Фаҗигадән нәтиҗә ясыйк

Сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы
кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү бара.

«Бу фаҗига тарихка иң авыры, иң хәтәре булып кереп калыр».
Журналистлар белән очрашуга килгән Россия Гадәттән тыш хәлләр
министрлыгы баш идарәсенең Татарстан буенча Күзәтү эшчәнлеге
идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин шулай дип белдерде.
Чөнки Кемерово шәһәренең «Кышкы чия» сәүдә үзәгендә һәлак
булучыларның күбесе, ә төгәл итеп әйткәндә, 41 е – балалар. «Алтмыш
кеше һәлак булды, 67 кеше төрле имгәнүләр алды», – диде ул. Әмма:
«Бу сан икеләтә артык иде», – дип сөйләүчеләр дә булмады түгел. Әти-
әниләре белән телефон аша хушлашкан сабыйларны күз алдына
китерәм дә, янә бер тетрәнү кичерәм. Шулкадәр битарафлык, сәүдә
җитәкчеләренең кеше гомере турында түгел, үз кесәләре турында
уйлаулары безне менә шундый хәтәр вакыйгалар уртасында калдыра.
Мондый хәлләр тагын да кабатланмас дип кем әйтә ала?!
Россия Президенты Владимир Путин бу хәлләргә бәяне кискен
һәм катгый итеп бер сүз белән бәяләде: «Җинаятьчел битарафлык».
Әйе, бу куркыныч вакыйга буенча кузгатылган җинаять эшен ачыктан-
ачык алып барырга, гаеплеләрне хөкемгә тартырга, моңа катнашы
булган җитәкчеләрнең берсен дә җаваплылыктан алып калмаска...
Шулай дигән сүз бу. Шушы хәлләр уңаеннан ил хөкүмәте башлыгы
Дмитрий Медведев Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм
Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына
бөтен сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, эре кинотеатрларда һәм халык күп
йөри торган башка объектларда янгын куркынычсызлыгы
кагыйдәләренең үтәлеше буенча тикшерүләр үткәрүне йөкләде.
Татарстанда андый объектларның саны 6162 гә җитә. Дөрес,
шуңа ук елына ике мәртәбә тикшерелә торган мәктәпләр, башка уку
учреждениеләре дә керә. Шуларның 332 се – сәүдә-күңел ачу үзәкләре;
88 е – балалар оешмалары; 1790 ы – мәдәният объектлары; 200 е –
спорт объектлары; 23 се – мәдәни-тамаша объектлары, шул исәптән,
эре кинотеатрлар һәм 3729 ы – халык күп була торган башка урыннар.
Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көнгә 666 объектка тикшерү уздырылган.
Тикшерү барышында 593 объектта 1500 янгын куркынычсызлыгы
кагыйдәләрен бозу очраклары табылган. Янгын куркынычсызлыгы
таләпләренә туры килмәү, иң элек, запас чыгу юлларының – бикле,
янгын сүндерү җайланмаларының ватык булуы, бинаны салганда
материалларның янгын куркынычсызлыгын исәпкә алмыйча
кулланылуы белән бәяләнә. 20 күңел ачу үзәкләрендә балаларның уен
мәйданчыклары икенче каттан югары, запас чыгу юлыннан 20 метрдан
да ерактарак урнашуы билгеле булды.
Матбугат конференциясендә катнашкан Татарстан
прокуратурасының дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча законнарның
үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Рамил Әхмәтҗанов әйтүенчә, җитди кимчелекләр табылган объектларның җитәкчеләренә аларны тиз
арада бетерү өчен бер ай срок бирелгән. Шуларның 100 е дисциплинар,
административ җаваплылыкка тартылган. Гомумән алганда, хәзергә
янгын кагыйдәләрен бозган учреждениеләргә 556 мең сумлык штраф
салынган. Тикшерүләр дәвам итә. Һәм, әлбәттә инде, штрафлар да
моның белән генә бетмәячәк. Фаҗигадән нәтиҗә ясамасак, аның тагын
кабатлануы ихтимал...

фото: REUTERS

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9045
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9118
    8
    74
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4854
    4
    57
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6083
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан