Логотип
Блоги

«Идеаль хатын булырга теләмим...»

– Бөтен нәрсәне контрольдә тотып ардым, Гөлнур апа. Моның мөмкин түгел икәнен, ниһаять, аңладым. Котыласым килә аңардан... Шуңа күрә Аксесс барс белән шөгыльләнергә керештем. Инде менә үзем дә аны кешеләргә ясый башладым...

Ул шулай ди дә, Аксесс барс (Access bars)ның миңа ни икәнлеген аңлатуга күчә: безнең башыбызда тормышның теге яки бу өлкәсе өчен (акча, уңыш, өмет, контроль, шатлык, сагыш...) җавап бирүче 32 нокта бар икән. Шул нокталарны табып, аларга басып торсаң, баш миендәге киеренкелекне киметергә, аңа ял итәргә мөмкинлек бирергә була ди. Гомумән, тормышыңны үзгәртергә. 
Әгәр чыннан да шулай икән, бик кызык метод, әлбәттә. Ял итмәү, гомумән, ял итә белмәү, гел киеренке халәттә яшәү бүген барыбызга да хас бугай. 

Аннан ул кабат бар нәрсәне артык контрольдә тотарга тырышуына әйләнеп кайта. Бу минем тормышымда шактый күңелсез хәлләр китереп чыгарды, башкаларга сабак булсын, ди. 

Танышымның сөйләгәнен тыңлыйк.

– Тирә-юнендәге барлык нәрсәне, барлык кешеләрне контрольдә тотарга тырышу үзен идеаль дип санаучыларга хас бугай ул, Гөлнур апа. Ә мин үземне идеаль дип саный идем. Болай санарга җирлек тә бар кебек иде. Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Класстан берүзем! Әти-әнигә бер борчу китермәдем. Алар хәтта минем өчен репетиторга дип тә акча чыгармадылар. Үз көчемә ышана идем һәм ялгышмадым. Аннан үзем теләгән югары уку йортына барып кердем. Үзем теләгән факультетка! Әлбәттә, бюджет урынына. 
Өченче курстан инде үзем сайлаган юнәлештә эшли башладым. Эшкә мине беркем урнаштырмады, минем өчен җитәкчелектән кемдер сорап йөрмәде. Практикага баргач, үземне күрсәтә алганмын, күрәсең, эшне миңа алар үзләре тәкъдим итте. 

Булачак ирем белән дә без эш буенча аралашканда таныштык. Мин аңа бер күрүдән гашыйк булдым... Монысы минем үз-үземә бик туры килми иде, билгеле. Әмма мәхәббәтнең үз законнары икән аның...
Мин диплом алуга, без өйләнештек. Үземне мин һәрвакыт идеаль хатын дип уйладым. Шулай булмыйча?! Өемдә һәрвакыт тәртип. Керләрем юылган, үтүкләнгән, шкафка таслап өелгән. Кайнанамның: «Син аларны әллә линейка белән үлчәп тезәсеңме?» – дип сораганы булды... Шимбә-якшәмбе көннәрендә бездә һәрвакыт камыр исе! Чын гаиләләрдә шулай булырга тиеш дигәнне яшүсмер чакта ук күңелгә салып куйган идем инде бугай. 

Үземне дә карарга онытмыйм. Чәчем ясалган, маникюрсыз чагымны белмим.  Ирем каршында ертык халат белән йөрмим. Гомумән, өйдә халат кимим. Матур костюмнар ни өчен ди алар?! 

Эштән соң беркайда тоткарланмаска тырышам (мин бит гаиләмдә әйбәт хатын, әйбәт әни булып саналырга тиеш!). Һәм иремнән дә шуны таләп итәм: эш сәгате беткәч, ул туры өйгә кайтырга, ялларны бары тик өйдә уздырырга тиеш... И-и, ул тиешләрнең күплеге миндә! 

Иремнең хыянәте миңа шуңа күрә дә аяз көнне яшен суккан кебек булгандыр... «Нәрсә җитми аңа? Йә, миннән нәрсә җитми аңа?!» «Мин кайда нәрсәне күреп җиткермәдем?» Башымда гел шушы ике җөмлә генә бөтерелде. Яхшыдан яхшы эзләмиләр бит инде... 

Бик озак бу уйлардан чыга алмадым. Аннан әкрен-әкрен тормышка кире кайта башладым. Үземне идеаль дип уйлап, димәк, ялгышканмын. Нәрсәнедер биреп, нәрсәдер әйтеп, нидер эшләп җиткермәгәнмен. Аның каршында идеаль булып күренү өчен башка нәрсәләргә өстенлек биргәнмен. 

Иремнең читтә баласы туды. 
Ул хатын иремне судка бирде – хәзер алимент түли. Хезмәт хакының 25 проценты үзе бер тапкыр күрмәгән баласына китеп бара. Миңа: «Ә нишләп сез рәсми рәвештә генә аерылышып куймыйсыз? Әгәр кәгазьдә аерылышсагыз, син  дә, үз чиратыңда, иреңне алиментка бирә аласың. Ике балага бүлгәч, ул хатынга алимент азрак чыгачак. Гаиләгә акча күбрәк калсын өчен күпләр шулай эшли бит», – дип киңәш бирүчеләр булды. 

Берсен дә тыңламадым. 
Алиментны ул, гаиләсе барын белгән килеш аның белән очрашып йөргән, ирем каршы булган килеш балага узган, тапкан ул хатынга җибәрми бит. Баласына бирә. Ә баланың бер гаебе дә юк. 

Вакыт-вакыт эчтә бураннар кузгалса да (25 процент аз түгел бит!), үземне тыям. Ирем ялгышкан. Аның да ялгышырга хакы бар. Ул да бит идеаль түгел.

Соңарып булса да аңладым: мин дә идеаль хатын түгел. 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нишлэп сон хатын-кызлар узебезне, гел гаеплибез? Нишлэп сон без гел тиеш? Э ирлэр? Алар бит топ жаваплылыкны уз ослэренэ алырга тиеш, э без узебезнен жилкэгэ ойэбез, аннан сон «аларга нэрсэдер житми». Читтэ бала, сояркэ хатын- кыз кебек 24 сэгать тормыш алып бару , балалар турында уйласалар, бутэн уйларга урын калмас иде

    Хәзер укыйлар