Логотип
Актуаль тема

Су басудан ничек сакланырга?

Апрель уртасы. Көннәр әкренләп җылытуга бара. Кояш югары күтәрелгән саен бер дә бетмәс тоелган карлар күз алдында эреп юкка чыга. Җәй килә дип сөенсәк тә, кинәт җылытуның бер сагайткыч ягы бар-барын. Су басып китмәсме безне? Мондый бәла-каза килсә, нишләргә безгә? Ул бит бик зур зыян салырга мөмкин.
 
Журналистлар белән очрашуда Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан буенча кризис хәлләрдән чыгу идарәсе үзәге җитәкчесе Радик Гыйсмәтов һәм Татарстанның гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов, кар китү уңаеннан,Татарстанда килеп туган проблемалар турында сөйләделәр.
 
15 апрельгә Татарстан территориясендәге алты районга су басу яный. Бүгенге көндә Буа, Яңа Чишмә, Азнакай районнарының түбәндә яткан күперләрен су басты. Ә менә Яшел Үзән һәм Кайбыч төбәкләрендә «Югары әзерлек» режимы кертелде. Тәүлек эчендә генә дә Яшел Үзән районының Татар Танае авылындагы сигез участокны су басып алды. Хәзер анда 33 кешедән торган оператив төркем эшли.
 
Татарстан хөкүмәтенә су басу белән көрәшү быел 728 миллион сумга төшәчәк. Ул акчалар елгаларны чистартуга, ярларны ныгытуга, гидротехник корылмаларны төзекләндерүгә, суүткәргеч торбаларны ремонтлауга (ул үзе генә дә 3802 ләп) тотыла.  
Куйбышев сусаклагычында су 3 сантиметрга күтәрелде, – диде Радик Гыйсмәтов. – Гомумән, тагын берәр атнадан су үз урынына «утырачак».
Кар инде урманнарда гына калып бара. Казанка, Ык, Мишә кебек зур елгаларда гына су күтәрелү күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар