Логотип
Блоги

Үзгәрергә кирәк!

Сүзләрнең гаҗәеп зур көчкә ия булуы турында уйланганыгыз бармы сезнең?

Сүзләрнең гаҗәеп зур көчкә ия булуы турында уйланганыгыз бармы сезнең? Минем – булмаган икән. Әйтәсе килгән фикеремне, әйе, сүзләр белән аңлатканмын. Теге йә бу сорауга җаваплар да биргәнмен. Ләкин болар барысы да «автоматка куелган» булган. 
Ни өчен язам мин бу турыда? Күптән түгел психологик тренингта катнашырга туры килде. Шунда кемдер тренердан: «Коллективта туган конфликтларны ничек чишәргә була?» – дип сораган иде. Ул гап-гади итеп: «Тел белән» дип җавап бирде. Тел инде ул кайсыбызда юк? Димәк, конфликтны чишү мөмкинлеге дә һәрберебездә булырга тиеш кебек. Тик менә шунда инде мин ирексездән үзебезнең аралашу рәвешен искә төшердем. Иң еш әйтелә торган сүзләр нинди бездә? «Һи, аңа әйттең ни дә, әйтмәдең ни?», «Ул үзенекен генә ишетә бит, кешенекен ишетми», «Тел әрәм итеп, сөйләшеп тораммы соң», «Тыңлап та тормадым...». Кыскасы, сөйләшмичә генә (!) яшибез икән бит без! Һәркем үз сүзен сәгатьләр буе да сөйләргә мөмкин, анысы. Ә менә әңгәмә (урысча әйткәндә, диалог) «почти» юк. 

Хәер, ул, бәлки, бездә – өлкән буында гына юктыр? Яшьләр сүзләрнең мәгънәсенә-көченә зуррак игътибар бирмиләр микән ул? Минем мисал өчен улыма (аның зур егет икәнен гүпчи онытып) акыл өйрәтеп, нотык укып алган чаклар була. Ул исә сабыр гына тыңлап бетерә дә, мине сөйләргә генә түгел, уйларга да мәҗбүр итәрлек сорау бирә: «Нигә алай соң ул, әни? Ни өчен?». Дәлилләрне тыңлап бетергәч тә, аның минем тәкъдимнәрем белән шундук ризалашкан чагы сирәк була! Бик акыллы сүз белән җавап кайтара ул гадәттә: «Карарбыз». Мин, беләсезме, нәрсә аңладым әле? Шайтан алгыры – миңа да җитми икән бит ул: «Карарбыз» дигән сүз! Мин кешегә «әйе» йә «юк» дип җавап бирергә ашыгам, ә үземә уйларга һәм аңлы рәвештә карар кабул итәргә вакыт калдырмыйм икән.

Үзгәрергә кирәк, дип уйлау гадәти хәл дә түгелдер инде ул яшең иллегә җиткәндә. Ләкин, шайтан алгыры, миңа, чыннан да, үзгәрергә кирәк!

Комментарийлар

  • аватар

    Ilnaz Fazlutdinov

    0

    0

    Улыгыз, җавабына караганда, минем шефка бик охшаган!

    Хәзер укыйлар