Логотип
Поздравления

АПРЕЛЬ КЫЗЫ КАМИЛӘ




Бүген безнең «Сөембикә»дә – бәйрәм! Апрель кызы булып, Камиләбез бу дөньяга аваз салган! Кояш җылысы, гөрләвекләр җыры, язгы ташулар ярсуы, умырзаялар нәфислеге – бар да күчкән аның холкына! Ул безнең – «Сөембикә»неке дә (сайттагы кызыклы, эзләп табып укырлык язмаларны ул әзерли инде!), «Сәләт»неке дә (менә ни өчен тынгысыз, тиктормас, иҗади, заманча, милли...), шагыйрь Зөлфәт дөньясыныкы да (шагыйрьнең иң беренче яраткан оныгы!), сөекле ире Нариманныкы да...


Шәрык илләрендә стажировка үтеп (Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, Көнчыгышны өйрәнү институтында укыды бит!), шул дөньяның бер кыйпылчыгын безгә дә ача, җиткерә алган бик гыйлемле, затлы бала ул. Тырыш. Эзләнүчән. Сабыр. Зәвыклы. Максатчан. Кечкенә генә үзгәрешләр кертеп тә, дөньясын, тирә-ягын бизи торган Камилә...

 














Яратабыз сине! Ихластан котлыйбыз! Син – редакциябезнең кабатланмас бер бизәге!

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар