Логотип
Актуаль тема

Сусаганга су бирмә икән

Бу кадәр дә ышанучан балса да булыр икән безнең халык! Инде күпме яздылар, күпме сөйләделәр, ләкин шул ук тырмага китерәләр дә басалар, китерәләр дә басалар.

Инде менә тагын бер ачыгавызын кәкре каенга терәтеп киткәннәр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә генә 66 яшьлек ханым үзенең 33 мең сум акчасыннан һәм бар булган зиннәтләреннән колак каккан. Сәбәбе – һаман да шул ышанучанлык.

Көпә-көндез фатир ишеген яшь кенә бер хатын-кыз шакый аның. «Бик сусадым, бер чынаяк кына су бирә алмассызмы?» – ди ул, гаять тә итәгатьле итеп. Суфи да суфи, бу хатын-кыз аннан да суфирак булып кылана. Сусаганга су бирү савап, дип уйлап, теге бичара пенсионер аны бусагасыннан уздыра, бер чынаякка агызып, су алып килеп бирә. Йотлыгып эчкән ханым аның өенә начар нияттән кергәндер дигән уй башына да килеп карамый. Ә анысы исә: «Рәхмәт яусын сезгә!» – дип, кире чынаякны бирә дә, чыгышлый: «Сезгә бик каты бозым салганнар икән. Тормышыгызның шуңа күрә рәте киткән», – ди. Пенсионер ханымның бу сүзләрдән чәчләре үрә тора. Әйтәм җирле сәламәтлеге начарланды, балаларының тормышы мәшәкатьле, өйдә тынычлык юк, акчаның бәрәкәте бетте.... Шул бозым аркасында гына инде бу! «Өегезне чистартырга кирәк», – ди кунак ханым. Кесәгезне, дип турыдан-туры әйтә алмый бит инде.

Үзегез дә чамалыйсыз булыр, «чистарту»ны мондый кешеләр һәрвакыт акчадан һәм алтын-көмештән башлыйлар. Менә-менә, кунак та өйдәге бар акчаны, зиннәтле әйберләрне бер урынга китереп өяргә боера. Үзе борын астыннан гына ниндидер догалар пышылдый. Мөгаен: «Никадәр байлык кулыма үзе агылып керергә тора бит», – дип куануы булгандыр инде. Шулай мыгырдана-мыгырдана барысын да бер гәҗиткә ипләп кенә төрә бу. Төреп бетерә дә, хуҗабикәдән тагын су сорый. Тегесе – игелекле зат, шунда ук кухняга йөгерә. Чынаяктагы суны тәмләп эчә дә кунак ханым: «Бу акчалар шушылай гәҗткә төрелгән килеш 3 көн торсын, берүк кагыла күрмәгез. Кагылсагыз, бозымны бетереп булмаячак», – дип, хәйләкәр генә елмаеп чыгып тая.

Алай да хуҗабикәнең күңеленә шом керә бит. Төргәкнең бер читен генә ачып, акчаларына, алтыннарына күз салыйм дисә... Нинди акча да, нинди алтын, ди ул?! «Тү-түт!» инде алар. Төргәктән гап-гади гәҗит кисәкләре килеп чыга.

Бу хакта ул шунда ук полициягә хәбәр итә. Әлегә мошенник ханымны эзлиләр.


 

Мондый күңелсез хәлдә калмас өчен, Казан полициясе түбәндәгеләрне киңәш итә:

Өегезгә чит кешеләрне кертмәгез!

Бозым, сихер, күз тиюләрне акча белән бетереп була дигәнгә ышанмагыз!

Социаль яки ашыгыч хезмәтләрдән дип килүчеләрнең документларын тикшерегез. Телефоннан шушы хезмәтләргә шалтыратып, чынлап та бу кешенең аларда эшләвен сорагыз.

Шушындый мошенникларның кармагына капсагыз яки үзегезне алдарга маташуларын сизсәгез, өй телефоныннан – 02, кесә телефоныннан 020 номерына шалтыратыгыз.


 







 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар