Фотолар дәвалый?
Сезнең дә кайчакта өзелеп-өзелеп иске фотоларны карыйсы килгән минутлар буламы ул?
Гадәттә кичләрен, көндезге ыгы-зыгы бераз кимегәч, әллә нинди бер моң агыла башлый. Елап туйган бала кебек, күңел сулкылдап куя. Әллә ничек кенә тартылып, күкрәктә, йөрәк читендә бер дулкын күтәрелә... Каядыр барасы, кемнедер күрәсе, сөйләшәсе килә... «Бар, урамда йөреп кер», – дип дәшә акыл. Язмы, көзме, кышмы – анысы мөһим түгел. Юк, урамга чыкмыйм.
Тотам да иске альбомымны тартып чыгарам. Йә компьютерның зур хәрефләр белән «PHOTOS» дип язылган бүлмәсен ачам.
Һәм чумам.
Менә бит ул – минем тарих! Ялгышу-абынуларым, шатлыклы мизгелләрем, кайгы-куанычларым – барысы да ярылып ята!
Минем тормыш китабым.
Һәрбер сәхифәсе – дәрес, һәр сурәте – сабак.
Кемгә ничектер, әмма минем шушы иске фотолар дөньясында үткәргән вакытым таблетка йотуга тиң. Ачы хатирәләре белән савыктыра, җан яраларымны дәвалый торган, күңелле мизгелләре белән киләчәккә ышанычымны кайтара торган кыйммәтле дару ул сурәтләр.
Яшьлектә ертып ташланган фотоларны сагынам. Бигрәк дуамал булганмын инде! «Үтәр-бетәр, онытылыр» дип уйланылмаган, ачы истәлекне фото ерткан кебек, җиңел генә күңелдән чыгарып атармын дип өметләнгәнмен... Иии, җүләр чак!.. Ирен читләренә сагышлы елмаю куна, күңелдән көй агыла башлый:
Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы.
Онытылмый беренче саф мәхәббәт,
Онытылмый Агыйдел сылуы...
____
...Җаныгызны кая куярга белмичә бәргәләнгән вакытыгызмы?!.
...Шкафның иң караңгы бер почмагыннан иске альбомны тартып чыгарыгыз. Ул – сезнең шатлык-кайгыларны, сөю-сагышларны, дәрт-моңнарны туплаган серле сандык. Әкрен генә шуның сәхифәләрен актарганда, кайгы-борчуларның үтә икәнлеген, шатлык-куанычларның яшәргә көч бирә торган тылсым икәнлеген аңларсыз.
Һәм тормыш дәвам итәр.
-
2 июнь 2021 - 13:14Без имениМин дэ шулкадэр яратам фотолар карарга ,мин аларны шулкадэр сагынам : кайберлэрен кысып кочаклыйм ,елыйм ,шатланам. Минем кебек ук фото карарга нык яраткан башка кеше бэлки юктыр да
-
18 сентябрь 2020 - 15:05Без имениФото, фото, купме хатирэ саклый. Ойгэ кайткач, экрен генэ фотоальбом алып, карап утырырга яратам. Менэ балачак, менэ усмер чак, менэ мин инде усеп житкэнмен. Бу ваеыт аралыгында ни генэ булмады, ни генэ тормышта алышынмады. Сагынып искэ аласын. Тагын бер кайтыр идем дип эченнэн генэ хыялланасын.
-
18 ноябрь 2019 - 09:43Ilnaz FazlutdinovШушы хисләрне яңадан кичерергә курыкканга, ялгышлыкларны искә төшермәс өчен фотоларны карарга бик ашыкмыйм да, гәрчә көлдерә торганнары, күңелне күтәрә торганнары да шактый. Бүген, социаль челтәрләр килеп керүе, барлык кесә телефоннары фотовидеокамералы булуына бәйле, фотокарточкаларның кыйммәте дә, кызганычка каршы, кимеп бара шул...
-
20 октябрь 2019 - 13:12Диана070эйе, сүзләрегез белән килешәм. Минем дә шундый вакытлар булгалый..фотоальбомны ачып җибәрәм дә,балачагыма чумам..кайтарасы килә шул вакытларны.
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
21 май 2022 - 08:38Без имениБәхетегеҙҙе ебәрмәге ҙ, ҡыҙығыҙ күнер, аңлар һуңлап булһалаКызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
21 май 2022 - 08:38Без имениЙорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
22 май 2022 - 16:37Без имени5 оланын булганчы 1 усырак ирен булсын дилэр картлык турында уйлагыз да сезне анлыйм мин ерэгегезне тонлагызКызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
22 май 2022 - 10:16Без имениИрегезнен урыны ожмахта булсын🙏🏻 Ана тугрылык саклап, ярты гомер яшэгэнсез, сынар канат белэн балалар устереп, аларны олы тормыш юлына бастыргансыз, инде узегез очен яши башлар вакыт, ханым! Бэхетле, яратулы картлык насыйп булсын Сезгэ, чын кунелемнэн телим🙏🏻 Олыгайган конегездэ ялгыз калмавыгызга ирегезнен рухы да шат булыр дип уйлыйм! Бэхетегезне кулдан ычкындырмагыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
22 май 2022 - 10:24Без имениКызлар, матур язасыз, элбэттэ. Но ир-егетлэрне дэ анлагыз. Ул бит сезне, кемнэндер калганны алган, ойлэнгэн. Сезгэ обязательно кемнэндер бала ясатып, кияугэ чыгарга кирэк идеме? Эле гаеплисез, ташлап, аерылып киткэн? Баланы ташлаган? Хурлангандыр, бэлки. Ботен кеше бертосле тугел. Хатын-кыз шулай, торле ир-егетлэр белэн йоклап йорергэ тиеш тугел, бу инде проститутка кебек була бит. Тэртибегезне яхшыртыгыз. Ничек оялмыйча егетне гаеплэргэ? Ботен егетлэр дэ бозау булмыйлар, арасында кэттэ , горур ирлэр дэ очрый, бик аз гына булса да...Илдар Беренче