Логотип
Актуаль тема

Кырыгалдарларны – төп башына

Телефон мошенникларыннан шалтырату алмаган кеше бар микән хәзер. Әле көнгә берничә тапкыр да була ул хәл. Мондый җинаять очраклары җәмгыятьтә күптән билгеле булса да, халык алдануын дәвам итә. Шулай да аларның койрыкларын тотучылар да бар икән. Уфада яшәүче Башкорстанның атказанган артисты Башкорт опера һәм балет театры солисты Олеся Хөснетдинова үчен шулай алган. Ул дүрт курьер, ике арадашчыны тоткарларга ярдәм иткән.


2022 елда Олеся Хөснетдинованың әнисе мошенниклар ятьмәсенә эләгә. Аңа кызыгыз юлда бала бәрдерде, операция ясар өчен тиз арада акча кирәк дип шалтыраталар. Ана шуның кадәр борчыла ки, кызына да шалтыратып тормастан, мошенникларга йөз меңгә якын акча бирә. «Бу безнең гаилә өчен күп акча. Әни, алдануын аңлагач, бик нык елады. Ашыгыч ярдәм хезмәте чакырырыга туры килде», – дип сөйли ул. 
Мошенниклар бу юлы Олесяның үзенә шалтыраткач, гадәттәгечә, трубканы куярга ашыкмый: арт сабакларын укытырга уйлый. Алар уенына кушыла: ышанган булып кылана. Өлкән кешеләрчә сөйләшә. Үзен 65 яшьтә дип әйтә, әмма туган елын сорагач, тиз арада әйтә алмый. Елны санап чыгарганчы, чыбыкның теге башында трубканы куялар. 

Икенче «очрашуга» ул инде ныклап әзерләнә. Үз биографиясен алдан ук уйлап куя. Мошенниклар да озак көттерми. Аңа «улы» шалтырата. Кырыгалдарларның алдалау схемасы традицион була: «улы» бәрдергән кешегә операция ясау өчен тиз арада акча кирәк. 800 мең сораган «зыян күрүченең туганы» озак сөйләшми, трубканы «тикшерүче» ала. Пенсионерның андый акчалары булмавын ишеткән «тикшерүче» тиз генә 200 меңгә дә риза була. 
Аферист, аңа әйтеп торып, озын гына гариза яздыра, аны кире укырга куша.

Бу – корбанга уйларга вакыт бирмәс өчен шулай эшләнә. Олеся исә йөрәге тоткан кебек кылана да, валидол эчәм дип телефонын куеп тора. Ә үзе икенче телефоннан полиция хезмәткәренә шалтырата (әнисе алданганнан соң  аның телефонында полиция  хезмәткәренең номеры сакланган була). Курьер акча алырга килгәнче, оперативниклар килеп өлгерә. Ә Олеся исә үзенә грим сала. Акча артынан килгән ир-ат аның яшь хатын-кыз булганын танымый да. Акча урынына актриса пакетка  кирәксез чүпрәк-чапрак, кәгазьләр сала. Оператив хезмәткәрләр курьерны җинаять урынында – корбаныннан акча алганда тоткарлый. Ул 20 яшьлек ир-егет була. 


Икенче тапкыр Олеся Хөснетдинова шундый ук схема белән алдаган 24 яшьлек аферистны кулга алырга ярдәм итә. Тикшерү барышында җинаятьченең тагын ике пенсионерны кәкре каенга терәтеп калдырганы билгеле була. Озын сүзнең кыскасы, Олесяга эләккән һәр кырыгалдар хокук саклаучылар тарафыннан тоткарлана. 


 – Мошенникларның әллә ни артык фантазияләре дә юк икән. Һәр очракта да зыян күрүченең исем, фамилиясе бертөрле – Денисенко Кристина Игоревна. Бары тик бераз яше генә үзгәрә, – ди. Күптән түгел аңа кабат шалтыраталар. Бу юлы да җинаятьчене полиция хезмәткәрләре кулына тапшыра Олеся. 


«Беренче тапкыр бик куркыныч иде. Бигрәк тә реаль адресны әйтү куркыныч булды. Соңгы «операция»дә үземне тыныч тоттым. Курьер килеп җиткәнче өй эшләрен эшләдем. Әнием кебек башкаларның да кырыгалдарлар кармагына эләгүен теләмим, шуңа бераз булса да ярдәмем тисен дим», – дип аңлата ул үзенең мошенниклар белән көрәшен. 


Исегездә тотыгыз: мошенниклар капкынына эләкмәс өчен, полиция хезмәткәрләре телефоннан чит кеше белән сөйләшмәскә, гомумән, ят номерны алмаска  киңәш итә. Алдану очрагының 90 процентында корбаннар телефон җинаятьчеләре турында да, алдау схемалары турында да белгәннәре, сөйләшә башлагач ни рәвешледер аңнары томаланулары турында әйтәләр. Тагын шунысы да бар: җинаятьчеләр замана технологияләреннән оста файдалана. Хәзер ясалма интеллект тавышны үзгәртү мөмкинлеге тудырды. Якыннарыгыз проблема килеп чыкты, тиз арада акча җибәр, дип, елый-елый шалтыратса, шундук риза булмагыз. Трубканы куеп, ярдәм сораучының үзенә кабат шалтыратып карагыз. 

 «Российская газета»да чыккан мәгълүмат нигезендә әзерләнде
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар