Логотип
Поздравления

​Гөлнур, син – супер!

Гөлнур, син!..  Кадерле Гөлнурыбыз!.. Беләсеңме, Гөлнур... Гөлнуркай! Син – супер!.. 

Менә шулай җайлап-иркәләп сиңа бүген әллә нинди җылы сүзләр әйтергә җыендык та, фикерләребез чуалып, тукталып калдык. Әзерләнгән матур теләкләр күңелдә, уйда бөтерелә, телдә әйләнә дә, онытылмас истәлек-хатирәләргә күмелеп, кызыклы маҗараларга чорналып, каядыр кереп адаша...

Юк, кичә аның Бөгелмәгә китеп, бүген Кама Тамагыннан урап кайтуы инде берни түгел. Көнендә Сургуттан очып кайтып, материал әзерләп тапшыруына да аптырамыйбыз хәтта. Җитди киңәшмәгә ашыгучы министрны 10 минутта фотога төшертүне оештыру кадәресе дә гайре табигый хәл тоелмый – чөнки барысын да Гөлнур яза!   



Талантлы, тәвәккәл, оператив, креатив, дип, башта Гөлнур Сафиуллинаның нинди журналист икәнен ачарга тырышабыз. Ул тудырган хатын-кыз образлары галереясында кемнәр генә юк: нефтьчеләр, кранчылар, бизнес-ледилар, сыер савучылар, Президент хатыннары, экран йолдызлары, фрилансер, тәрҗемәче, гидлар... Иманыбыз камил, «Сөембикә» укучылары иң элек журналдан Гөлнур Сафиуллина йә Гөлнур Хәсәншина язмаларын эзли башлыйдыр. Күз яшьләре аша елмаеп йә елап, дөньяларын онытып көлә-көлә Гөлнурны укыйлардыр... Менә шундый аның каләме!   

Аннары сабыр, тыныч, җайлы, рәхәт дулкынга күчерә белә дип, Гөлнурга тумыштан бирелгән психолог сыйфатларын барлауга  күчәбез. 

Куба, Германия, Төркия, Чехия дип, бармак бөгеп санап, сәях җанын ачмакчы булабыз. 



Юк, һаман нидер җитми!.. Рәссам зәвыгы, шигъри күңеле, эстетлыгыдыр, бәлки... Ә авылча ихласлык һәм гадилек белән өртелгән җанын кая куясың? 
Ул театрда йә Чемпионатта... Телевидениедә йә йогада... Каппадокиядә йә Гаванада... Поездда, самолетта... 




Гөлнур – өйдә: Ренаты, Булаты, Азаты янында... Иренең сөекле хатыны, улларының кадерле әнисе, әти-әнисенең газиз баласы, сеңелләренең кайгыртучан апасы, күршеләренең игелекле ярдәмчесе...
Һәм ул безнең – «Сөембикә»нең алыштыргысыз бик кадерле кешесе! Яратабыз,  сокланабыз, Гөлнур! Юбилеең белән котлыйбыз! Җаннарга шифа булырлык язмаларың белән гел сөендереп тор укучыларыңны!

Кочып, «Сөембикә» кызлары.    

Комментарий юк

Хәзер укыйлар