укыту процессына карата да, эшне оештыру ягыннан да кисәтүләр күп булды.
Кайбер мәктәпләрдә лабораторияләрне складка әйләндергәннәр: утыртырга дигән суган, кирәк-ярак белән тутырганнар. Без, билгеле, шунда ук чара күрү турында җитәкчелек белән сөйләшәбез. Хикмәт бит акча юклыкта түгел, хикмәт эшкә мөнәсәбәттә. Чиста яшәр өчен өстәмә акча кирәк түгел.

Асрамага түгел, тәрбиягә
Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең күпчелеге – гаҗәеп киң күңелле кешеләр. Алар балаларны үзләренеке итеп ярата. Ләкин, кызганыч, бер мичкә балга бер кашык дегет җитә дигәндәй, сирәк кенә булса да мондый хәлләр дә очрый, һәм алар күңелдә кала. Узган ел, мәсәлән, бер гаиләдән җиде баланы кире алырга да туры килә. Балаларны асрамага акча өчен алалар, дигән стереотип фикер дә шундый очраклардан формалаша.
– Андый вакытта мин «Төгәл адресны, фамилияне әйтегез, бүген үк кузгалабыз», – дим. Тәрбиягә бала алган гаиләләрдә балаларны финанслар белән тәэмин итүне дәүләт үз өстенә ала. Моның бернинди гаебе дә юк, билгеле, ул гаиләләр акчаны балалар кирәк-ярагына тота. Ата-аналарның ул акчаларны үз кирәгенә тоткан очраклар булганы юк әле. Кызганыч, былтыр тәрбиягә бала алган берничә гаиләдә бу җәһәттән бала хокукын бозу очрагына юлыктык. Сүз дә юк, гаеп теге гаиләләрдә, шулай ук монда контрольлек итүче – урындагы опека органының җитәрлек дәрәҗәдә күзәтчелек итеп бетермәвен дә әйтергә кирәк. Нурлат, Спас, Әтнә районнарында прокуратура белән берлектә чаралар күрелде. Опека органнарына тикшерүләр үткәрелде. Опека органнары кая карый?
Әйе, дәүләт бер балага айга 9-10 мең сум күләмендә пособие бирә. Бу акчаны тәрбиягә алган гаилә баланың кирәк-ярагына тотарга хокуклы. Моңа ашау-эчү, киенү кебек көндәлек чыгымнар керә. Инвалид балаларга, әти-әнисез калган ятим балаларга пенсия түләнә. Тәрбиягә алган гаиләдә яшәгән вакытта бу пенсия җыелып бара. Һәм безгә әлеге гаиләләрнең шушы пенсияне дә үз кулларына төшерергә тырышуларын күрергә туры килә. Асылда пенсия акчасын бары тик бала мәнфәгатьләренә генә тотарга ярый. Өйгә ремонт ясау, веранда корып кую өчен түгел, ә тәгаен балага. Мәсәлән, компьютер яки тун кебек кыйммәтле әйбер сатып алырга була. Ел саен ул гаиләләр февраль аенда хисап тота, хисапка чекларның барысы да теркәлә. Еш кына опека органнарыннан пенсия акчасын баланы дәвалау өчен дип сорыйлар. Алга таба дәвалану турында бер документ та теркәлми. Балигълык яшенә җитмәгән инвалид яки ятим балага нинди түләүле дәвалану таләп ителә? Опека органында эшләүче бала хокукларын яклау буенча белгеч дип атала торган кешенең беренче соравы шул булырга тиеш! Әгәр ата-ана менә шунда-шунда бездән дәвалану өчен акча сорадылар, дип әйтә икән, белгечләр шул хастаханә белән хәлне ачыкларга тиеш, чөнки безнең илдә дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре балаларга бушлай медицина ярдәме күрсәтә. Мәсәлән, күптән түгел бер гаилә республика балалар клиник хастаханәсендә операция ясату өчен дип 20 мең сум пенсия акчасын ала. Урында ук Казанга шалтыратып хәл иттек: әйе, бала хастаханәдә ятып чыккан, ләкин аннан бер тиен дә акча сорамаганнар.

Видеопаспорт үтемлерәк эшли
Моннан берничә ел элек Гүзәл Любис кызы Балалар йортында Камил исемле малайны күреп ала. Камилгә 3 яшь кенә була әле ул вакытта. «Күңелемә кереп калды бит шул малай. Күз алдыннан китми инде менә. Бик җитди ДЦП белән туган, ләкин яшәүгә теше-тырнагы белән ябышкан. Башка балалар белән өстәл янында утыра иде ул. Һәм үзе ашарга тырыша. Елмая, көлә». Тәрбиячеләр дә шушы яшәү көче өчен ярата икән үзен: ятып кына тора торган булган, 3 яшендә утырырга өйрәнгән. Соңрак – йөрергә...
– Балаларның язмышларына кагылышлы шундый проектлар бар, аларның күбесе безнең башлангыч белән барлыкка килә, һәрхәлдә, андый проектларның финанс ягын хәл итүне сорап, Рөстәм Нургали улына мин барам. Шундый проектларның берсе – «Видеопаспорт» дип атала. Һәм президент ел саен аны гамәлгә ашыру өчен финанслар бүлеп бирә.
Видеопаспорт – балалар йортында тәрбияләнүче ятим бала турында 40 минутлык видеофильм. Аның максаты – балаларны гаиләгә урнаштыру буенча эшне көйләү, җайлаштыру. Бала алырга теләүче гаиләләр булачак балалары белән гадәттә ничек таныша? Федераль мәгълүмат базасы бар, анда бала турында кыска гына мәгълүмат (кем ул, каян, ничә яшь һәм башкалар) һәм фотография бар. Булачак әти-әниләргә болар гына аз. Шул мәгълүматка таянып, алар булачак балаларын карарга киләләр. Нәрсәдер беләләр, ә калганын үзләре уйлап бетерәләр. Уенчык алалар, тәмле әйберләр... Киләләр, күрешәләр... Ләкин якыннан танышкач, ялгышуларын аңлыйлар. Ә Балалар йортындагы бала һәрбер яңа кешене булачак әти-әнисе дип кабул итә. Тегеләр киткәч, психотравма кала.
Видеопаспорт менә шушыларны булдырмый калу өчен уйлап чыгарылган проект. Фильмнарны профессионаллар төшерә. Шуннан соң фильм www.videopasport.ru сайтына урнаштырыла. Бу фильмнарны өйдә иркенләп карарга була.  
Бүген Татарстан Республикасында 11500 ятим бала бар. Аларның 95 проценты гаиләдә яши. Бездә гаиләгә бала алырга әзер әти-әниләр дә чират тора. Ятимнәр йортларында 500 бала яши. Күпчелегенең сәламәтлекләре буенча җитди проблемалары бар. Алар йә мөмкинлекләре чикләнгән, яки инвалид балалар. Икенче категория – үсмерләр. Яшерен-батырын түгел, андыйлар, гадәттә, социаль гаиләдән. Андый балаларны алырга әзер булмаган әти-әниләрне дә аңлыйбыз. Өченче төркем – гаиләле балалар, ягъни апалы-сеңелле, энеле гаиләләр. Аларны аерасы килми, без андыйларның бер гаиләгә китүе ягында. Бүгенге көндә Алабугада бер кыз, алты малай булган искиткеч бер гаилә бар.
Әле 21 майда гына тагын 50 видеопаспорт төшерелеп бетте, быел барлыгы 61 булачак. 2011 елдан башлап, 430 видеопаспорт төшерелде, шулардан 300 дән артык бала гаиләле булды. Җитди күрсәткеч, дип саныйм мин моны. Шулай ук балаларны кире кайтарганнары юк.
Ә иң беренче видеопаспортны Камилгә төшердек. Беренчесеннән үк гаилә табылмады, үсә төшкәч, кабатладык. Һәм, ниһаять, Камил гаиләле булды...

Аеклык ноктасыннан торып
Моннан өч ел элек Гүзәл Любис кызына «Джонсонс и Джонсонс» компаниясе вәкилләре килеп керә. Алар эчкечелектән дәвалый торган яңа препарат уйлап табулары турында сөйлиләр. Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил: «Нигә миңа килделәр икән болар?» – дип аптырап кала. Бездә, шөкер, эчкечелектән дәваларлык үсмерләр юк әле, дип уйлый. Шунда ук башына шәп идея килә: ятим калу ихтималлыгы булган балаларны саклап калу өчен әниләрен дәваласак?
–  2015 елдан башлап икенче бер проект эшли башлады. Быел өченче этабын башладык. Проект республикада социаль ятимлекне профилактикалауга юнәлгән. Бу бик мөһим, чөнки әти-әнисе үлгән чын ятимнәр әлеге 11500 дән 20 процентка якын. Калган ятимнәр, нигездә, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балалары. Күп вакытта ата-ана хокукы эчкечелек аркасында алына. Статистика сөенерлек түгел: бездә эчкече хатын-кызлар саны тотрыклы рәвештә арту  күзәтелә. Ә ул хатын-кызларның балалары бар.
Социаль яктан имин булмаган гаиләләр ведомствоара профилактика зонасына керә: аларны кризистан чыгару, реабилитацияләү һәм аларның балаларын үз гаиләсендә калдыру профилактика субъектларының – опека, мәгариф, сәламәтлек саклау органнары, балигъ булмаган балалар белән эшләр бүлеге, прокуратураның  – бурычына керә. Районнарга килгәч, барыбыз бергә җыелып, иң элек реабилитация программасын тикшерәбез.  
Әле дүрт ел элек кенә кайбер районнарда, әйтик, соңгы чиккә җитеп эчә торган әниле гаиләгә район газетасын яздыруны профилактика чарасы итеп күрсәтәләр иде. Балаларны 1 сентябрьгә әзерләп җибәргәннәр. Кемгәдер бер тапкыр матди ярдәм күрсәткәннәр. Зур эш эшләдек, дип уйлыйсызмы инде, дим. Иң элек айнытырга кирәк андый әнине! Чөнки хатын-кыз алкоголизмы – куркыныч әйбер, аны җитди кабул итәргә кирәк. Хәтердә: иң беренче Азнакай районыннан «Эчә торган хатыннарны айныта торган нәтиҗәле методика кирәк!» дип килделәр. Чыннан да, инновацион методика кирәк иде, һәм ул табылды. «Аеклык ноктасы» дип атала ул. Аны Сәламәтлек саклау министрлыгы да хуплады. Ярты еллык дәвалану курсы ул, дәваланучы кешенең айга бер тапкыр амбулаториягә килеп укол ясатуыннан һәм 14 сеанс психотерапиядән гыйбарәт. Бер кешене алты ай дәвамында дәвалау 120 мең сумга төшә. Пилот проектны 2015 елда башлап җибәрдек, ул балигъ булмаган балалар эшләре бүлеге канаты астында үтә. Проектның бөтен мәгънәсе - ведомствоара хезмәттәшлектә. Сәламәтлек саклау органнары үз эшен башкарганнан соң, районда профилактик чаралар дәвам иттерелә: әни кешене эчкечелеккә китергән проблемаларны хәл итәргә булышалар. Эшкә урнаштыру, торак белән ярдәм итү, баланы бакчага урнаштыру кебек реаль эшләр турында сүз бара. Менә шунда гына баланы мәктәпкә җыеп җибәрергә булышу урынлы була. Бездә һәрбер районның наркологы балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия составында тора.
Проектны гамәлгә ашыра башлаганчы, пилот районнардан барлык ведомство вәкилләрен җыеп, өч көнлек семинар үткәрдек. Эшне наркология диспансеры булган шәһәрләрдән башладык һәм нәтиҗәдә – 198 бала үз әнисе янында гаиләдә калды. Ә бит ул әти-әниләр хокукларыннан мәхрүм ителүгә реаль кандидатлар иде. Республикада ел саен меңгә якын ятим бала барлыгы ачыклануын искә алганда, бу сан – яхшы күрсәткеч. Быел проектның бюджеты 9 миллион сум – 70 пациентны алачакбыз, гаиләләре белән эчүчеләр дә бар бит.
Мәсәлән, Яшел Үзәннән өч балалы бер хатынның әни булу хокукы чикләнеп, балалары приютка билгеләнгән, аларны инде икенче бер гаилә тәрбиягә алган иде. Дәваланганнан соң, балалар әниләренә кайтарылды. Ә бит әни кеше мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары белем алган булган. Музыкаль белеме дә бар. Ни генә әйтсәң дә, үз әниең үзеңнеке инде ул!

Алар кайда да, балалар кайда?
2010 елда Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы булдырыла. Шул ук елны федераль вәкил Павел Алексеевич Астахов субъектлардагы вәкилләрне I съездга җыя. Ул Европадан балалар омбудсменнары җыеныннан кайткан гына була. Һәм Европа ассоциациясендә күтәрелгән мәсьәләләрне коллегаларына җиткерә:
– Күз алдына китерәсезме, Европада гомосексуаль никахларны рәсми рәвештә теркәү мөмкинлеге турында сүз йөртәләр.  «Безгә шок булды», – дип искә ала Гүзәл Любис кызы.
- Алай гына да түгел, никахларын теркәгәч, тәрбиягә бала алу мөмкинлеген дә көн кадагына куялар. Ул балаларның хокукларын ничек билгеләп бетермәк кирәк?!
Әле 2010 елларда мондый темаларга сөйләшүне буш сүз итеп кенә кабул итә идек. Әкрен-әкрен безне дә бу күренешне кабул итәргә өйрәтеп яталар. Әле ТВ дә, газета-журналларда мондый темаларга цензура булса, интернетта мәгълүмат чикләнмәгән.
Узган ел вәкаләтле вәкилләргә ЛГБТ тарафыннан үсмерләр арасындагы традицион булмаган ориентацияле балаларга игътибарлырак булу турында мөрәҗәгать килде. Аларны какмасыннар-сукмасыннар диелгән иде мөрәҗәгатьтә. Шулай итеп, телибезме-теләмибезме, безнең эшчәнлеккә дә килеп кагыла бу җилләр.

Ювеналь технологияләрсез генә
Гүзәл Любис кызы вазыйфасы буенча түгел, ә әни кеше буларак бер җыелышта утырганда ишетә бу турыда. Укытучы ханым ышандыра язып куркыта:
 - Суыткычыгызны тикшереп торыгыз: әфлисун бармы анда? Опека органнары килеп тикшерер дә, балагызга әфлисун да ашатмыйсыз икән, дип алып китәр. Аннан соң әйбәт кенә акчаларга икенче бер гаиләгә тәрбиягә бирер.
– Россиядә юстиция ювеналь түгел, ягъни дәүләт Көнбатыштагы кебек күрше сүзенә карап, гаилә эшләренә аяк тибеп кереп тыкшына алмый. Безнең илдәге ятимнәр йортында әйбәт гаиләдә яшәп яткан җиреннән тартып алынган бер бала да юк. Узган ел Мәскәү янында булган резонанслы вакыйгадан соң, без кабат тикшерүләр үткәрдек (анда да балалар гомеренә куркыныч янаган булуы ачыкланды) . Россия һәм Татарстан Президентлары кушуы буенча, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җитәкчелегендә даими эшли торган, балаларны гаиләдән алу практикасын анализлау буенча эш төркеме булдырылды. Без приютларда тәрбияләнүче һәр баланың шәхси эшен өйрәнеп чыктык, һәркайсын күзәтеп торабыз. Узган ел җиде тапкыр шундый хәбәр килде, өчесендә факт расланды. Дөресрәге, балаларны гаиләдән алу кирәк булган, ләкин документлар юридик яктан дөрес итеп рәсмиләштерелмәгән.
Әти-әнисе исән булган баланы социаль приютка яки балалар йортына ике генә орган алып китәргә хокуклы:
 – Эчке эшләр министрлыгы, әгәр бала әти-әнисеннән башка үзе генә калса яки әти-әниләре өйдә булмаса, яисә өйдә булып та, баланы карау хәленнән килмәсә (спиртлы эчемлекләр яки наркотик матдәләр куллану аркасында). Бу хәлдә баланы иң элек сырхауханәгә урнаштыралар, кагыйдә буларак, аларны дәваларга кирәк була, аннан соң кая урнаштыру эше хәл ителә;
 – Опека һәм попечительлек органнары – асылда, ата-аналарның теләгенә каршы баланы гаиләдән алырга хокукы булган бердәнбер орган. Гаилә кодексының
77 нче мәддәсендә язылганча, «баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау очрагы» булганда, опека органы баланы гаиләдә калдыра алмый.
Монда муниципаль берәмлекнең Башкарма комитеты җитәкчесе карары булырга тиеш. Бары тик шушы карар гына законга ярашлы була ала.
Тагын ике очракта баланы приютка урнаштыралар: әни кеше үзе яки бала гариза язганда.

Гап-гади алар, ләкин үзгәрәк
2008 елда Германиягә ике атналык курслар вакытында Россия делегациясен муниципаль балалар бакчасына алып баралар. Капкадан керүгә үк Гүзәл Любис кызы шуңа игътибар итә: коляскалы инвалид бала, Даун синдромлы бала, аның тирәсендә сәламәт балалар – бергәләп сөйләшеп, уйнап йөриләр. Мөдирдән кат-кат сорыйлар: «Без кая килдек? Монда нинди балалар йөри?» Итагатьле итеп кенә җавап бирә мөдир: «Балалар...» Тәрҗемәче сүзгә кушыла: «Сез бу хәлне аңламаган кебек, ул да сезнең сорауны аңламый. Сәламәт балалар белән коляскадагы инвалид балаларның бергә укуы биредә гадәти хәл».
– Кайткач, иҗтимагый палата утырышында шушы инклюзив турында күргәннәрем белән бүлешәм. Безгә дә шундый булырга кирәк, дим. Шунда исеме республикага билгеле бер психиатр табиб мине бүлдерде дә: «Сез ни сөйләгәнегезне аңлыйсызмы? Безнең мәктәпләрдә күзлекле балаларны да кыерсытырга гына торалар, ә сез коляскалы балалар, дисез...»  
Мине бер нәрсә борчый: инвалид балалар һаман да параллель дөньяда яши, алар безне, без аларны күрмибез. Без бер җәмгыять булып яшәргә тиеш, һәм бу безнең өчен гайре табигый булырга тиеш түгел. Юлия Самойлова минем өчен күрсәткеч булды. Безнекеләрнең аны Евровидениегә чыгаруын аңа карата каты бәгырьлелек дип саныйм. Син жәлләмә аны, ярдәм ит! Алар да шундый ук бала, бары тик үзгәрәк кенә. Юлиягә дә шундый ук мөнәсәбәт булыр  дип уйладылар, ахрысы. Берәр бәйгедә гарип бала катнаша икән, жюри бездә эреп төшә. Көнбатышта исә күптән объектив бәялиләр.
2013 елда безнең илдә Инвалид балалар хокуклары буенча халыкара конвенциягә кушылды. Шуннан бирле, без инклюзив турында һәрдаим һәрбер районда тукып торабыз, чөнки инклюзив белем бирү турында федераль закон да бар. Инвалид баланың әти-әнисе үзе яшәгән районда мәктәпкә килә дә баласын укырга алуларын сорап гариза яза. Белем бирү учреждениесенең гаризаны кире кагарга хокукы юк. Шул ук вакытта мәктәп бу балага укырлык шартлар да тудырырга, махсус программа буенча укытырга тиеш.
Бездә мондый балалар, шул исәптән, акыл ягыннан зәгыйфьләр дә, күпчелек махсус коррекцион мәктәптә укый. Андый мәктәпләр безнең республикада бүгенге көндә – 52. Тәтеш, Югары Ослан, Кама Тамагы, Буа, Кайбыч – Идел аръягында бер коррекцион мәктәп тә юк. Андагы инвалид балалар кайда укый? Өйләреннән еракта яки бөтенләй укымыйлар. Яисә башка балалар белән бер шартларда укып, БДИ бирә алмыйча, мәктәптән белешмә белән чыгалар да шуның белән вәссәлам. Алга таба һөнәр дә үзләштерми, эш тә таба алмый.
Ә махсус методика буенча укытканда, аларга һөнәр бирергә, җәмгыятькә кирәкле кеше итеп яшәвен тәэмин итәргә була. Алар менә дигән балта остасы, урманчы, тегүче, ашчы, буяучы булалар. Һөнәрле булгач, эшли дә, гаилә дә кора, балалар да үстерә алалар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар