Беренче мәхәббәт бер кешенең дә тормышында эзсез генә узмыйдыр ул. Иң тәүге, иң ихлас, иң самими, иң чиста хисләр бит...
Шуңа күрә күңелнең иң түренә кереп урнашып, гомер буе хатирәләрдә яшәве, сагындырып искә төшүе гаҗәп тә түгел.
Сагындырып дидем. Чөнки беренче мәхәббәте белән бергә булучылар бик сирәк алар. Тормышның язылмаган шундый бер кагыйдәсе бар менә... Беренче мәхәббәт күпләргә сынау, тәҗрибә өчен генә бирелә. Аннан юллар аерыла. Күп вакыт – мәңгелеккә.
«Беренче мәхәббәт белән очрашулар эзләргә кирәкми». Тормышның язылмаган, әмма бик күпләр кабатлаган тагын бер кагыйдәсе бу. Күңелеңнән беренче мәхәббәт белән бәйле якты сагышка төренгән хатирәләр юкка чыкмасын, алар урынында караңгы бушлык калмасын дисәң, очрашырга кирәкми. Гел шуларны искә төшереп, уйлап яшәмәсәң дә, кайчак җаныңны җылытыр өчен кирәк бит әле алар. Очрашсаң, боларның барысыннан да мәхрүм калуың мөмкин. Сез соңгы тапкыр күрешкәннән соң еллар гына түгел, гомер узган. Ул да инде башка, сез дә...
Бер танышым сөйли.
– Миңа хәзер 65 яшь. Бөтен кешегә дә картлыгын парлы булып каршылау насыйп итмәгән – олыгайган көнемдә мин дә ялгыз калдым менә. Балаларның инде үз тормышлары: гөрләшеп кунакка килеп керәләр дә, бераздан гөрләшеп китеп баралар.
Өйдә генә бит инде хәзер. Көннәр озын, уйларга уйлар да күп. Күбрәк үткәннәр белән яшисең. Уйлый-уйлый мәктәп елларына ук барып чыктым шулай. Аны да искә төшердем... Кайда икән хәзер, исәнме икән, тормышы ничек икән, дим. Их, бер сөйләшеп утырасы иде, тавышын ишетәсе иде, дим.
Дөнья кызык бит ул: нәрсә уйласаң – шуны алдыңа китереп куя. Беркөнне интернетта утырганда үземә бөтенләй таныш булмаган бер кызның яшүсмер чагында ук төшкән бер фотосы күземә чалынды. Әти белән дип язган. Йөрәк кысылып куйды... Ул бит бу!
Кызыксынып кереп китеп, ул кыз куйган бөтен фотоларны карап чыктым. Алар күп түгел, әтисе белән төшкәне дә шушы гына икән. Исемен язмаган, фамилия дә туры килми. (Анысына бик исем китмәде – кыз бала кияүгә чыккач фамилиясен үзгәртә инде ул. Ә бу кызның кияүдә икәне күренеп тора – туй фотолары бар.)
Озак уйлап тормадым, яздым мин бу кызга. «Гафу итегез, фотода әтиегез таныш тоелды. Аның исеме шулай түгелме? Без кайчандыр бер мәктәптә укыган идек», – дидем.
Җавап мин уйлаганнан да тизрәк килде.
«Әйе, әтиемнең исеме шулай. Фамилиясе дә сез язганча», дигән.
Шулай итеп языша башладык.
Бердәнбер кызы икән, кияүгә чыгып Төркиягә киткән. «Еш кайта алмыйм, әле балаларым кечкенә. Әти анда берүзе, аның өчен бик борчылам. Әнине иртә югалттык шул...» – дип язды.
Аның язганнарыннан аңладым – без аның әтисе белән икебез дә бер шәһәрдә яшибез икән! «Ә сез Казанда кай тирәдә торасыз?» – дип сорады ул миннән. Адресымны язгач, шаккатты: «Әти дә бит шул йортта яши, тик башка подъездда!» – диде. Ышанасызмы шушы хәлгә?!
Ул төнне йокламадым да. Минем өчен ул караңгы төндә Кояш чыкты! Иртүк кызына: «Әтиең иртәгә фәлән сәгатьтә ишегалдына чыксын әле, шунда очрашырбыз», – дип яздым.
«Ярый!» – дип җавап бирде ул.
Безнең йорт бик зур, күп катлы, подъездлары да бик күп. Үзе бер зур сала кадәр! Кызы язуыннан миннән дүрт подъезд аша торуын аңлаган идем инде. Үзем әйткән сәгатьтә җыенып ишегалдына чыгып киттем.
Әкрен генә атлап киләм. Үз подъезды тирәсендә көтәдер инде, дим. Ерактан үк күрдем – йолкыш кына бер адәм басып тора... Мактанып әйтүем түгел, миңа беркайчан үз яшемне бирмәделәр. Хәзер дә бирмиләр... Гомер буе матур киенергә, үз-үземне карап йөрергә тырыштым. Әле үкчәле туфлиләремне дә салганым юк...
Шул минутта минем бөтен дөньям җимерелде. Аның ягына карамыйча гына моның яныннан узып киттем. Бераз баргач кире борылдым: тукта, яхшылабрак тагын бер карыйм әле, ялгышмадыммы икән, дим. Күрәм, һаман көтеп басып тора... Ул инде, ул...
Юк, мин аның янында туктамадым, эндәшмәдем. Эндәшә алмадым... Аякларымның кинәт хәле китсә дә, ничектер атлавымны дәвам иттем.
Бер дус кызым соңыннан: «Дәшәргә иде сиңа, һичьюгы исәнләшергә иде. Хатын-кыз тәрбиясе күрми яшәгән ир нинди булыр дип уйлаган идең соң? Яраткан кеше бомжга әйләнгән ирне дә өенә алып кайта, димәк, син аны яратмаган булгансың», – диде миңа.
Вакытында яраткан булганмындыр инде, әмма узгандыр. Күңелдә хатирәсе генә калгандыр. Аннан минем бит ир эзләвем түгел иде, аның белән очрашып, үткәннәрне генә бер искә аласы килгән иде. Үзен күргәч, ул теләк тә юкка чыкты.
Моңа инде шактый вакыт узды. Юк, ялгыш та очрашканыбыз юк. Әйтәм бит, йортыбыз бик зур безнең, халык күп яши. Кызыннан шул көнне үк дуслыктан чыктым: берни аңлатып тормадым. Аңа язуыма бик үкенәм... Күңелемнән яшьлегемнең иң матур хатирәләре юкка чыкты. Уйлый башласам, күз алдыма йолкыш кыяфәтле теге карт килә дә баса...
Беренче мәхәббәтләр белән беркайчан очрашырга ярамый икән! Сез дә шулай дип языгыз...
Комментарий юк