Логотип
Блоги

Кыйный, димәк, ярата?! 

Шушы көннәрдә булган бу вакыйга Төньяк Осетия халкын гына түгел, бөтен илне тетрәндерде бугай.  

 

Владикавказ шәһәрендә бер ир көпә-көндез эш урынына кереп хатынына пычак белән кадады. Бер түгел, ун мәртәбә! Ярсып-ярсып... Күкрәгенә, муенына... Республика клиник больницасының реанимация бүлегендә Регина Гагиеваның кыл өстендә торган гомерен саклап калу өчен табиблар атна буе көрәште. Аның аңына килүен, күзләрен ачуын якыннары, туганнары гына түгел, Регинаны моңарчы бөтенләй белмәгән кешеләр дә көтте. Йөзләгән, меңләгән кешеләр... Әмма өметләр акланмады... Кайдан аклансын?! Ире аның муенын пычак белән теткәләп бетергән. Йокы артериясен кискән. Табиблар: «Исән калыр дигән өмет юк дәрәҗәсендә иде», – диләр. 22 яшьлек Регина аңына да килмичә вафат булды... 

Ире Вадим белән Регина бер ел элек аерылышкан. Кул күтәрүләренә, кыйнауларына түзә алмыйча. Башта ул бу хәл турында бөтен кешедән дә яшергән.  Чыдар чамасы калмагач, хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать иткәне булган. 2017 елда аның ирен бер тапкыр җаваплылыкка тарталар: административ хокук бозу өчен 5 мең штраф түләтәләр. Шуның белән шул! (Штраф түләп кайткач, ул чакта ире Регинаны алдагысыннан да катырак кыйнап ташлаган булмадымы икән әле? Һәрхәлдә, полициядә калдырган гаризасы өчен рәхмәт әйтмәгәндер ул аңа.) 

Кара сакалың кайда барсаң да артыңнан калмый диләрме? Элеккеге ире дә Регина өчен кара сакалга әйләнә: аерылышкач та аны тынычлыкта калдырмый. Көнләшеп үзәгенә үтә! Видеодан күренгәнчә, соңгы күрешүдә дә ул аны нәрсә өчендер битәрли. Телефонына төртеп күрсәтә-күрсәтә сөйли: Вадим гел Регинаны телефоннан кемдер белән хат язышуда гаепләгән.  

Вадим –  элеккеге полицийский. Аны эштән беренче хатынын кыйнаган өчен чыгарган булганнар. Чынлыкта, ул вакытта Вадим Техов бик җиңел котыла. «Моның өчен миңа барыбер бернәрсә дә булмый», – дигән уй аның башына шунда кереп урнашкандыр. Әйе, мескен хатын нишли ала соң: сиңа каршы кул күтәрергә – җавап бирергә көче җитми. Кара янган урыннарын кеше күзеннән яшереп, якыннарына да сиздермәскә тырышып еларга гына булдыра...  

18 яшендә кияүгә чыккан Регина да шулай яшәгән. Сабыр касәсе мөлдерәмә тулганчы... Дөньяның кансыз бер явызы белән ялгызы көрәшеп караган. Нәтиҗәсе – күз алдында.  

Элеккеге хатынын кан эчендә калдырып, Вадим чыгып китә – кача. Полиция бүлегенә икенче көнне генә килә. Регинаның туганнары ул бу юлы да судан коры чыгар дип курка.  

Чиратта кем? Регина артыннан чиратта кем?  

Узган ел гына Россиядә ире кулыннан ун меңнән артык хатын-кыз үлгән. Күз алдына китерсәң – коточкыч саннар! Һәм ул саннар кимүгә бармый... Кайбер мисалларны укысаң – җаннар өши. Курск өлкәсендә 46 яшьлек бер ир хатынын: «Ашың тәмле булмаган», – дип кыйнаган әнә. Үтергәнче...  

Хатынга кул күтәрү гадәти административ хокук бозу белән бер саналганда – якын арада берни дә үзгәрмәячәк тә, мөгаен. Гадәти административ хокук бозу, ягъни, юл йөрү кагыйдәсен бозу (әйтик, тиеш булмаган урыннан чыгу), зур булмаган күләмдә урлау (кемнеңдер кесәсенә кереп 500 сум акчасын алу), җәмәгать урыннарында зур булмаган хулиганлык кылу (исерткеч эчемлекләр эчү), бик аз күләмдә наркотиклар саклау... Хатын-кызның: «Ирем кыйный», – дигән мөрәҗәгатенә еш кына участковыйлар: «Үтермәгән бит әле. Андый хәл булса, килербез», – дип җавап бирә.  

Хокук саклау органнарында мондый битарафлык белән очрашканда, белгечләр: «Иң дөрес юл – травпунтка мөрәҗәгать итү, – диләр. – Бу очракта полиция барыбер нәрсәдер эшләргә бурычлы. Һәм ул аны эшли дә». (Кирәге чыгар димим, әмма бу киңәшне күңелегезгә салып куегыз әле. Тормыш бит – якыннарыгызга кирәк булуы бар.) 

...Бу очракта иң кызганычы – Вадим белән Регинаның өч яшьлек уллары. Ул – ятим. Әнисе дә юк, әтисе дә (кайчан да булса әтисе белән күрешсә дә, бу хәл өчен аны гафу итәрме икән?!)... Моңарчы ул Төньяк Осетиядәге тәртипләр буенча, Вадим гаиләсендә яшәгән. Әмма әнисе белән һәрвакыт аралашып торган. Хәзер Регинаның апалары аны үзләренә алырга тели.  

 

– Үзең гаепледер... Кыйный икән, димәк, сәбәбе бар! 

Кызганыч, хатын-кыз ярдәм көткәндә күп вакыт шушы сүзләрне ишетә. Хәтта кайчак якыннарыннан да. Авыр йодрыктан түгел, иң элек шушы битарафлык фаҗигагә илтә аны.  

Якыннарыбызга игътибарлырак булыйк. Соңга калмагаек...  

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллам сакласын! Үлгәннәрне кире кайтарып булмаса да, моны булдырмас өчен тырышлык куярга иде бит!

    • аватар

      Диана070

      0

      0

      Ходай курсэтмэсен... Бугенге кондэ Регина кебек хатыннар безнен арада бик куп шул...

      • аватар

        Айгизә

        0

        0

        Аллам сакласын! Диана070, сүзләрегез белән килешми мөмкин түгел. Дөресе шул, алар безнең арабыз да яшиләр! Кыз белән егет бергә йөргән вакытта - алар йомшак куяннар, ә менә өйләнгәннән соң тормыш кемнең кем икәнен күрсәтә башлый... Минемчә, әгәр ир кеше бер тапкыр кул күтәрде икән, бу уйланырга вакыт дигән сүз...

        Хәзер укыйлар