Логотип
Актуаль тема

Җәсәдемә тимәгез...

 
Яше сиксәннән узган кешене, үлем-китем сәбәпләрен ачыклауга сылтау итеп, вафатыннан соң ярып карау кемгә кирәк? 
Бәхетемә, моңарчы беркайчан да моның ише җан өшеткеч проблемалар белән очрашырга туры килгәне булмады. Ә менә Әгерҗе районының Кичкетаң авылыннан килгән хат җитди уйга салды. 
«Безне, барлык өлкән яшьтәгеләрне бер мәсьәлә борчый: вафатыңнан соң, ярып караулары... Ятсак-торсак, шул хәвефле хәлгә төшәсебезне уйлап, хәсрәт утында янабыз, – дип яза 92 яшьлек Рәйсә әби Зарипова. – Сугыш чоры баласы буларак, ачлык, ялангачлык, ятимлек ачысын күп күрдем. Сугыштан соңгы авыр еларны үз җилкәбездә күтәрдек, якты киләчәккә ышандык, балалар тәрбияләдек, оныклар үстердек. Хәсрәтле еллар, шөкер, үтеп китте дигәндә, башыбызга ишелеп яңа кайгы төште: үлгәч, синең җәсәдеңне 60 чакрымдагы район үзәгенә илтеп, мөселман булмаган кешедән ярдырып, гүргә куячакларын уйлап, җан әрни, йөрәккә шом җыела.
Мин – намазлы, динле карчык. Үз гаиләләре белән яшәүче ике балам миңа даими ярдәм итеп торалар. Бер дошманым да юк. Шушы яшемдә ярмаслар әле, дигән ышанычым бар иде дә, күптән түгел генә ике ел урын өстендә ятып, кызы тәрбиясендә вафат булган 97 яшьлек кодачабызны яргач, бөтен авыл гөҗ килде. Бу хәл безнең авылда гына дисәм, ул бөтен районыбызны чолгап алган икән. Хөкүмәтебез ярып караган өчен дәүләт пошлинасына калган булса, күмүгә дигән акчаны биреп тормасын. Без аннан баш тартабыз! Авыл җирлеге башлыгы һәм участковый кемнең ничек яшәгәнен белеп тора. Алар медицина хезмәткәрләре белән берлектә ачыклый алалар бит безнең үлемнең сәбәбен. Җәсәдебезне мыскылламау чарасын күрерлек законнар чыгарсыннар иде. Дин буенча да, кешелек, хөрмәт дигәннән дә бу безне бик кимсетә».
 
Әлеге хат әби-бабайларны гына түгел, безне дә тирән борчуда калдырды. Чыннан да, ни өчен яше сиксәннән узган олы яшьтәге кешеләрне, вафатыннан соң ярып карыйлар? Үлем-китем сәбәпләре, бу очракта, бары бер генә – адәм баласы яшәсен яшәгән, күрәсен күргән, ягъни картайган. Аның сәгате суккан. Ә картайгач, үзегез беләсез, нинди диагноз куйсаң да, дөрес була. Әлбәттә, мәетне пычак (хирурглар телендә әйтсәк, скальпель) астына салулар Федераль законга таянып эшләнә. Һәм ул закон бер бүген генә уйлап табылмаган, бүген генә кабул ителмәгән. Ул әз-мәз үзгәрешләре белән, менә инде ярты гасыр кулланышта була килә. Бүген әлеге мәсьәлә «Россия Федерациясендәге граңданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» дип аталган 323 номерлы Федераль законның 67 маддәсенә таянып хәл ителә. Мәгълүм маддәдә, автор әйткәнчә, «җәсәдебезне мыскылламау чарасын...» табарлык юллар ачык күрсәтелә. Тик безгә аны куллана белергә, кирәк чагында үз хокукларыбызны дөрес һәм грамоталы итеп раслый алырга гына кирәк. Үлгәч: «Ярмагыз мине», – дип, ята алмыйсың. Шуңа бу хакта әле исән чагында уйларга кирәк. Моргка юлны ничек кисәргә, ничек итеп бу хәлләрдән котылырга?
Патологоанатомик тикшеренүләрнең берсе дә бушлай түгел. Акчаны, мәет исәбеннән, иминлек компаниясе түли. 


Ярдырмыйча да...
Шулай итеп, гәүдәне ярып карау – ул, иң элек, кешенең үлү сәбәпләрен төгәл ачыклау өчен кирәк. Әгәр дә инде үтерүгә яки табиб хатасына шик юк икән, бу очракта, мәетне ярдырып тормаска да була. Кеше үлгәннән соң ярып карау процедурасына катгый каршы килү – ул безнең кирелектән генә тормый. Аның сәбәпләре күптөрле: әйтик, ул дини кеше булган, аның теләге шундый булган, васыйть әйтеп калдырган... Әйе, баш тартуның төп сәбәбе – үлгән кешенең теләге һәм дини тыюлар! 


Үлеме шикле күренгәндә
Мондый вакытта вафатыннан соң мәетне моргка илтәләр. Гәүдәсен ярып, аның нилектән үлүен тикшерәләр. Әгәр дә үтерү очрагы булмаганда, табибның авыруны дөрес дәвалаганмы-юкмы икәнлеге ачыклана. Табиб хатасы да шул чакта күренә. Ялгыш диагноз, ялгыш бирелгән дарулар...Әмма моннан, гадәттә, табибка берни булмый. Янәсе, ул тәҗрибә туплый. Ярдырырга ашкынып тору сәбәбләренең берсе шулдыр, дип беләм. Законда билгеләп үтелгәнчә, ярдырмыйча калырга ярамый дип, түбәндәге очраклар күрсәтелә:
Үз үлеме белән үлмәү (транспорт һәлакәтен, бәхетсезлек очракларын да кертеп), нилектән үлгәнен белмәү, хастаханәдә үлеп китү, авыруның ярамаган дару эчүе нәтиҗәсендә үлеп китүе, йогышлы чирләрдән, кан җибәрүдән, экологик һәлакәт нәтиҗәсендә вафат булу һәм бала тудырганнан соң яки тудыру барышында үлем-китем очраклары, һичшиксез, ярып карауны таләп итә. Мондый хәлдә бернинди гариза да булышмый. Һәм бу аңлашыла да.
 

Васыять итеп әйтәм

Әлбәттә, мәетне ярып караргамы-карамаскамы икәнлеген участок табибы яисә фельдшер хәл итә. Әйе, Разия әби хаклы: моны фельдшер да әйтә ала. Югарыда санап кителгән сәбәпләр юк икән, гәүдәне ярдыру мәҗбүри түгел. Шулай да, ул-бу була калса дип, юристлар әйткәнчә, язмачамы, шаһитләр барында телдәнме, теләгеңне алдан белдереп кую бер дә  комачауламый. Гаризада исем-фамилияң, кайда яшәгәнлегең күрсәтелә. Числосы һәм имзасы куела. Мондый гаризаны күмү белән шөгыльләнүче оешмалар исеменә дә язарга мөмкин. Нотариус та кирәкми. Әгәр дә гаризаны игътибарсыз калдырып, мәетне әлеге дә баягы «сынаулар»га дучар итәләр икән, бу закон бозу була. 
«Еллар буе авырып, урын өстендә яткан 97 яшьлек әбинең җәсәденә кагылу мәҗбүри идеме?» – дигән сорауны Әгерҗе районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинниковка бирдек.
Без закон буенча эшлибез. Кешеләрнең еллар дәвамында табибларга күренмәве, ул әле ярдырмау өчен нигез була алмый. Чөнки безнең илдә һәркем, шул исәптән, йөзәр яшьлек әби-бабайлар да авырганда дәва алу хокукына ия. Әгәр дә кеше ел саен үткәрелә торган гап-гади процедура – диспансеризация яки флюорогорафия дә үтмәгән икән, ул чагында ярдырмыйча күмү турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Әмма якыннарының, кешенең үзенең  ярдырмауны сорап язган гаризасы булганда, моны эшләргә мөмкин, – диде ул.
 Үлемең турында, әле исән вакытта ук кайгыртып куярга кирәк.

Патологоанатомик тикшеренүләрнең һәркайсы акча белән бәйле булуын да искәртик. Иминлек компаниясе аларга бит акчаны факт буенча түли. Аннары... мәсьәләнең тагын бер җитди ягы бар: адәм баласы мал-мөлкәт бүлешүгә килгәндә, иң хәтәр адымны ясаудан да чирканмый. Тормыш катлаулы һәм рәхимсез, законнар да елдан-ел кырыслана, катгыйлана бара. Мондый хәлдә безгә бары югарыда санап үтелгән үз хокукларыбызны белергә һәм аларны вакытында үтәргә генә кирәк.
 

«Хәтта үле гәүдәсе оялачак»

– Татар хатын-кызлары үзләренең гаүрәтләрен чит-ят кешегә күрсәтеп яшәмәгәннәр. Ярып карауга дучар ителгәндә, хәтта үле гәүдә оялачак. Без – яшьләр олы кешеләрнең васыятьләрен җиткерергә, моңа юл куймаска тиеш. Гәүдә – ул кыйммәтле хәзинәбез. Без бит халыкны яклый, саклый торган Конституцияле дәүләттә яшибез. Ул закон, кеше үлгәч тә, эшләргә тиеш. Димәк, сакларга, якларга! Барыбыз да эчке әгъзаларыбыз үзебез белән күмелсен, дип телибез. Ишетеп торабыз ич: эчке органнарны алу очраклары да әледән-әле булгалап тора. Шуңа куркалар. Олы кеше үләргә әзерләнгәндә, борчыла башлый. Куркып яши. Әйтәсе килгән сүзем: теләмәгән кешене ярдырырга ярамый!   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар