Аерылырга ашыкмагыз!

ТР Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе аерылышуларны киметү ниятеннән яңа проектлар башлап җибәрде. Быелның гыйнварыннан идарәнең рәсми сайтында «Гаилә консультациясе» дип аталган интернет хезмәт булдырылды. Психолог белән күзгә-күз очраша алмаучылар сорауларын интернет аша юллый ала. ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Әхмәтҗанов белдергәнчә, бүгенгә унлап мөрәҗәгать кергән инде. Аларның барысына да тәҗрибәле психологлар җавап әзерләгән. Үзегезне кызыксындырган сорауны www.zags.tatarstan.ru сайтында язып калдырырга була.
Ренат Әхмәтҗанов быел башлангыч алган башка проектлар турында да сөйләде. Беренчесе «Гаиләне саклыйк» дип атала. Ул «Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм коммерцияле булмаган «Наше поколение» оешмасы ярдәмендә гамәлгә куела. «Гыйнвар аенда гына да медиаторлар белән сөйләшүгә 44 пар язылган. Анда катнашкан 25 парның 15е аерылышудан баш тарткан, кире кушылган. Бу гаиләләрдә барысы да яхшы булыр дип ышанасы килә», - ди Ренат әфәнде.
ЗАГС идарәсенең «УМАЙ» Идел буе гаилә академиясе белән берлектә башлап җибәргән проекты исә аерылышу алдында калган парларга психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Автономияле коммерцияле булмаган оешманың директоры, ТР Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт буенча комиссия җитәкчесе Татьяна Леонтьева белдергәнчә, гыйнвар-февраль айларында «УМАЙ» белгечләре 25 пардан гариза кабул иткән. Күпчелеге – 7-10 ел бергә яшәгән гаиләләр. «Безнең белгечләр элеккеге мөнәсәбәтләрне «төгәлләргә», аларның ир өчен дә, хатын өчен дә әһәмиятен ачыкларга һәм, әгәр теләкләре булса, яңадан кушылырга ярдәм итә. Гаилә психологы беркайчан да карар кабул иткәндә ир белән хатынга басым ясамый. Безнең практикада шундый хәлләр дә була: рәсми рәвештә аерылышканнан соң җиде ай узгач, яңадан безгә мөрәҗәгать итеп, мөнәсәбәтләрен торгызганда ярдәм итүебезне сорыйлар. Шуңа күрә гаилә психологы парлар белән бер ел эшләгәннән соң гына ниндидер нәтиҗә турында сөйли ала», – ди Татьяна Леонтьева. «Чебешләр»не ел ахырында санаячак алар. Гаилә психологына (843)245-33-91 номерына шалтыратып язылырга мөмкин. Белгеч белән күзгә-күз очраша алмаучылар сорауларын http://umai.su// сайтында язып калдыра ала.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.