Логотип
Актуаль тема

Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч...

Тыштан караганда бар да элеккечә: билгеле фильмдагыча, «комсомолка, спортсменка и просто красавица».

Студент кызыбыз университетта җәмәгать эшләре эчендә кайный, укырга кергәннән бирле төркемнең старостасы, вуз ансамблендә солист. Гадел, чит кешеләрне кызгана да, аларга булыша да. Тик менә якыннарына карата боз салкынлыгы: һәрчак үпкәле, һаман саен дәгъвалар белдереп кәефләрен кыра. 

Әллә нәрсә булды сеңлемнең кызы Гөлиягә – безнең белән түгел, әти-әнисе белән дә сөйләшми. Сорасаң, җавап бирми, нәрсә әйтсәң дә «кирегә сукалый», агрессив. Өйдәге эшләрдә катнашмый, кунакханәдәге кебек яши: әнисе пешергәнне ашый, әнисе юып үтүкләгәнне кия – ә йорт эшләрендә булышу уенда да юк. Бар белгәне – телефоннан «смс» язышу да Интернетта утыру. Ә кичкә таба җыенып каядыр чыгып китә – рөхсәт сорау түгел, ата-анасының: «Кая киттең?» – дип кызыксынуына да, «Мөһим түгел», – дип кенә җибәрә. Әнисе, борчылып, төннәрен йокысызлыкта, кызының телефонына шылтыратып үткәрә, ә тегесе трубканы алмыйча җәзалый, хет «мин исән», дип тә җавап салмый. «Кайтмасам, моргтан эзләрсез», – дигән сүзләр дә ычкындыргалый. Соңгы вакытта сеңлемә карарга кызганыч: йончыган, нервлары какшаган – инде нинди хәбәр килсә дә, гаҗәпләнмәм кебек, ди.

Бала тату гаиләдә тәрбияләнде: әти-әнисе бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яши, икесе дә югары белемле, хезмәтләрендә дәрәҗәле. Артыгын кыландырмасалар да, бердәнбер кызларын кешедән ким йөртмәделәр – бернәрсәгә мохтаҗлык кичермәде. Бердәнбер булганга иркә дип тә әйтә алмыйм. Никадәр яратсалар, шулхәтле таләпчән дә булдылар.

Спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллана торган начар компанияләргә иярердәй бозык кыз да түгел (Ходай язмасын!) – акылы бар, яхшыны яманнан аера белә. Үсмер­лек чоры хикмәтләре, гормоннар уйный дияр идең – Гөлиябезгә унтугыз тулды инде. Киресен­чә, бала чагында да, үсмер вакытында да мондый проблемаларны белмәдек. Бөтен серләрен әнисе белән уртаклаша, киңәшә –
сердәше, иң ышанычлы кешесе ул иде. Уку алдынгысы, район, шәһәр олимпиадалары җиңүчесе, яхшы спортчы, биш яшеннән шөгыльләнгән ансамбле белән Казанда гына түгел, Россия күләмендә, хәтта чит илләрдә үткәрелгән конкурслардан да җиңү яулап кайтучы, нәселе­без­нең горурлыгы булган шат күңелле, ярдәмчел Гөлия­безне җен алыштырдымыни! Дәгъвасы шундый: кайчан миңа машина аласыз, яки әтием бүген миңа машинасын бирәме? Көнгә чыккач ничә мәртәбә кабатлана икән бу сорау?! Әти-әнисен тәмам чыгырыннан чыгара кыз. Мәктәпне тәмамлауга ук башланган иде инде шушы «машина гаугасы», тиздән өч ел була. «Мәктәпне ме­дальгә бетердем, университетка түләүсез укырга кердем, ник миңа бернинди бүләк ясамыйсыз?» Аннары тезеп китә: әнә, «өчле»гә генә укыган
Багратны әти-әнисе елга 90 мең сум түләп икътисад факультетында да укыта, «иномарка» да алып биргәннәр (әрмән малаеның әтисе – кафе хуҗасы); дус кызы Фәниягә мәктәпне яхшы тәмамлаган өчен әтисе бриллиантлы муенса, институтка укырга кергәч, «Шевроле» бүләк иткән (кызның әтисе эшмәкәр, гаиләсеннән аерылып киткәч, баласы алдындагы гаебен шулай «юа» бугай), тагын кемнәргәдер маши-на алганнар... Тик Гөлия генә җәяү йөрергә мәҗбүр, гәрчә аңа автомобиль кемгә караганда да кирәгрәк, чөнки кичләрен репетициядән, концерттан кайтырга куркыныч. Беркөнне әнисенә: «Мине чак кына көчләмәделәр сезнең аркада», – дип кычкырган. Сеңлем ышанырга да белми, ышанмаска да: чынлап та шулаймы, әллә әти-әнисен шантажлауның яңа алымымы бу?

Тагын бер машина алырлык та хәлләре бар анысы. Тик Казанда автомобиль йөртүнең куркыныч булуыннан дистә еллар руль артында утырган ир-егетләр дә зарланып туя алмый. Әле җәяү йөрсәң дә таман гына. Ата-ананың 18-19 яшьлек баласын күрә торып бәлагә дучар итәсе килмәве аңлашыла, әлбәттә, чөнки статистика буенча да аварияләрнең күпчелегендә тәҗрибәсез яшь йөртүчеләр гаепле. 
 
Тәрбиянең нинди этабында хата җибәрдек, нәрсәне күздән ычкындырдык?

Ә Гөлиянең дәлилләре башка. Машиналы дуслары бер-берсе белән аралаша, ярдәмләшә икән, ә җәяүле иптәшләрен санга сукмыйлар, ди. Гомер буе яшьтәшләре арасында лидер булган кыз, билгеле ки, моны авыр кичерә. Аның да иптәшләре белән бергә, аларга тиң буласы килә.

Сәбәбен эзләп бөтенебез баш вата – тәрбиянең нинди этабында хата җибәрдек, нәрсәне күздән ычкындырдык? Җавап таба алмыйбыз. Авылдагы әби-бабасының да, әти-әнисенең дә тормыш кыйбласы бер: яхшы кеше булырга – матдигә караганда, рухи байлыкны өстен куярга, белемгә омтылырга, кешеләрне яратырга, хәлең­нән килгәнчә булышырга, игелекле булырга, намуслы хезмәт белән гадел яшәргә, өлкәннәрне хөрмәт­ләргә. Гөлиябез шуны күреп үсте, үзе дә шундый иде кебек. Кайчак үпкәләрен онытып, «аязып» та куя үзе, андый мизгелләрдә үзебезнең элеккеге кызыбызны күрәбез – шундый ук шәфкатьле, рәхмәтле, итагатьле. Сеңлем кызының холкын кайнанасыныкына охшата: гел зарланучан, шөкер итә белмәүче карчык иде, мәр­хүмә. Тугыз ел бергә яшәү дәверендә бик җәберләде киленен. Белмим, шулар хәтеренә уелып калганмы баланың, әллә геннар эшеме? 
 
«Ә ник мин начарларга тигезләнергә тиеш?» — ди ул.


«Рәхмәтле бул, наным, синең бит бу тормышта бөтен нәрсәң бар: сау-сәламәтсең, Ходай сиңа – акыл дисеңме, чибәрлекме, зифа буй-сынмы – барысын да кушучлап биргән. Синең өчен җанын фида кылырга әзер әти-әниең исән-сау, безнең кебек тулай торакта нужа чикмисең – үз өеңдә пешкәнне ашап, юганны киеп яшисең. Алган киемнәрең матурдан-матур, берсен­нән-берсе кыйммәтле. Үзең укый торган төркем­дәгеләр арасында да төрле хәлдәгеләр бардыр. Әйләнә-тирәгә кара, күпме гарип, ятим бала, сукбай сабыйлар... Гыйбрәт ал, синең хәлең аларныкы белән чагыштырырлыкмыни?! Студент чагыңның рәхәтен күреп кал, бернинди борчуың юк бит синең!» – дип аңлатырга тырышуыма каршы: «Ә ник мин начарларга тигезләнергә тиеш?» – дип җаваплый.
Беркөнне тагын шаккатырды кызыбыз: «Юристлардан белештем, квартирның өчтән бер өлеше минеке. Сез алмасагыз, шуны сатам да, үзем машина алам», – ди.

Аннан үзе эшләп акча җыярга карар кылды. Эш эзләү «маҗарасы» бер айга сузылды. Озын зифа буйлы кызны ресторан-кафеларга «биш куллап» алырга ризалар, тик эш вакыты көндезге бүлек студентының уку графигы белән «кисешә» – андыйлардан баш тартты. Берара: «Яшьлегем-чибәрлегем бар, шулардан файдаланып калырга кирәк – эскорт хезмәтенә («калын кесәле» ирләргә төрле кичәләрдә пар булып бару) урнашам», – дип сабырлыгыбызны сынарга кереште. Әнисе әйтә, Интернетка кереп караган идем, чәчләрем үрә торды – шул ук фахишәлекнең матур исем астына яшерелгән бер төре: эскорт вакыты чыкканнан соң клиент һәм хезмәткәр арасындагы мөнәсәбәтләр өчен без җаваплы түгел, дип язылган ди, ягъни мәсәлән, озатып йөрү вакыты чыккач клиент кызны көчлиме, кыйныймы –беркемнең эше юк, беркем җавап бирми. Иманым камил, Гөлия моны бездән башка да яхшы аңлый, беркатлы авыл кызы түгел. Кирелеге, якыннарының йөрәген бозу өчен генә сөйләве дип уйлыйм.

Ниһаять, эш тә табылды: бер генә дә түгел, икәү! Гөлиябез көндез уникешәр сәгать фитнес-тренер булып эшләсә, төннәрен автомойкада машина юып үткәрә. Хәзер кызыбыз кайчан барсаң да йә эштә, йә йоклый. Уку бөтенләй онытылды. Болай да талчыбыктай нечкә бала коры сөяккә калды. Бер ай түзде шулай, аннан төнге эшеннән ваз кичте. Акчасын да көч-хәл белән әнисе юллап алып бирде – гадәттәгечә, эшмәкәрләр студентларны алдамаса буламыни 
инде?! 

Сессия җиткәч, фитнестан да китәргә туры килде. Ярый инде, укуны сайлады. Бәлки, акчаның җиңел генә килмәгәнен аңлагандыр. Машина сорау да чак кына кимеде. Кешене мәхәббәт үзгәртә, диләр. Инде юлларында хәерле бәндәләр очрап, үз тиңенә гашыйк булсын иде дип телибез. Бәлки, шуннан соң тормыш кыйбласы үзгәрер?

Айсылу НӘГЫЙМОВАның (психология фәннәре кандидаты, доцент) киңәше: http://syuyumbike.ru/sorau-belgech/?id=399

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тотып ярырга кирәк мондый кызны. Кыланчык, иркә, көйсез мондый кызлар кияүгә чыгып та рәхәт күрсәтми. Машина кирәк, имеш. Төнлә савыт-саба юучы булып урнаш та, алырсың машина. Оятсыз!

    Хәзер укыйлар