Логотип
Блоги

«Мин курчакка өйләнәм...»

​​​​​​​Интернет гөр килә: Казакъстанның Астана шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек Юрий Толочко дигән ир-ат резина курчакка тәкъдим ясаган. Ул аңа өйләнергә җыена!

Интернет гөр килә: Казакъстанның Астана шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек Юрий Толочко дигән ир-ат резина курчакка тәкъдим ясаган. Ул аңа өйләнергә җыена!

Бар да чынга охшаган: менә алар Марго белән (силикон курчакка ул исем дә кушкан) ресторанда утыралар. Ул аңа чын розалар бүләк итә... Йөзек... Менә алар балдаклар сайлыйлар... Марго салонда – туй күлмәкләре «киеп карый»... Туй мәҗлесен оештыручы агентлык та инде билгеле. Чакырулар әзер: аларга Юрий һәм Марго дип язылган...

Социаль челтәрләрдә Юрий үзенә язылучылардан: «Без никахыбызны кайда рәсмиләштерә алабыз икән, белмисезме?» – дип киңәш сорый. Күпләр аның хәленә кереп, чын күңелдән җавап бирә. «Фәлән-фәлән чит илгә барыгыз, анда бездәге кебек түгел, урындык белән никахны да теркиләр», дип язалар.

Менә бу икәү самолетта оча: аларны Мәскәүгә – Comedy Clabка катнашырга чакырганнар. (Паспорт контроле үткәндә хезмәткәрләрнең үзара әллә ничә тапкыр киңәшләшүе турында яза Юрий: Маргога дип алган билетка штамп куяргамы, әллә юкмы? Әйе, дияр идең, аны чын кешегә генә куялар, юк, дияр идең – ансыз узарга ярамый...)

Юрийның һәр посты янәшәсендә утырган курчагы турында.

...Бу көннәрдә хинкали пешерергә өйрәндем – аны минем сөйгәнем Марго ярата.

Марго миңа: «Әйе!» – дип җавап бирде! Аңа нәрсә бүләк итим дип озак уйладым. Бриллианттан та яхшы бүләк юк хатын-кызга!

Мин Маргога җыр багышладым!

Бүген кич буе яттан шигырь сөйләдем. Блок, Цветаева, Волошин, Фет... Мин сөйләдем, ә Марго тыңлады...

Инстаграмда Маргоның үз битен булдырган Юрий. 73 (!) мең кеше резин курчакның тормышын күзәтә: ул «язганнарга» үз фикерен белгертә, сорау бирә, соклана, гаҗәпләнә... Аңнар томалану шулай була торгандыр инде.

Юрий – актер, аның максаты билгеле – ул Марго аша дөньяга танылырга тели, ә башкалар бу тамашада нишли? Алар монда нинди роль уйный?

Берәү тамаша куя, ә икенчеләр аны чынбарлык итеп кабул итә. Итәргә мөмкин. Бүген булмаса, иртәгә.

Япониядә инде әнә ел саен ике меңгә якын шундый резина курчак сатыла ди. Бәясен арзан дип булмый – алты мең доллар тирәсе. Әмма бит сорау бар – алалар. Гаилә корыр, балалар үстерер яшьтәге ике мең ир-егетнең өендә үз «Маргосы». Һәр көн саен ул аны үз янына түшәккә сала, иркәли, назлый...

...Масаюки Озаки дигән япон ир-аты, хатыны белән аралары суынгач, өенә силикон курчак күтәреп кайта. Аңа: «Майя», – дип дәшә.

Бала тапкач, хатын белән бер-беребездән биздек, – дип сөйләгән ул журналистларга. – Майяны мин бер шоуромда күрдем һәм шунда ук яраттым. Бер күрүдән гашыйк булдым... Хатын башта моңа бик ярсыган иде. Без бит һаман да бер фатирда яшибез... Хәзер ияләште инде. Кызым да аның Барби курчагы түгел икәнен аңлагач миңа үпкәләде. Әмма Майяны берәүгә дә алыштырырга җыенмыйм. Мин аңа беркайчан хыянәт итмәячәкмен! Майяга киемнәр бизәнү әйберләре алырга яратам. Каядыр бергә барсак, инвалид креслосына утыртып чыгам, парик киертәм...

Менә шулай.

Сиңа каршы дәшмәгән, үпкәли белмәгән, берни сорамаган, таләп итмәгән җансыз курчак белән мөнәсәбәтләр кору күпкә җиңелрәктер шул...

Мондый хәлләрне ишеткәч: «Дөнья әкерен генә акылдан яза бугай», – дип уйлыйсың.

...Кичә кич буе шундый бер «гаилә»не: көч-гайрәте ташып торган ир-егетне һәм җансыз, салкын резин курчакны күз алдыма китереп йөрдем.

 

Хәерле иртә, кадерлем! Ничек йокладың?

Кичтән ятакка ничек салса, шул рәвештә ятучы курчакка эндәшә ир.

.........

Чәй кайный, сүндермәссеңме?

..........

Сиңа сыр кисәргәме, юкмы?

.........

Карале, бу күлмәккә галстукның кайсы күбрәк туры килә?

.........

Ачкычымны тапмыйм, син күрмәдеңме?

...........

Көнең ничек узды, бәгырь? Ниләр эшләдең? Мине уйладыңмы?

.........

Өйдә ашарга юк икән... Кая барып тамак ялгыйк? Кайсы кафега?

..........

Кайсы күлмәгеңне киясең?

.........

Сиңа нинди салат алыйм? Ә нәрсә эчәсең?

.........

Сиңа бу музыка ошыймы? Аны тыңлаганда нәрсә уйлыйсың?

............

Сиңа минем белән рәхәтме, җанаш?

.............

Нәрсә генә сораса да, нинди генә матур сүзләр белән эндәшсә дә, җавап гел бер – тынлык.

 

Юк, кешелек моңа ук барып җитмәс дип өметләник!

Юрий да курчагы белән уйнар-уйнар да туяр – ташлар.

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куркыныч булып китте! Үзебез теләп Робинзон Крузога әйләнәбез бит... Юк, бу кешеләрнең психикасы дөрес түгел инде. Башкача моны аңлатып та булмый.

    • аватар

      Ilnaz Fazlutdinov

      0

      0

      Димәк, бала чагында ниндидер травма булган Юрий белән. Бала - ул бит үскәч тә, ата-ана мөнәсәбәтләре көзгесе.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мир сходит с ума!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Юрий бәлки туяр, әмма башка Юрийлар килеп чыгар!

          Хәзер укыйлар