Гаилә акчасы кем кулында булырга тиеш?

Бу сорауны еш бирәләр инде. Ара-тирә бәхәсләшеп тә китәләр. Тик бер нәтиҗәгә килүче генә табылмый. Чөнки гаилә акчасы дигән нәрсә бик абстракт төшенчә. Нәрсә ул гаилә акчасы, ул күпме булырга тиеш, кайлардан җыелырга тиеш? Моны беркем дә төгәл белми бугай. Әйтик, менә ир кеше дуслары белән очрашып, матур гына пирәшләп, аларны да сыйлап кайта. Хатыны пыр туза башлый хәзер: «Гаилә акчасына эчеп йөри, юньсез!» – ди. Тагын әллә нинди «матур» сүзләр өсти. Безгә анысы кирәкми инде, «гаилә акчасы» дигәне кирәк. Бер карасаң, хатыны дөрес әйтә кебек инде. Салып кайткан иренә нәрсә әйтсә дә хатын хаклы булып кала. Ә ир үзенең хезмәт хакын эчеп кайтмаган. Премиясен дә түгел. Тапкан ул бу акчаны. Юлдан тапканмы анда, лотореяга отканмы – мөһим түгел. Вәт, уйлаган инде шуннан, әйдә, бер рәхәтен күреп калыйм әле. Югыйсә бөтен нәрсәне гаиләгә ташыдым, артык рәхмәт тә әйтүче булмады, дип... Бер карасаң, хатыны хаклы инде. Икенче карасаң, ире хаклы. 
 

Нәрсә ул гаилә акчасы?
Гаилә бюджеты дигән термин бар.  Без барыбыз да аптырыйбыз бит инде, кайда югала бу акча шулкадәр зур тизлек белән дип. Менә шулай аптырып туйгач, акыллы кешеләр моны тикшерергә булганнар, һәм акчаның кайда югалуын тиененә кадәр чутлап, яшерен дәфтәрләренә язып барганнар. «Көн саен бер икмәк – фәлән сум, сөт – фәлән сум, сагыз – фәлән тиен, теш чоку чырасы – фәлән тиен...» – шул рәвешлерәк. 
Боларны аркылыга-буйга тикшереп чыккач, нәрсәнең чынлап та кирәк, ә нәрсәнең артык булуы ачыкланган. Әйтик, ирең тәмәке тарта икән, көн саен йөз тәңкәдән генә дә бу өч мең тирәсенә төшә. Үзе бер кредит түләгән кебек. Хатыны моны белгәч: «Урра! Ир кисәгенең башын катырырга тагын бер сәбәп табылды!» – дип, шатлыгыннан күккә сикерә язган. Тик аягындагы кичә генә кибеттән алып кайткан биек үкчәле танкеткасын жәлләп, сикермичә калган. Үкчәсен сындырсаң – фәлән мең ич! Ирең ел буе тәмәке тарткан кебек... Әле аның помадасын, крем-мазьларын, бергә эшләгән хатынның ахирәте алдап саткан «затлы хушбуй»ларын да өстәсәң... Карале, бу акчаның әллә күпмесе бөтенләй кирәкмәгән нәрсәләргә китә икән ич! 
Менә шул рәвешле, «гаилә бюджеты» дигән термин килеп чыккан. Барлы-юклы акчаның аерым бер вакыт эчендә кайдан килеп, кайда китүен өйрәнүче фән.
Шушы фән буенча, чыгымнарны дүрт төргә бүләләр икән: мәҗбүри чыгымнар (квартплата, кредит, утка-газга түләү һ. б.), балалар өчен (аларга кием-салым, уку әсбаплары, төрле чараларга йөрү һ. б.), гаилә чыгымнары (фатир ремонтлау, мебель алу, азык-төлек, кием-салым һ. б.), шәхси чыгымнар (һәр гаилә әгъзасының үз кирәге өчен тотыла торган акча). Болардан тыш, кайберәүләр акчаның бер өлешен көтелмәгән очраклар килеп чыкса дип тә җыеп бара. Кемдер – авырып китсә, мәсәлән, яки эшен ташларга мәҗбүр булса. 
Ә керемнәр, гадәттә, ике генә төргә бүленә: ирнең хезмәт хакы һәм хатынныкы.
Гаилә акчасы дигән нәрсә – шушы чыгымнарны алдан чамалап, алынган яки алыначак керемнәрдән бүлеп куелган акча булып чыга. 
 
Акча кем кулында булырга тиеш?
Гаилә бюджетын алып баруның, нигездә, өч ысулы бар. Әлбәттә, аларның тагын әллә ничәшәр вариантын табарга мөмкин. Ләкин нигезе – шушы өч юл.
Демократик (аерым) ысул. Монда һәркем үзе тапкан акчаны үзе теләгәнчә тота. Әгәр ниндидер эре әйбер сатып алырга кирәк икән – кушылалар, яки  бу вакытта кемнең акчасы бар – шул ала. Ә икенче юлы – икенчесе алырга мөмкин. 
Бу ысул иң әйбәте кебек. Ике арада килешүчәнлек, үзара хөрмәт булган чакта, әлбәттә. Әгәр хөрмәт юк икән, ул бер гаилә әгъзасын саву сыманрак төс алырга да мөмкин. Әйтик, теге юлы да синең акчаңа, бу юлы да... Кием-салым да, азык-төлек тә синнән...

Бергәләшеп. Бу очракта һәр гаилә әгъзасы кесәсен әйләндереп үз хезмәт хакын чыгарып сала. Уртак касса рәвешендәге бер нәрсә хасил була. Барлык нәрсәне дә үзара килешеп сатып алалар. Беркем дә уртак кассага рөхсәтсез якын килми. 
Монысы – ир дә, хатын да бер чама акча алганда отышлы. Әгәр берәрсе күбрәк ала икән, кайчан да бер тавыш чыгачагы көн кебек. Мин шулкадәр акча алам, мин яшәтәм сине, мин ашатам... Әлбәттә, үзара татулык булмаса инде...

Кушылган. Бу очракта гаиләнең айлык чыгымы икегә бүленә, һәм һәр гаилә әгъзасы үз өлешен кертә. Уртак чыгымнардан артып калган акчасын һәркем үзе теләгәнчә тота.
Идеаль вариант. Кеше гаилә өчен дә өлешен кертә, үз хасиятләренә дә кала. Ләкин теләге булган кеше бу очракта да тавыш чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, хезмәт хакы тигез булмаган очракта: «Ә мин өйдә күпме эшне эшлим.  Синең кебек әзергә-бәзер генә булсам, мин дә шулкадәр хезмәт хакы алган булыр идем. Өстәвенә, бөтен акчамны гаилә өчен чыгарып салам...»
 
Күренүенчә, һәр очракның үз өстенлеге, үз кимчелеге бар. Нинди генә ысулны сайласаң да, үзара хөрмәт, гаделлек юк икән – гауга чыкмый калмаячак. Һәм эш монда хәтта акчаның күләмендә дә түгел. Акча беркемгә дә җитми, чөнки керем арткан саен, ихтыяҗлар да, чыгымнар да күбәя. Әйтик, син гади генә хезмәт хакы алып эшлисең икән, гади генә киемгә дә канәгать буласың. Ә инде миллиардерлар арасында кайнашасың икән, кигән киемең дә затлы һәм кыйммәтле булырга тиеш. Шунсыз – эшең бармый.
Акчаның кем кулында булуы артык мөһим дә түгел. Иң мөһиме – булсын ул. Һәм гаиләгә хезмәт итсен.

фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9047
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9120
    8
    74
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4856
    4
    57
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6087
    2
    26
  • Көтеп алынган бәхет Әллә күзенә күренәме, сискәнеп китте Гөлгенә. Каршысында пәйда булган Гамилне күргәч, ни уйларга да белмәде, чөнки бу  очрашу көтмәгәндә, кинәт булды. Унсигез еллап гомер үтсә дә, шундук  таныды  аны: шул ук озын буй, киң җилкә, серле караш, тик куе кара чәчләренең чигә тирәләренә ак бәс яткан. Күзләрендә ниндидер сагышмы, назмы...
    2796
    0
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан