Логотип
Блоги

«Нәрсәдер эшләргә теләсәң, озын-озак уйлап торма!»

Тырнак ясатырга яки чәч кистерергә, гадәттә, хатын-кыз бер үк мастерга йөрергә тырыша. Шулай рәхәт.

Үз мастерың: «Бу юлы ничегрәк кисик? Нинди төскә буйыйк?» – дигән артык сораулар биреп тормый. Ул барысын да белә, барысын да үзе хәл итә. Чәчеңнең ниндилеген (катылыгын, йомшаклыгын), аның ничек яту-ятмавын да белә ул. Аны гына да түгел, кайда, кем булып эшләвеңне, гаиләңдә кемнәр барын, сезнең узган ел кайда ял иткәнегезне – барысын-барысын хәтерли. Һәрхәлдә, оста мастер хәтерләргә тиеш. 
Мин дә аның тормышыннан шактый хәбәрдар. 
Үзе сөйләгән кадәресеннән, билгеле. 

Узган юлы ук ул мине: «Бу урыннан күченәм. Үземә офис сатып алдым, башка аренда түләп тормаячакмын. Яңа адресымны җибәрермен», – дип кисәткән иде. 

Иркен генә бүлмә. Зур тәрәзә. Өр-яңа ремонт. Затлы җиһазлар. Өстәвенә, урыны шулкадәр җайлы – Казан үзәге. Салон урнашкан бина автобус тукталышы янәшәсендә үк. Метро да кул сузымында гына. 

– Соңгы вакыт башымда гел күңелсез уйлар иде. Эшем ялыктырды... 16 ел була бит инде чәч кисә башлавыма. Әллә бу эшне ташлап, бөтенләй башка нәрсәгә тотыныйммы икән, дип йөри идем. Ә менә монда күчтем дә, кинәт барысы да үзгәрде. Каяндыр яңа көчләр барлыкка килде, озак кына ял итеп кайткандагы кебек. Эшлисе килә! 
Куллары эшли, үзе сөйли. 
Чынлап та, тавышына кадәр башка! 

Мондый борчулары булганын бер дә белгерткәне юк иде. Эше гел гөрләп бара, клиентлары күп – ким дигәндә ике атна алдан язылмыйча аңа берничек эләгә алмыйсың... 
– Сез яшь әле, тормышыгызны алай да үзгәртә аласыз, болай да, – дим. 
– Тормышын бөтен кеше дә үзгәртә ала, – дип эләктереп ала ул сүземне. – Теләсә кайсы яшьтә үзгәртә ала! Менә минем бер клиентым... 

Аның авызыннан: «Менә минем бер клиентым...» – дигән сүз чыгуга, мин, гадәттә, креслога тагын да җайлабрак утырам. Яратам тормыштан алынган мисалларны.

– Минем ул клиентым инде илледән өстә. Риэлтор булып эшли иде ул, мин аның белән фатир сатып алганда таныштым – шуннан бирле ул миңа чәч кистерергә йөрде. Ул беркайчан да акча күбрәк эшлим дип чапмады. Ире белән икесе дә җирдә казынырга ярата алар. Дачаларында тавык, үрдәк тоттылар. Тормышны алып барырга җитә, артыгы кирәкми аның, дияргә ярата ул. Зур бер хыялы бар иде аның: «Кырымда яшисем килә!» – дия иде. Миңа килгән саен шуны сөйли. Алтмыш ягына чыккач тәвәккәлләмәсләр дип уйлый идем. Күпләр шулай хыяллары турында сөйләп кенә кала, тик аны чынга ашыру өчен берни дә эшләми бит. Бу клиентым турында да шулай уйлап ялгышканмын... Узган атнада килде ул. «Сезнең белән саубуллашу да инде бу. Кырымда йорт алдык – тагын өч көннән китәбез», – ди. Менә шулай! 

Икебез дә теге ханым өчен куанабыз. 
Мастерым сүзен дәвам итә:
– Ул клиентым киткәнне бирле әбиемне искә төшереп йөрим әле. «Олыгайган саен кеше күбрәк уйлый башлый, күбрәк уйлаган саен, икеләнә. Нәрсәдер эшләргә теләсәң, озын-озак уйлап торма!» – дия иде ул миңа. Дөрес киңәш биргән булган! 

Хатын-кыз чәч кистерергә барып, матурланып кына кайтмый. Ул салонда күңеле белән ял итә.
Релакс бу аның өчен!
Ул аннан ничектер җиңеләеп, канатланып, хатын-кыз энергиясенә баеп чыга.
Рухланып!
Бөтен борчуларын онытып.

Һәм менә бүгенгедәй гыйбрәтләр җыеп! 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар