Бала – ничә яшьтә булса да, әни өчен барыбер бала булып кала инде ул. Монысы – бәхәссез. Әмма ике араны бәйләп торган күзгә күренмәс җепләрне бер көн килеп чишәргә – газизеңне зур тормыш юлына озатырга кирәк. Бу хәл кайчан булырга тиеш – аны һәр ана үзе генә хәл итәдер. Кемнекедер ул җепләр иртәрәк өзелә, кемнәрнекедер хәтта ахыргача өзелеп тә бетми. Әмма бу хәл берәүдә дә җиңел генә узмый бугай.
Җәйдән бирле очрашмаган бер танышым белән күрештек. Йөзләре сулыгып, агарып калган. Үзе елмайганда да күзләре елмаймый – моңа да шунда ук игътибар иттем. Шактый ябыккан да. Нидер булган шикелле... 
Мондый чакта һәрвакыт: «Ни хәлләрең бар?» – дисең бит инде. Мин дә, ул да бер-беребезгә шул сорауларны бирдек. 
– Кичә генә больницадан чыктым... Әле өйдә генә, эшләмим, – диде ул.
– Нәрсә булды? – дим аптырап. 
– Йөрәк... 
Әниләрнең йөрәген бала авырттыра инде, бала…
Танышым менә ниләр сөйләде:
– Олы кыз тугызынчыны тәмамлады бит быел. 10–11 гә бармыйм дип, уку елы башында ук әйтеп куйган иде. Әле планнары йөзгә үзгәрер, дип моңа әллә ни игътибар итмәдем. 
Экзаменнардан соң кырт кисеп әйтте: «Мәктәптә башка укымыйм!» – диде. Колледжга керергә уйлый икән. Тик Казанда түгел, Алабугада. Җәй буе шуның өчен бәхәсләштек. «Өйдә торып та укырга була бит, нигә анда китәргә?» – дим. Җавап гел бер: «Мин шулай телим... Мин шулай хәл иттем...»
Ярый, монысы белән дә килештем. Килешми кая барыйм…
Керде бу укырга. Тулай торагы бар икән, шунда урнашты. Үзем илтеп кайттым. Барганда да юл буе еладым, кайтканда да. Балаңны бер белмәгән җирдә калдыр әле... Аның түгел, үземнең дә Алабугага беренче баруым иде. Туганым түгел, бер танышым да юк анда. Алай-болай берәр ярдәм кирәксә, дим... 
Укый башлады. Ошый, диде. 
Үземчә гел контрольдә тотарга тырыштым. Һаман шалтыратам: «Син кайда? Нишлисең? Кем белән?...» Тик аның дөрес җавап бирәме икәнен Ходай гына белә бит инде.
Бер атна элек бу миңа шалтырата:
– Әни, мине укудан куалар... – ди. 
Аптырап киттем.
– Ничек куалар? Нәрсә өчен куалар? Әле бит укый гына башладыгыз... Нинди начарлык эшләдең? – дим.
– Экзаменымны бирә алмадым, – ди. 
Боларда яңа тәртипләр икән: яңа тема үткән саен экзамен бирәләр. Бу шуны бирә алмаган.
Ачуым чыкты инде. 
– Ярый алайса, өйгә кайтырсың. Тик ял итеп ятармын дип уйлама. Бөтен өй эше сиңа булачак: җыештыру да, пешерү дә... 
Кайтырга нияте юк икән моның. 
– Мин монда эшкә керәм, заводта эш белештем инде, – ди.
Иреккә чыкты бит бу хәзер. Монда кайтса андый тормыш булмаячагын яхшы белә. 
Сөйләшә торгач, тагын бер нәрсә ачыкланды. Егете бар икән аның хәзер! Укый башлаганына ике ай юк, ә ул инде егет тә тапкан! Кайчан өлгергән?! Әле яңалыклар моның белән генә дә бетмәде. Егетен дә укудан куалар икән – ул да экзаменын бирә алмаган.
Боларын ишеткәч, бөтенләй ярсыдым. 
– Алга таба бер тиен ярдәм көтмә!  Мин 16 яшемнән үз тормышымны үзем күргән идем, син дә тырыш! – дидем. 
Шул кичне приступ булды. Йөрәк...
Кыз белән шул көннән бирле сөйләшкән юк. Авырганымны аңа әйтмәгез, дидем. Үзем һаман бәргәләнәм: миннән башка ярдәм көтмә, дип әйтеп, дөрес эшләдемме икән, дим... Әллә ниләр күз алдыма килә. Кыз бала бит... Ялгышлардан Ходай аны үзе сакласын инде. 
Икенче яктан, мин дә бит өйдән шул яшьтә чыгып киттем. Югалып калмадым бит тормышта... Ә бала өчен барыбер куркыта менә. Уйландыра...
Комментарий юк