Айнытабыз

Бу хакта сүз күптән бара иде инде. Тик менә аның түләүле булуы гына...
Шунсыз булмый. Айныткычсыз яши алмыйбыз. Дәүләт Думасы депутатлары шундый фикергә килде. Закон проекты беренче укылышта инде кабул ителде дә, чөнки ел саен бу каһәр чирдән 50 мең кеше дөнья белән хушлаша. Шуларның 10 меңе урамда өшеп үлә.
Гаиләнең тынычлыгын алучы, аны таркатучы, балаларны шәхес буларак, тәмам «эштән» чыгаручы, куркыныч җинаятьләргә этәрүче шул бит инде... аракы. Эчүгә сабышкан кешене тиз генә аякка бастырам димә. Үзендә көчле теләк кенә булмаса... Алкоголизм дәвалап булмый торган чир дип күпме яздык лабаса. Моны бит күпне күргән, белгән наркологлар әйтеп тора. Исерекне айнытырга гына түгел, озак вакытлар дәваларга да кирәк. Түләүле булган ул айныткычларда (акчасыздан акча каеру өчен тагын бер сәбәп) бу проблеманы хәл итә алырлармы? Әлбәттә, мин һич тә айныткычлар кирәкми дип әйтмим. Кирәк! Әмма тәүлегенә 3 мең сум түләп, исерекнең бик сирәге генә кереп ятарга ризалашыр. Дөрес, урамда аунап ятканнарны полиция хезмәткәрләре җыячак, диләр. Хикмәт шунда ки, урамда аунау хәленә төшкән исеректә акча каян булсын?
Ни өчен соң ул айныткычлар түләүле булырга тиеш? Ни өчен дәүләт тормыш төпкеленә төшеп баручыларга үзенең мәрхәмәтле кулын сузмый? Әйе, бүген медицинаның бушлай түгел, түләүле булуы берәүгә дә сер түгел. Медицина өлкәсендәге яңарышлар, алга киткән технологияләр... барысы, барысы да бай кесәлеләр өчен икәнлеген дә беләбез. Ләкин биредә сүз җәмгыятьнең әкренләп таркала баруы турында. Гаиләләр таркала икән, ул без яшәгән мохитне дә тарката, агулый. Айныткычларны түләүле итү илдәге вазгыятьне үзгәртә алырмы икән диюем.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.