Логотип
Актуаль тема

Мәскәү Мауглие


Әнисе тоткынында яшәгән бәләкәй кызчык хәзер хастаханәдә. 

Ана белән бала арасындагы якынлыкны берни белән чагыштырып та, аңлатып та булмый. Ана да бала өчен, бала да ана өчен иң газиз, иң кадерле кеше. Ике җан арасындагы күзгә күренмәс ул җепләр беркайчан өзелмәс, Ходай биргән могҗиза-хикмәтен югалтмас! Бу Күкләр тарафыннан язылган хакыйкать.  

...Әгәр ул җепләр өзелсә, могҗиза дигәнебез куркыныч бер мәхшәргә әйләнә башласа?! Минемчә, безне ул чагында бернәрсә дә коткарып кала алмас. Чөнки ул чагында инде соң булыр. Телевизордан әнә шул хакта сөйлиләр. Тәрәзәләре инде күптән кояш-яктылык күрмәгән, бүлмәләре тоташ чүп өеменнән торган бер фатирны күрсәтәләр. Аны фатир дип әйтергә дә тел әйләнми. Шулар арасыннан баланы ничек эзләп тапканнардыр, рәтле ашау-эчү күрмәгән 5 яшьлек бәләкәй кызчык ничек исән калгандыр?! Тикшерү органы, опека бүлеге хезмәткәрләре хәйран калган, диләр. Моңарчы алар кайда булды икән? Ни өчен рәхимсез ананың айлар, хәтта еллар буена сузылган «баланы әкренләп үтерү»ен әле генә, кызчык тәмам кыргыйга әйләнгәч кенә белеп алдылар икән? Һәм бу... башкалабыз Мәскәүнең үзәгендә урнашкан йортларның берсендә бит әле. Ерткычлыгы, фаҗигасе ягыннан Маугли яшәгән карурманнарың бер якта торсын.  

Ябык ишекләр артында, өзек-өзек авазлар чыгарып, үзен якты дөньяга белдертергә теләгән бәләкәчнең тавышын озак вакытлар үткәч кенә ишетә алган күршеләре башта гаиләнең әйбәт кенә яшәве, иренең төрмәдә утырып кайтканнан соң өйдән чыгып китүе, 47 яшьлек хатынның шуннан соң кинәт үзгәрүе, нәни кызчыгы белән ишегалдында бик сирәк күренә башлавы, ә берникадәр вакыт үткәннән соң, гомумән дә, юкка чыгуы турында сөйлиләр. Әни кеше чыннан да баласын ташлап чыгып китә торганга әйләнә. Атналар буе өенә кайтмый, баласы турында уйламый. «Ул өен сатарга йөри», – диләр күршеләре. Ә сату өчен баланың булмавы кирәк. Чөнки ул – пропискада. Бала балигъ яшенә җиткәнче фатирны сатып булмый. Бәлкем хатынның баласыннан котыласы килгәндер. Монысы фаразлаулар гына... 



5 яшьлек кызчык сөйләшә белми, ниндидер авазлар гына чыгара. Капкан ризыгын йотып җибәрү аның өчен җитди проблема. Мөстәкыйль киенә, үз йомышын йомышлый алмый. Табиблар анда анорексия билгеләре булуы хакында белдерә. Баланың чәч кыстыргычы, юынмау, күптән су күрмәү сәбәпле, муен тиресенә береккән. Фатирда су да, ут та, газ да юк. Хәзер хатын кулга алынды. Әни буласы кеше үзенең бу галәмәтләрен көн-төн эшләве белән аңлатмакчы. Ул Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының ике маддәсе буенча гаепләнә. 

Кызганыч, әмма моның ише вәхшилек, битарафлык галәмәтләре белән әледән-әле очрашып торабыз. 8 яшьлек малай өстенә түбәдән кар ишелеп төшә. Әти-әниләре баланың барлыгын да белми, икенче көнне генә сабыйның үле гәүдәсен кар астыннан алалар. 

Безнең Татарстанда да җитәрлек шуның ише мисаллар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте биргән мәгълүматларга караганда, 36 яшьлек хатынга карата яңа туган баласын үтергәне өчен җинаять эше кузгатылды. Ул, өендә кыз бала табып, 15 градус салкында аны чиләккә салып, өйалдына чыгарып куя. Бала, билгеле, үлә. Кызчыгының мәетен дүрт көннән соң гына пакетка салып, төргәкне олы улының кулына тоттырып ераккарак илтеп ташларга куша. Малай, әлбәттә, төргәктә ни барлыгын белми, илтеп ташлый... 

Чаллыдагы вакыйга да беркемне битараф калдырмас. Өйдәш ир, хатынының 5 яшьлек оныгын, кәеф-сафа корырга комачаулагангамы, өченче катта урнашкан фатирның тәрәзәсеннән ыргыта. Кызчыкны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Ир ун елга ирегеннән мәхрүм ителә. 

Сабак булыр өчен шул мисалларның берсе генә дә җитәргә тиеш бит безгә... 

фото: http://www.vesti.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар