Логотип
Актуаль тема

ДРКБ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: “Тәрәзәдән егылып төшкән, велосипедта имгәнгән балаларны безгә атна саен алып киләләр”

Җәйге каникуллар башланыр алдыннан Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев мәктәп укучылары арасында җәрәхәтләнү очракларын кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген искәртеп, үз киңәшләрен бирде.


– Җәй башлана һәм сез балалар арасында җәрәхәтләнү очраклары артуын көтәсездер, мөгаен?
– Балаларның җәрәхәтләнүе – өлкәннәрнең битарафлыгыннан килә. Өч яшькәчә бала үз-үзен саклый белми, ә менә иң кызыксынучан чоры шушы яшькә туры килә. Нәтиҗәдә, сабый егыла, пешә, нәрсәдер йота... Җәрәхәтләр эчке органнарга, сөяк-мускул системасына зыян китерергә мөмкин.



Яшүсмерләр дә игътибар таләп итә. Алар бик актив, спорт белән шөгыльләнә, велосипедтан егыла, кул-аякларын җәрәхәтли. Әле мин имчәк балаларны телгә алмадым. Алар шуышырга, хәрәкәтләнергә өйрәнгәндә биек булмаган урыннан егылып та ныгып бетмәгән сөякләрен сындырган очраклар бар.

Балаларны ачык тәрәзәләргә якын китермәгез. Җәен безгә атна саен диярлек москит челтәренә таянып, егылып төшкән балаларны алып киләләр.

– Ашыгыч ярдәм таләп иткән берьюлы ничә баланы кабул итә аласыз?
– Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү системасы безгә теләгән кадәр баланы кабул итәргә мөмкинлек тудыра. Реанимация, реанимобильләр, санавиация эшли, кабул итү, операция  бүлекләре бар. Реанимация урыннары – 52. Гадәттән тыш хәл була калса, җәрәхәтләнүчеләрне үзебездә кабул итә алабыз.

– Әйтик, бала аягын сындырганнан соң хирург өстәленә ятканчы күпме вакыт үтә?
– Бу - төрле вакыт, төрле җәрәхәтләр. Баланы ашыгыч рәвештә табибка китереп җиткерү мөһим, чөнки тиз арада эчке органнарның функциясен торгызырга кирәк. Җәрәхәтләр кан тамырлары, сулыш, сөяк-мускул системасына зыян салырга мөмкин бит.


Гадәттә, баланың хәле ачыклангач, ул бер-ике сәгать эчендә операция өстәленә ята. Бу вакыт тикшерү, рентген ясау, компьютер томографиясе үткәрү өчен җитә. Бездә җәрәхәтләр буенча травматолог-ортопедлар, нейрохирурглар, офтальмологлар, яңак-йөз хирурглары, лор-белгечләр тәүлек әйләнәсе эшли.

Республикада медицина ярдәменең өч баскычлы системасы булдырылды. Беренче баскыч – Үзәк район хастаханәсе, бу – яшәү урыны буенча ярдәм. Ә анда кирәк дип тапсалар, кешене муниципаль үзәкләргә китерәләр. Без исә вәзгыятьне контрольдә тотабыз: Реанимация-консультация үзәге эшли, барлык 30 муниципаль үзәктә дә видеокамералар урнаштырылган. Шуның аша бөтен пациентлар турында хәбәр алып торабыз. Кирәк булса, безнең табиблар муниципаль үзәкләргә чыга, яки кешене  санавиация белән китерәләр. Нейрохирургия ярдәме, корсак җәрәхәтләре, янбаш сөяге җәрәхәтләре булганда Үзәк район хастаханәләреннән үзебез вертолет белән алып киләбез.



– Экстремаль спорт төрләре белән мавыгу җәрәхәтләнүгә йогынты ясыймы?
– Спорт белән шөгыльләнгән балада үз-үзен саклау тойгысы көчле, мускуллары да нык була. Шуңа күрә ул башка балаларга караганда авыртуларны җиңелрәк кичерәдер, бәлки. Өлкәннәр балаларга ничек үзеңне саклау турында аңлатырга тиеш. Урамны ничек чыгарга, велосипедта ничек йөрергә, ничек туктарга.

Елына йөзләгән бала велосипедтан егылып җәрәхәт ала. Әлеге транспорт чарасын экстремаль спорт төренә кертергә кирәк. Балага велосипедта автомобиль юлы, тротуарлардан йөрергә рөхсәт итәргә ярамый. Йөртә белмәгән бала рульгә егылып, эчке органнарына җитди зыян китергән очраклар күп.

– Җәй дәвамында җәрәхәтләр белән бәйле күпме мөрәҗәгать килә?
– Безнең хастаханәгә генә дә ике меңнән артык баланы китерделәр. Биредә авыр очраклар турында сүз бара. Быелның өч ае эчендә авыр җәрәхәт алган 500 баланы кабул иттек. Бүген бездә 850 бала дәвалана. Соңгы биш-ун елдагы динамиканы өйрәнәбез. Яшүсмерләр арасында җәрәхәтләнү очраклары арта бара. Соңгы 5 елда ул 8,5 процентка арткан. Гомумроссия күрсәткечләре белән чагыштырганда, бу - 20,5 тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта үлем очракларының кимүе куандыра. 5 ел элек андый очраклар күбрәк иде – 120. Үткән ел 85 баланы югалттык.

Өлкәннәр балаларны су буенда да күз уңыннан ычкындырырга тиеш түгел. Узган ел һәлак булучыларның чиреге – суда батучылар. Башкаларда булмаган югары квалификацияле медицина ярдәме турында әйткәндә, гипотермияне телгә алырга кирәк. Әлеге технология бездә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән моннан өч ел элек пәйда булды. Җәрәхәтләнгән бала түбән температура шартларына урнаштырыла, шул рәвешле баш мие саклана. Шуның бәрабәренә без үткән ел - җиде, быел өч баланы коткардык.

– Хастаханәләрнең ачык рейтингын төзү тәкъдименә ничек карыйсыз?



– Уңай. Россиядә хәзер рейтинглар бар, Татарстандагы рейтингны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы төзи. Медицина туризмының үсүе күзәтелә: үткән ел безгә башка илләрдән һәм төбәкләрдән 2,5 мең кеше дәваланырга килде, 70 миллион сум акча эшләдек. Безнең табибларга ышаналар. Белоруссия, Таҗикстан, Үзбәкстан республикалары, Мурманск, Вологда өлкәләреннән киләләр. Аларда кардиохирургия, кан тамырлары хирургиясе, урология белгечләренә ихтыяҗ зур.

http://intertat.ru/tt/society-tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар