Логотип
Блоги

Син – алсу, мин – зәңгәр?! 

...Татарның танылган ир-ат җырчысы диңгездә су коенганда башка бер ир белән иңгә-иң кочаклашып төшкән фотосын инстаграммга куйган.

Шунда ук комментарийларда бер ханым үзен чәнчеп тә алган: «Ичмаса, янында кызлар булса иде. Бик сәер...» Җырчы куркыбрак аклана: «Кадр артында алар...» 

Чыннан да, сәер. Ханымның тиктомалдан юк нәрсә күрүе, җырчының аклануы сәер. «Зәңгәрлек» – гомосексуализмның татар менталитетында бу рәвештә курку барлыкка китерүе сәер. Татар гомер-гомергә ир-ат һәм хатын-кыз ягына бүленеп яшәгән бит инде ул. Ир-атлар үзара, хатыннар үзара аралашканнар. Хәтта элеккеге баерак йортларда хатыннар ягына ир-ат керә алмаган, ир балаларны, 10-12 яшь тулуга, олырак ир туганнары ягына чыгарып җибәргәннәр. Ярлылар чаршау, чыбылдык белән булса да, ике якны бүлеп куйганнар. Белем алу, һөнәрчелек, аш мәҗлесләре, мунча керү, күңел ачу һ.б. көнкүреш гамәлләренең җенескә карап бүленүе гадәти булган. Аңа карап кына татар «зәңгәрләшмәгән». Ир-атларның үзара аралашуы, якын итеп, бер-берсен кысып кочаклап алуы, дөп-дөп арка кагуы, иңсәгә кадәр ике куллап күрешүе без үскәндә гаеп саналмый иде. Дөрес, ил башлыгы Брежневның чуп-чуп үбешүләрен халык күрәләтә өнәмәде. Тик ул вакытта «зәңгәрлек» дигән зәхмәт турында күреп түгел, ишетеп тә белми идек. Ә хәзер шул зәхмәт тормышыбызга үтеп кереп, күңелләрдә, күрәсең, курку – фобия барлыкка китерде: «Тукта, кочакламыйм, йә «тегенди» дип уйларлар... Тукта, бергә фотога төшмик, кеше нәрсә әйтер...»  

Шунысы кызык: җәмгыятьтә яшүсмер йә җитү кызларның «алсулыгы» ул кадәр гаепләнми, самими шаяру буларак кабул ителә, хәтта вакыт-вакыт «Тату» төркеменә иярү яңара. «Казан игезәк кызлары» «алсулык» моделе буларак, бөтен Россиягә танылды. Яшь кызларның күрешкәндә иренгә-ирен үбешүләре, кулга-кул тотышып йөрүләре, исем янына тартым кушымчасы ялгап, «Алсуым», «Гөлназым» дип атаулары нормаль кабул ителә кебек шикелле... Һәрхәлдә, күпләр, бигрәк тә ир-атлар, «мыек астыннан елмаеп», сабый шуклыгына караган кебек, теләктәш карый.  

Әлбәттә, бер яктан, халыкның «зәңгәрлек»тән куркуы әйбәттер инде ул, сүз дә юк. Димәк, кеше әле ояла белә, гасырлар буе салынган әхлак, әдәп нигезләре бөтенләй үк югалып бетмәгән. Шулай да бер чиктән икенчесенә ташлану дөрес түгел. Һәр гамәлдә начарлык күрәсе килми бит. Иңгә-иң кочаклашып төшкән ирләребездән дә әшәке гадәтләр эзләмик инде. Дуслыктан кер эзләмик. Ир-атларыбыз дус-тату булсыннар, хатын-кыз итәгенә тагылмыйча, үзара аралашсыннар, ир-атларча чын дуслыктан курыкмасыннар! Куркытмыйк! 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар