Логотип
Блоги

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым 

Ир белән хатын арасы шундый кызык. Ул, мөгаен, башка бер генә мөнәсәбәтләргә дә охшамагандыр.

Әле генә дөньяның иң бәхетле кешеләре булып җитәкләшеп барган парлар, икесенең берсе саксыз әйткән бер (!) сүз аркасында, икенче минутта инде аерылышу хакында сөйләргә мөмкиннәр. Һәм киресенчә. Кичтән: «Мин сине күралмыйм! Иртәгә судка гариза бирәм!» – дип пыр тузган ир белән хатын, иртән дөньяның иң бәхетле пары булып уяна ала... Мәхәббәт белән нәфрәт – гаиләдә гел янәшә йөри. Бер генә адымда. Хәтта кайчак аннан да кыскарак арада. Менә шуның өчен дә ир белән хатын арасына берәү дә керергә тиеш түгел инде. Бигрәк тә – туганнар. Бигрәк тә – әти-әниләр.  Арада ни генә килеп чыкса да, аны ир белән хатын үзләре – икәү генә (!) хәл итәргә тиеш. Ир белән хатын бер-берсен кичерә (күп вакыт кичерә!), ә алар ачуланышканда кияве – кызына (килене – улына) әйткән сүзләрне ата-ана да белсә,  бу хакта гомер буе онытмаска мөмкин.  

Менә ни өчен ике арада ни булганны әти-әниләргә, туганнарга беркайчан сөйләргә ярамый. Яңа гаилә коручылар өчен иң беренче кагыйдә шушы булырга тиештер.  

Хәер, әле гаилә кормаганнарына, очрашып, кавышырга ниятләп кенә йөрүче егет һәм кызларга да кагыла бу.   

...Туйга чакыруларны шактый алдан җибәрәләр бит хәзер. Бу танышымның бер дуслары туена барырга җыенганын җәй башында ук белдем. Аның да артык якын дуслары түгел, мин исә кавышырга җыенган ул яшьләрне, гомумән, белмим. Шулай да бу туй хакында без быел җәй буе сөйләшәбез.  

– Теге туй булмаячак бит! – дип әйтте ул бер очрашуыбызда. – Үпкәләшкәннәр... Кызы быел диплом яклый – аның туй мәшәкатьләре артыннан йөрергә вакыты юк икән. Ә егет: «Бөтен нәрсә артыннан берүзем йөгерәм. Ардым, туйдым», – дип тавыш чыгарган. Сүзгә килгәннәр. Бөтен чакырган кунакларга: «Гафу итегез, туй булмый», – дип хәбәр иттеләр... Нәрсә киеп барырга белми идем – бер проблема кимеде менә... 

Икенче очрашуыбызда ул тагын теге туй хакында сүз кузгатты. 

– Туй була бит! Дуслашканнар! – ди. – «Чакыру үз көчендә кала», – дип хәбәр иттеләр. Рестораны да шул ук.  

Өченче очрашуда мин туй турында сүзне инде үзем кузгаттым.  

– Йә, бардыңмы? Туй ничек узды? – дим.  

– Ә туй бит булмады! – дип янә шаккаттырды ул мине. – Әйе, булмады... Өч көн калгач хәбәр иттеләр... Бу юлы егет белән кыздан күбрәк әти-әтиләр «тырышкан». Алдагы үпкәләшүләрдә булачак кәләшенең үзенә ниләр әйткәнен егет әнисенә кайтып сөйләгән икән. «Йә – мин, йә – ул! – дигән егет әнисе. – Нәселемә ул кызны кертәсем юк!» Булачак кода-кодагыйлар очрашып та караган – тагын да зуррак тавыш чыгарып кайтып киткәннәр. Менә шулай... Ә бит бу егет белән кыз инде 5 ел очрашып йөргәннәр иде. Егетнең әнисе дә күптән белә иде ул кызны. Тик менә ничек килеп чыкты... Туйлары булырга тиеш кичне егет кызга шалтыраткан: «Мин монда кафеда дусларым белән утырам, килергә теләмисеңме?» – дигән... 

– Кыз барганмы? – дим тагын шаккаттып. 

– Барган... Дус кызларын чакырган да, барган... Ярты төнгә кадәр күңел ачканнар. Кем белә, бәлки әле кавышып та куярлар?!  

Юктыр, кавышмаслардыр. Бу уемны кычкырып әйтмәдем әйтүен. Әмма күңелем шулай сизә. Әти-әниләр кысылгач булмый инде ул...  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ә нигә соң алайса олыларның киңәшен тыңларга кушалар? Читтән яхшырак та күренә бит. Шәхсән үземнең әти-әни тарафыннан начар киңәш ишеткәнем юк. Бәлки гаилә коргач башкача була торгандыр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әти-әнинең дә төрлесе була. Кысылырга түгел, төпле киңәш бирергә кирәк, аеруча әле очрашып йөргән чакта.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу егет белэн кызга икесесе ике якка чабарга.Как можно, срочно!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Куп гаилэлэр эти-эни кысылганга жимерелэ,я булмаса якын дуслар сина"яхшылык"телэгэндэ.Бер курше хатыны,куршелэренэ Ирен сойлэргэ кергэн."Ирем Габдулланын кыланмышларын сойлэргэ кердем,мин сойли дип сез сойлэмэгез",-дип эйткэн.Эченне бушатырга,сине сузсез генэ тынлап утыручы дустыгыз булса,сез бэхетле.Чонки,буген иреннэн зарлансан да,синен анын бн яшэячегенне ул белэ,иренне дэ Сина яманламый,йомшак кына кинэшлэрен бирэ,бу вакытта ирне дэ мактарга ярамый,утка май сипкэн кебек була,э дустына кушылып аны яманласан,аларнын упкэлшулэре тирэнэя,э ире бн дуслашкач,бу хатынынын дустына карашы узгэрэчэк,ана ире барыбер якынрак.Шул ук вакытта конфликт ике якнын да гаебе аркасында чыга,хэрбер кеше уз гаебен анлый,лэкин аны Беркемгэ дэ сойлэми,шуна икесе генэ булганда,тиз дуслашалар.Кеше тормышына кысылмыйк,эчлэрен бушатасылары килсэ,тыныч кына тынлый белик!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мәхәббәт булмаган инде араларында.

            Хәзер укыйлар