Кадерле Камәрия Зиннуровна!
Сезне бүген чәчәкләргә күмәсе килә... Иң матур сүзләрне сайлап, зурлыйсы, эчкерсез рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Сез иң гүзәл кеше икәнсез!.. Сезнең хакта шулай дип әйтәсе килә... Казанның атаклы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясенең данлы тарихы Сезгә барып тоташа. Ул, мөгаен, дөньясында бер гимназиядер! Серле, рәхәт, бала күңеленә хуш килерлек белем утравы! Барча әти-әниләрнең хыялында йөргән уку йорты! Никадәр затлы, зыялы, белемле, тәрбияле милләт кызлары һәм уллары үстереп чыгардыгыз бит Сез! Чын шәхесләр тәрбияләдегез! Башка бер мәктәптә дә булмаган яңалыклар, расписаниедәге яңа фәннәр, гаҗәеп укытучылар, чит илләр белән элемтәләр, көтелмәгән очрашулар, беркем фантазиясе куып җитә алмаган шаккатмалы бәйрәмнәр... Сагындыра!
Ә мәктәп елларының күпме истәлекләре Сезнең исем белән бәйләнгән! Ата-аналарның да, укучыларыгызның да хәтерендә алар матур фильм кебек гел әйләнеп, кабатланып тора. Һәр балага яратып исеме белән дәшү, һәркайсының мөмкинленен, холкын, сәләтен алдан күреп, киләчәккә юл сайлашу... Кыш көне дә Зәңгәр күлдә коенып чыныгулар, Мәскәү белән ике арада салынган күперләр, АКШтан, Төркиядән, Гарәп илләреннән укытучыларны махсус чакыртып эшләүләр...
Ябык ишекләрне ачтыра, булмастайны булдыра, ышанмастайга ышандыра белгән Сездәй көчле һәм зирәк затлар мәгариф өлкәсендә күбрәк булса икән!
Ә безнең «Сөембикә» журналы өчен Сез икеләтә якын һәм кадерле. Арабызда укучыларыгыз, шәкертләрегез эшли. Күпләребезнең балалары – Сезнең укучылар. Сез озак еллар журналыбызның редколлегия әгъзасы булып тордыгыз, киңәшләрегез белән булыштыгыз. Татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимгый оешмасын армый-талмый җитәкләдегез. Фидакарь эшләрегез өчен «Сөембикә беләзеге»нә лаек булдыгыз...
Сезне бүген чәчәкләргә күмәсе килә!..
Камәрия Зиннуровна белән интервью: http://www.syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/arabyzdan-berebez/?id=3334
Комментарий юк