Логотип
Актуаль тема

Бездә - шулай, ә Италиядә?

Язмыш шулай теләде, кечкенә кызым белән Италиягә яшәргә китеп бардым. Ул вакытта кызыма ике генә яшь тулган иде. Бару белән үк бер нәрсәгә игътибар иттем: Италиядә балаларга мөнәсәбәт тә, медицина да, балалар бакчасының эше дә үзгә – барысына да күнегергә кирәк.

Күпләрнең ишеткәне бардыр – Италиядә балалар культы киң колач алган. Ял көннәрендә гаилә белән өстәл артында җыелышу, җомгаларын гаилә белән ресторанга чыгу – Италия гаиләләре өчен гадәти күренеш.

Италия гаиләсе – ул әти-әни һәм балалар дигән сүз түгел әле. Гаилә кимендә өч буынны үз эченә ала. Бәбәйләрдән алып, туксан яшьлек әби-бабайлар – менә ул Италия гаиләсе! Ягъни, итальяннар гаиләсенә кичке ашка барсагыз, өстәл артында 10-15 кеше күрергә әзер булыгыз.

Әлбәттә, һәр гаиләнең йолдызлары – балалар. Аларга табыналар дисәм дә, ялгышмам. Бала тууга, аны әти-әнисе генә түгел, ә бәлки бөтен якын туганнары кайгыртып торачак (минимум ун кеше). Балага бөтен үсеш чорында (ә бу илле яшенә кадәр сузыларга мөмкин!) гаиләсе булышып торачак – ашатып-киендереп дигәндәй, киңәш, акча белән ярдәм итеп, бүләкләр биреп...

Балалар ярату һәм кайгырту эчендә үсә. Итальяннар шулай уйлый: балалар сүгү һәм кыйнау өчен түгел, ярату өчен яралган. Ничә мәртәбә күрдем: сабый үзен бик начар тотса да, аны ачуланмыйлар, ә киресенчә, үбәләр, аның никадәр дә татлы итеп киреләнүенә сокланалар.

Шуны әйтергә тиешмен, Италиядә ташландык балалар йортлары юк Бөтенләй. Балаларны ташлап китмиләр монда. Ә инде ятим балалар шулай да була калса, аларны үзләренә алырга теләгән гаиләләрдән берничә еллык бик озын чират монда.

«Күк телефон» дигән гыйбарә бар. Әлеге хезмәткә теләсә нинди бала әти-әнисеннән зарланып шалтарата ала. Әлеге хезмәт бик яхшы эшли. Әти-әниләр белеп тора – балалары аларга үпкә белдереп шалтыратса, тикшерегә дип шундук килеп җитәчәкләр.

Италиягә килүгә балаларның тәрбиясезлеген күреп, исем китте. Аннары күнегелде. Гаҗәп, әмма почмакка бастырылмаган, ачуланылмаган балалардан тәрбияле, гаиләсен, аеруча әниләрен, үлеп яратучы кешеләр үсеп җитә.

Шулай булып чыга - башта балага табыналар, ә аннары ул үзенең гаиләсенә табына. Нәкъ шул сәбәпледер инде, алар бик тату да.

Медицина һәм мәгариф системасында да безнекеләр белән нык аермалар бар. Италия медицинасы эффективлыгы буенча дөньяда өченче урында тора (АКШ – 44 нче, Россия – соңгы урында).

Табибларның төп принцибы – артык дәваламаска. Монда алар табигый процесс яклы.

Мисал өчен, баланы ярдырып алу – гайре табигый нәрсә, аны бик катлаулы очракларда гына кулланалар. Балаларга прививкаларны да бик аз ясыйлар. Италиядә беренче тапкыр педиатрга килгәндә, безнең прививкалар кәгазен күргәч,ул: «Сез нинди коточкыч зонадан килдегез соң?!» – дип аптырап куйды.

Аптекада парацетамолдан һәм үлән төнәтмәләреннән дә җитдирәк дарулар юк. Калганын рецепт белән генә алып була. Баштарак Казаннан алган дарулар эчтек – тамчы, шәм, сироплар... Ә аннары... аннары аңладык, температура менгәндә парацетамол да бик җиткән икән. Чынында вирус саф һавада үзеннән-үзе бетә.

Мәгариф системасы да Россиянекеннән нык аерыла. Бала тугач та, декрет өч ай гына түләнә, аннары йә акчасыз өйдә утырасың, йә бала караучы яллап, эшкә чыгасың. Яследә тәрбиячеләр сабыйларны шешәдән дә ашаталар, күтәреп тә йөриләр, кирәксә, дәвалыйлар да. Биредә төркемнәр кече, урта, олы яшьтәге балаларга бүленми. Барысы да бергә әвәрә килеп үсә: кечеләре – олыларга карап тәрбияләнә, олылары тәрбиячеләргә кечеләрне карарга ярдәм итеп, җаваплылыкка өйрәнә.

Италиядәге балалар бакчасында иҗатка безнекенә караганда урын күбрәк дип әйтер идем. Мәктәпкә дә монда 5 яшьтә баралар. Беренче сыйныф укучылары укырга-язырга тиеш дигән шарт юк, балалар уйнап укыйлар.

Белем бирү программасы Россиядәгедән җиңелрәк. Безнең әти-әниләр моңа канәгать булмыйча, атнага бер мәртәбә Россия консуллыгы хезмәттәшлеге ярдәмендә ачылган рус мәктәпләренә дә йөртәләр – анда рус программасына нигезләнеп укыталар.

Биредә берничә ел торуга, туган телең, хәтта рус теле дә, онытыла бара. Кемдер бу телләрдә сөйләшергә хәтта ояла ук! Кемдер киресенчә, балаларын рус театрларына йөртергә тырыша. Без исә өйдә русча да, татарча да сөйләшәбез.

Италиядә татарлар бик аз. Без 1,3 миллион кешелек шәһәрдә яшибез. Рус теллеләрнең барысын да беләм. Татарлар исә 10 гына кеше. Шул ун бөртек кеше үзара араларны өзмибез – җыелышып, татар милли ризыклары пешерәбез, туган телебездә сөйләшәбез.

Иң мөһиме, үзеңнең каян килгәнеңне, кем булганыңны онытмыйча, яңа илнең мөмкинлекләреннән файдалана белү. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар