Логотип
Актуаль тема

Тәмәкенең зыяны


Тәмәкенең организмга зур зыян салуы турында белмәгән кеше юктыр да инде ул. Әмма бу кадәресен... Матбугат конференциясендә чыгыш ясаган Республика наркология диспансеры баш табибының медицина эшләре буенча урынбасары Резедә Хаева әйткәннәрне искә алсак, эш харап икән безнең. Ил күләмендә алганда, ел саен шушы тәмәке зәхмәтеннән 6 миллион кеше гомерен кисә. Һәм, миңа калса, иң куркынычы, шуның 600 меңе – тәмәке төтененнән. Ялгыш ишетмәдегез, әйе, тәмәке төтененнән. Димәк, ирем тәмәке тарта икән, аның төтенен иснәргә мәҗбүр булган миңа, көннәрдән бер көнне йә инфаркт, йә инсульт, булырга мөмкин икән. Саннарга гына күз төшереп алыйк: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмәләреннән күренгәнчә, дөньядагы үлем-китемнәрнең 90 проценты үпкәдә барлыкка килгән яман шеш авыруыннан; 25 проценты – хроник бронхиттан; 25 проценты – ишемик йөрәк авыруыннан. Ә сәбәпчесе, әлбәттә инде, тәмәке.
Аңлашыла ки, тәмәке төтенендә никотин булу организмны аңа көне-сәгате белән ияләштерә дә куя. Никотин организмга эләгүгә үк, 15 секунттан соң, баш миенә барып җитә. Шуңа да тәмәкегә бик тиз күнегәсең. Ул бик тиз гадәткә әйләнә. Кеше тәмәкене ташлауның беренче 4 сәгатендә үзен начар хис итә: аның башы әйләнә, ул тиз кызып китә, аңа нидер җитми, ул үзен чирле кеше сыман тоя, көчле йөткерү башлана. Мондый хәлдә белгечкә күренергә кирәклеге көн кебек ачык. Наркология диспансеры каршында эшләүче өч кабинет тәмәкедән үзләре теләп баш тартучылар өчен көйләнгән. Диспансерның балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий: «Бездә бушлай консультация, авырулар карамагында – яхшы белгечләр», – дип, 2017 елда, 2013 ел белән чагыштырганда, тәмәке тартучыларның күләме 12 процентка кимүен дә әйтеп алды. «Тәмәкечеләр, тәмәке тартмаучылардан, 9 елга кимрәк яшиләр», – дип тә кисәтте ул.
Организмны әкренләп үтерә барган бу явызга каршы ниләр эшләнә соң? Бу сорауга җавапны Казан шәәһренең «Выбор» кисәтү үзәге белгече Луиза Хакимова бирде: «Әле күптән түгел генә без шәһәрнең бер уку йортында «Бер көн» дип аталган акция үткәрдек, – диде ул. – Яшь волонтерларыбыз яшьләргә тәмәке төтененең зыяны турында сөйләделәр. Укучыларга уку бинасы янында тәмәке тартырга ярамаганлыгы турында әйтелде. Интерактив тавыш бирүдә катнашкан егет һәм кызлар: «Гаиләдә тәмәке тартучы булуын теләмим», – дип белдерделәр. Бу яман гадәтнең нәтиҗәсе бик яман шул: тәмәке тарткан кешегә хәтта мактаулы «Виагра» да ярдәм итми. Тәмәкегә тотылган акча турында әйтеп торасы да юк. Исәпләп карагач, бу сан елына 36 мең сум тирәсе чыккан. Бер уйласаң, бик күп бит инде бу. Тәмәкене ташлау өчен ни кирәк? Әлбәттә инде, теләк... Теләк булмаса, файдасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар