Логотип
Поздравления

СИНЕ КӨТСЕН БӘХЕТ ДАГАСЫ!

«Кыз йолдызы – минем йолдыз»... Исегезгә төштеме? Асия Юнысова шигыреннән ул канатлы сүзләр. Һәм Асия апаны ачар өчен шул сүзләре генә дә җитә менә! Йолдызнамәнең иң нәфис бизәге «Кыз» (Асия апа дип карарга кирәк!) – тырыш, җаваплы, һәрчак камиллеккә омтыла, шәп зәвыклы, тәртип-пөхтәлек ярата, киңкырлы, эрудицияле, сизгер күңелле, ихлас, иҗади, чын профессионал, ышанычлы дус... Кара, туры килә бит Асия апага! Ә без ул характеристиканы үзебез белгәнчә баетабыз, тулыландырабыз әле. Ул гадел, таләпчән, юмарт, хыялый, эчендәге тышында... дип. Республиканың танылган журналисты икәнен дә һәрчак истә тотабыз. «Ватаным Татарстан», «Татарстан», «Сәхнә»дә эшләп йөргән елларын хәтердә яңартабыз. Тирән эчтәлекле, гыйбрәтле, ювелир хезмәтенә тиң язмаларына сокланабыз. Аның сүзләренә Зәйнәп Фәрхетдинова җырлый торган җыры – безнең яраткан җырлар арасында!

«Туган якка кайттым әле менә,

Сагындырган читтә гел йөреп...»

Күңелебез белән Асия апаның туган якларына – Ык буендагы авылына «очабыз»!

Яшерен-батырын түгел, Асия апа хатын-кызларның нечкә-нәзберек күңеленә тәңгәл килерлек итеп яза – көнләшеп, кызыгып укыйбыз. Төн эчендә яза да ата бит! Һәм укучыны тәмам сихерли шулай!

Ул – көз кызы, сентябрь гөле, дибез.

Чү, кыңгыраулар чыңлагандай рәхәт көлү яңгырый... Асия апа көлүе! Менә хәзер ишек ачылып китәчәк һәм үзенә күңелле ыгы-зыгы, күтәренке кәеф, һәркемгә ирештереләсе матур сүзләрен ияртеп, ялт кына пешереп куйган кыстыбый-пәрәмәчләрен күтәреп: «Кызлар, минем бүген бәйрәм бит әле», – дип, Асия апа килеп керәчәк!

Ә урамда – сентябрь кояшы елмая. Тәрәзәдән – тамчы да саргаерга өлгермәгән яшь, яшел көз карый. Казансудан җылы җил сәлам биреп пышылдый. Кызыл миләшләр ниндидер бәйрәм купшылыгы өсти. Табигать тә, күр, Асия апа туган көнгә махсус әзерләнеп куйган диярсең!

Гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, Асия апа! Сәламәт бул, иҗатта ян, кадерле кешеләреңнең җылысын тоеп, рәхәт итеп яшә! Син барасы һәр тарафта көтсен бәхет дагасы!

 

Сине яратып, чиксез ихтирам белән, «Сөембикә» кызлары

 

 

 

 

 

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар