Логотип
Актуаль тема

«Яшибез әле...»

Республикада Инвалидлар көне бара.
Мин аны көн саен диярлек иртән эшкә барганда күрәм. Исәнләшәм дә, хәлен сорыйм. Һәм аннан гел бертөрле сүз ишетәм: «Яшибез әле!» Ул – II группа инвалид. Таякка таянып, әкрен генә күпме ара үтәдер. Әмма хәрәкәттә булу аның өчен бик мөһим. Үзе шулай ди. Өйдә дә тик тормый икән ул. Кул эшләре белән шөгыльләнә. «Кайсыберсен сатам да әле», – дип мактанып та куя кайчак. Кыскасы, күңел төшенкелегенә бирелеп ята торган кеше түгел ул!

Мин үземнең дә коляскада килеш республика бәйгеләрендә катнашып зур җиңүләр яулаган, үзенең эшен ачып җибәргән хатын-кызлар турында язганым бар. Сокланып, башкаларга үрнәк булсын дип...
Бу көннәрдә республикада Инвалидлар декадасы бара. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль мәсьәләләр министрлыгы бу көнгә зур чаралар билгеләде: Мәдәният сарайларында инвалид балалар катнашында концерт-тамашалар, төрле бәйгеләр уза. Эшсез генә тормасыннар, заман белән бер адымда барсыннар...Теләгебез шул. Иң мөһиме: физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтү, аларның хокукларын яклау өчен кулдан килгәннең барын да эшләү.

Бүген Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле 299 мең кеше бар. Шуның 15 меңе – балалар. Быелның ун аенда гына да шуларның ике меңгә якыны эшкә урнаштырылган.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар