​Хәерчелектән бала ташламыйлар

Бала белән ана җаны карында чагында ук тоташа, диләр. Сабый әнисез, ятим калуын сизенгәндер, бу якты дөньяга кирәксез булып туачагын шул чагында ук тойгандыр.

Бала төне буе елап чыкты. Елавыннан туктата алмагач, шәфкать туташы аны безнең янга – әниләр яткан палатага алып керде: «Имезеп карагыз әле, бәлкем тынычла­ныр», – диде. Без аны чиратлашып күтәреп йөрдек, имезеп тә, күкрәгебезгә кысып йоклатырга да азап­ланып карадык. Тик нәни елый да елый. Аңа кушылып без дә елыйбыз.

Бала белән ана җаны карында чагында ук тоташа, диләр. Сабый әнисез, ятим калуын сизенгәндер, бу якты дөньяга кирәксез булып тууын күңеле белән тойгандыр.
Табиблар аның әнисен атна буе үгетләделәр. «Баланы ташлау – зур гөнаҺ», – дип куркытып та, оялтып та, намусын уятырга тырышып та карадылар. Әмма яшь хатын уйлыйсын уйлаган булган инде, күрәсең. Ул шул төндә бала табу йортыннан чыгып качты.

Зәңгәр күзле малай янына ни әтисе, ни әбисе килеп карамады. Баланы медперсонал, «урнаштырганчы» дип, үзләренә алып калды.
«Урнаштырганчы» диюләре, йә шул приют, йә балалар йорты булгандыр инде. Чөнки ул чагында әле 18 нче шәҺәр хастаханәсе каршында бүгенге сыман ташлап калдырылган балалар бүлеге юк иде. Ул соңыннан, әнә шундый күңелсез очраклар ешая башлагач, яңа туган сабыйларны чүплекләрдән, бусага төпләреннән табып алу көненә калгач барлыкка килде.

Гадәттә, андый балаларның күбесе (ә бу бүлектә психик Һәм физик яктан сәламәт булмаган сабыйлар тәрбияләнә) авыру була. Бүлек мөдире Резидә Галимова вакытлыча сыену почмагы тапкан ул бәхетсезләргә табиб та, әни дә. Хәер, көйсезләнә башлауга ук яннарына килеп җиткән өлкән шәфкать туташы Резидә Хәкимова да, төрле уеннар уйнатып күңелләрен күргән тәрбияче Гөлназ Гәрәева да, киемнәрен юып-чистартып торган Татьяна Мокшина да – барысы, барысы да әни инде алар өчен. Әни кеше генә шулай итә бит: еласа – юата, ашыйсы килсә – ашата, эчертә, иркәли...

Иркәли, диюем, җылы караш, тәмле сүз Һәм тиешле игътибар. Һәр баланы тезләренә утыртып, үчти-үчти иттерергә вакытлары юк апаларының. Утыз бит алар! Җитмәсә, шуларның унбише – бер яшькәчә, бөтенләй нәни әле, әниләренең күкрәк сөтен имеп кенә ята торган чаклары. Њтүкли башласаң да, бер күлмәк түгел, утыз күлмәк үтүклисе...

Караватында зур күзләрен ачып, тыныч кына яткан бәләкәч, безне күрүгә кыбырсына башлады. «Әзрәк күтәреп торыйм әле?» – дим. «Без аларны кулга өйрәтмибез, – дип кырт кисә Резидә Мәсхутовна. – Азалиябезгә ике генә ай әле. Әнисе аны поликлиникада ташлап калдырган. Бала – чирле, аның ике як бөеренә дә су тулган».

– Дәвалап буламы соң? – дим, кызчыкны кызганудан йөрәк әрнеп.
– Юк, – ди табиб, – шуңа ташлаган да аны әнисе, караудан курыккан.
– Төрлесе бар, – дип таныштыруын дәвам итә бүлек мөдире. – Авырлык җыя алмый тилмергән Ангелинабызны да «аякка» бастырдык. Күз алдына китерәсезме, балага ике ай ярым, ә авырлыгы ике кило да 750 грамм. Әнисенең беренче баласы. Карында чагында инфекция эләккән. Биохимик анализ ясадык, хәзер Һәркайсын тик­шереп, диагноз куябыз, аннары дәвалыйбыз. Кайсын кая озатканчы, алар аякка басарга тиешләр.

Ангелина биредә әнисе белән яткан. Кызчык, авырлык җыйганчы, табиблар күзәтүе астында булган. Гомумән, алга таба биредә балаларын яшәр җире булмаганга ташлап киткән әниләр өчен махсус бүлмәләр булдырылачак. Фатир тапканчыга кадәр әнисе баласы белән бергә була. Бу – республика хастаханәләре өчен моңарчы күрелмәгән яңалык. Бәлкем, шулай иткәндә, караучысыз калган балалар саны кими башлар.
Әлегә, кызганычка каршы, аларның саны кимеми. Ел саен әлеге бүлек аша 200 ләп бала үтә. Кайсыларын моннан ук уллыкка-кызлыкка алып китәләр. Кайсыларын балалар йортына озаталар.
– Авыру баланы алырга ашкынып тормыйлар, – ди табиб. – Әмма без булачак әти-әнигә дөресен әйтәбез: нәни ни белән чирли, үзен ничек тота, аңа нинди дәва кирәк... Шунсыз ярамый. Югыйсә, баланы кире кайтарулары бар.

Бүгенге көндә, рәсми мәгълүматларга караганда, илдә ятим балалар саны 700 меңнән артып китә. 
Бер уйласаң, зур бер шәһәр халкы кадәрле.
– Хәерчелек бит, – дим, җәмгыятебезнең асылын ачып бирүче сәбәпләрне санарга керешеп. Ләкин әңгәмәдәшем мине ярты сүздән туктата.
– Хәерчелек түгел, азгынлык, йөгәнсезлек, җавапсызлык, әхлаксызлык шулай итә, – ди ул, бәхәсләшергә урын калдырмыйча. Мин килешәм. Әйе, азгынлык, әйе, җавапсызлык... Ачы сугыш елларында бер телем икмәкне бишкә бүлгәннәр. Берсе дә газизен артыксынмаган, «ашарга җитми» дип, урамга чыгарып ташламаган.

Күп балалы әниләр белән очрашуда булып кайттым. Сигезәр-уникешәр бала табып үстергән әниләр бар. Ник берсеннән зарлану ишетим. Аларның бары да яхшы, бары да тәртиптә. Балалары да тәртипле. Ә биредә көн күреп ятучы сабыйларның әти-әниләре кайсы наркоман, кайсы эчкече... Алар беркайда эшләми, берни белән кызыксынмый.

– Монда эшли башлавыма утыз ел, – дип сөйли Резидә Мәсху­товна. – Инде барын күргән, берни белән дә гаҗәпләндерә алмаслар шикелле. Шулай дип уйлыйсың да, тагы да тетрәндергеч, тагы да хәтәррәк хәлләргә юлыгасың. Шулай, бер-ике ел элек, безгә берсеннән-берсе кечкенә биш баланы алып килделәр. Өчесе – инвалид, иң кечесенә өч ай гына әле. Әнисе шул бәләкәченә, елап борчымасын, кәеф-сафа корырга комачауламасын дип, аракы эчергән. Безгә алып килгәндә, бала үлем хәлендә иде, алкоголь синдромы дигән диагноз куйдык. Сабыйга карарга куркыныч. Ел буена көч-хәл белән «аңына» китердек.  Аларны кире эчкече әниләренә кайтарырга да куркыныч бит. Шунысы гаҗәп, газизләрен шундый хәлгә дучар иткән, йә булмаса, ташлап качкан күке-әниләргә карата бернинди җәза күрелми.

Хөкүмәтебез моның ишеләрне ата-ана булу хокукыннан мәхрүм итүдән ары китә алмый шул. Алимент түлиләр дисәң, анысы да юк. Алар беркайда эшләми. Әйтик, шул ук Азалиянең әнисе Лилия дә эшсез. Ул коммуналкада, абыйлары белән яши, диделәр. «Өйләрендә көн-төн бәйрәм», – дип зарлана күршеләре.

Гаилә институты әкренләп таркала бара. Елына кеше башына сигез литр спиртлы эчемлек куллану – ул үзе инде генофондны кыру-таркату, дигән сүз. Ә безнең илдә исә Һәркайсыбызга, тигезләп бүлгәндә, унсигез (!) литр туры килә икән. Уйлап карагыз инде шуннан кая барганыбызны?!

Эчкән әнидән сау-сәламәт бала тумый, туса да, ул әнисе кочагында үсү бәхетеннән мәхрүм. Баласыннан «артык кашык» ясаган, аны ятимлеккә «хөкем» иткән хатыннарны аяк-куллары белән бәйләп куярдай законнар булса икән, дибез. Йә, булды ди, шуннан нәрсә?! Законнан куркып кына бала карый-ярата башлармы алар? Бу бит күңел эше, җан авазы. Бәлки ялгышамдыр, тик, минемчә, эчкече, наркоман хатыннарны, ана булу хокукыннан тудыргач түгел, тудырганчы мәхрүм итәргә кирәк. Бүгенге медицинаның мондый мөмкинлекләре бар. Икеләтә ана назына, икеләтә игътибарга мохтаҗ ул чирле сабыйларны күреп, җан әрнегәнгә әйтүем...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    9868
    5
    125
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    5723
    1
    77
  • 6845
    2
    48
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    7970
    1
    44
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 сентябрь 2020 - 10:15
    Без имени
    Бик матур хикэя !!! Укыйсы да бик кунелле булды !!! Эйдэ бергэлэшеп устерсеннэр инде сабыйларын .... Лэйлэ узе дэ югалтуны кичергэн бит !!!Бэхет елмайган димэк .... Бэхетлэре булсын барча балаларнын да .... Кеше бэхет очен туа,бэхетле булсын hэркем ....
    Син минем балам!
  • 18 сентябрь 2020 - 14:00
    Без имени
    Бик яхшы эсэр,бик азлар гына анлый шул язмышнын кисэтуен.Яшь чагымда ирем бн ачуланышкач,сойлэшмим дип уземэ-узем суз биреп,ярты кон сойлэшмэсэм,ике улымнын берсе нык итеп авырый башлый иделэр,температуралар бн.Шуннан сойлэшэ башлыйсын инде,уртак борчу килгэч.Купме сынадым,гел шулай була иде,аннары тэкэбберлегемне читкэ куеп,элэгешсэк тэ,сойлэшмичэ йормэдем,мин хаклы булсам,ярар,Аннан минем Бер жирем жэ кимеми дип,уземне тынычландыра идем.Бер тирэ,аерылыйм микэн эллэ дигэн уйлар да кергэлэде,аннары уйладым,этилэре балаларга минем шикелле ук якын,бигрэк тэ ир балага,этилэреннэн аерып алсам,барыбер мине гаеплэрлэр,алар да бит ир кешелэр,алга таба узем генэ доес тэрбия бирэ алырмынмы дип,барысын уйлап торып калдым.Аллага шокер,хэзер шуна соенеп бетэ алмыйм,инде 45-ел яшибез.Балалар да гаилэле,аларга гел тигезлектэ уз балаларын узлэренэ устерулэрен телим.Балалар бэхете эти-энидэн тора.
    Бала хакы
  • 18 сентябрь 2020 - 14:47
    Без имени
    Шуннан ни булды?
    Яңгыр 
  • 18 сентябрь 2020 - 15:05
    Без имени
    Фото, фото, купме хатирэ саклый. Ойгэ кайткач, экрен генэ фотоальбом алып, карап утырырга яратам. Менэ балачак, менэ усмер чак, менэ мин инде усеп житкэнмен. Бу ваеыт аралыгында ни генэ булмады, ни генэ тормышта алышынмады. Сагынып искэ аласын. Тагын бер кайтыр идем дип эченнэн генэ хыялланасын.
    Фотолар дәвалый? 
  • 17 сентябрь 2020 - 09:00
    Без имени
    БИК шэп кинэшлэр.Истэ калдырырга кирэк эле.
    Әни кешенең өйләнгән улына киңәшләре
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...