«Безгә кайната-кайнанамның рәнҗеше төште...» 

Гөлнур Сафиуллина

Азәрбайҗаннардан да кычкырыбрак сөйләшкән кеше юк кебек тоела миңа соңгы вакытта. Астагы күршебез Зөлфия апаның улы фатирга азәрбайҗан гаиләсен кертте. Ул квартирантларны әле очраткан юк, әмма тавышларын инде таныйм...  

 

Ире кинәт үлеп киткәннән бирле берүзе генә яшәп яткан Зөлфия апаның тавыш-тыны чыкмаганга тәмам ияләшкән булганбыз икән. Төннәрен, йорт тынган вакытларда кухнясында «Татар радио»сы җырлавы гына ишетелә иде. Телевизоры да ватылгач, радио аның бердәнбер юанычы булды бугай. Алай гына да түгел, дусты, иптәше, сердәше...  Авыру аркасында, Зөлфия апа урамга бик чыгып йөри алмады. Кирәк чакта ярдәменнән ташламаса да, күрше-күлән исә аның ишеген үзе башлап ачып кермәде: моның сәбәпләре бар. Тик сүзем ул хакта түгел әле.   

Фатиры икенче иреннән туган төпчек улына язылган аның. Фатир кемгә кала – аның хуҗасын шул карый: язылмаган шундый кагыйдә бар бит. Тик кызганыч, ул кагыйдә бөтен очракта үтәлми генә. Зөлфия апа белән дә шулай булды. Өч кызы: «Ике бүлмәле фатир аңа булгач, әнине дә энекәш карарга тиеш», – диделәр бугай – онытканга бер генә килделәр. Ә улына әни кирәкмәде... Шөкер, кызларның берсе, ниһаять, Зөлфия апаны үзенә алып киткән икән. Ә улы... улы әнә фатирга кеше кертеп акча эшли. Әнисенең хәлен белешүне дә ошатмады: «Ул хәзер башка җирдә яшәячәк!» – диде дә бетерде. Туганнар арасы тәмам өзелгән бугай.  

Ата-анадан калган йорт, фатир аркасында сүзгә килгән туганнар очрап тора шул. Кызганыч, нәфеснең туганы юк... «Нигә аңа булырга тиеш, нигә миңа түгел?» – дип ярсыганда, үз теләгәненә ирешүнең азагы ни белән тәмамланасын күпләр никтер уйламый. Менә бер танышымның тарихын тыңлагыз әле.  

– Ирем белән аның абыйсы ике генә туган үскәннәр, – дип сөйли ул. – Бик дус, бик тату булганнар. Мәрхүм кайнанам: «Кечкенәсе олысына исеме белән дә дәшмәде, гел «абыем» дип кенә әйтә иде», – ди иде... Казан читендәге бистәләрнең берсендә үз йортлары белән тора иде алар. Мин шунда килен булып төштем. Төп йортта, әти-әни янында, ирем белән без яшәп калдык, абыйсына эштән фатир бирделәр – ул өйләнүгә шунда күченде.  

Кайнатам белән кайнанам бер-бер артлы мәрхүм булдылар. Безнең гаиләдә проблемалар алар вафат булгач башланды. Кайнатаның җидесен уздырган көнне (ул кайнанадан калып өч кенә ел яшәде) иремнең абыйсы: «Әти белән әни йортыннан миңа да нәрсәдер тиештер бит», – дип сүз кузгатты. Без башта аптырап калдык: нәрсәбезне бүлеп бирик ди аңа? Әти белән әнине без карадык, соңгы юлга аларны без озаттык, шулай булгач, алардан калган мираска тулы хакыбыз бар лабаса.  

Әмма абыйсы башка фикердә иде.  

Ул үз сүзендә калды: «Алар малыннан миңа да өлеш тиеш!»  

«Дальние сады» бакчачылык ширкәтендә кечкенә генә дачалары бар иде.   Иремнең абыйсы бездән шул бакчаны сорады. Минеке дә үзсүзле булып чыкты: бирмәскә җан тартышты. Кайнанамнар соңгы елларда анда барып та йөрмәделәр: ирем белән гел икәү карадык ул бакчаны. Кызыгырлык бер нәрсәсе  юк иде аның – җире күп түгел, йорты каралмаган...  

Ирем белән абыйсының ике арасына чөй булды шул бакча.  

Аны абыйсының исеменә күчергән көннән башлап алар – ике туган – бер-берсе белән аралашмас булдылар. Ә аннан абыйсы көтмәгәндә үлеп китте. Бер көн авырмаган килеш! Кухнясында чәй эчеп утырган җирдән... Исемә төшсә, йөрәгем өзгәләнә – дуслаша алмый калдылар. Иң үкенечлесе шул.  

Кайнатам белән кайнанам да бу хәлгә риза булып ятканнардыр дип уйламыйм. Рухлары барыбер рәнҗегәндер.  

Ул бакчаның ахырда берәүгә дә кирәге булмады. Ире үлгәч, килендәшем анда барып йөрмәде. Тормышлар кирегә китте: абыйлар гаиләсенеке дә, безнеке дә. Үзебезнеке генә түгел, хәтта балаларныкы да. 

Абыйсының олы улы әйбәт кенә кызга өйләнгән иде, нигәдер яши алмадылар – аерылдылар. Кабат өйләнде – тагын аерылды. Инде авырый менә. Ниндидер терелми торган чир ди. Кызларының да гаилә тормышы барып чыкмады.  

Без дә баемадык. Кредиттан баш чыкканы юк: берсен ябабыз, икенчесен алабыз. Ирем эчүгә салышты: бернәрсәдә гаме юк. Үз йортыңны гел карап торырга кирәк бит аны, карамыйсың икән, хәзер ишелә башлый ул. Урамыбызда иң иске, иң каралмаган йорт – безнеке. Өй эчендәге җиһазларга кадәр тузды – яңарта алган юк. Сеңлем оныгы белән кунакка килде узган атнада: пружинасы сикереп чыгып баланың битенә бәрмәсен дип, диван өстенә калын одеял җәеп куйдым. Оят...  

Мин бу бәлаләрнең берсен дә очраклы дип санамыйм. Кызганыч, иремә шул чакта төпле киңәш бирә белмәгәнмен. Әлеге дә баягы нәфес... 

Поделиться:
Комментарийлар (5)
Cимвол калды:
  • 12 ноябрь 2019 - 15:03
    Без имени
    хәзер авылдагы ике йортның берсендә ул мирас өчен талаушу. акчага, малга табынган чорда яшибез.
  • 12 ноябрь 2019 - 05:59
    Без имени
    Ата ана исэн чакта хэл итсеннэр иде дэ бит. Бер булган хэл турында язмыйм эле. Гаилэдэ ике бала усэ. Уллары шэhэрдэн атна саен гомер буена ата анасы янына кайтып доньяларын котэ, булыша.Кызлары ике айга бер генэ кайта. Йортны улына дарственный ясыйлар. Лэкин кызга эйтеп тормыйлар. Кызлары вакыт уткэч, бу хэбэрне белгэч, озак кына энесе белэн сойлэшми.Нэпсе дилэрме? Ире, ике улы, йорт салдылар, квартира очэу.... Ата анасы дарственный язганда, эйтсэлэр улым гаилэсе белэн янымда атна саен, анарга кызым язабыз инде Йортны диеп, ачыланышу булмас иде. Олылар, андый темага да телегезне жэллэмичэ, сойлэшергэ кирэк.....
  • 12 ноябрь 2019 - 05:47
    Без имени
    Ярый эле, азагында уз гаебен таныган. Читтэн генэ кузэтеп торган бу хатын.
  • 11 ноябрь 2019 - 21:52
    Без имени
    Ай бигрэк кызганыч😤 безнен эткэй эйтэ торган иде....Донья малына кызыкмагыз кызым...донья малы-дунгыз каны....нэкь шулай икэн ич
  • 11 ноябрь 2019 - 19:24
    Без имени
    И гыйбрэтлэр куп... Болар барысы да исламда анлатылган, яши генэ алмыйбыз.
Хәзер укыйлар
  • 7686
    4
    107
  • Яңа йорт Әлфия йокысыннан уянуга, янында яткан иренең чигә чәчләренә саклык белән генә кагылды да, аны уятудан куркып, иреннәре
    9028
    5
    68
  • Син мине гафу ит Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күпләр андагы кайнана образын кабул итә алмады. Татар карчыклары андый усал булмаган, дигән фикерләр дә ишетелде. Бүген язарга теләгән вакыйгам – геройларымның исемнәре үзгәртелсә дә, тормыштан алынган чын хәл. Арабызда Галимҗан Ибраһимовның Сабирасыдай («Татар хатыны ниләр күрми») усал кайнаналар әле дә бармы дигән сорауга җавап табарсыз сез анда.
    8827
    2
    58
  • 7549
    0
    55
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 6 август 2020 - 00:58
    Без имени
    Исән - сау Илдар! Тырыша- тырмаша Рузалиясе белән яшәп ята. Сәламәтлеге алга таба түгел, алай да бирешми. Һәр көнгә сөенеп, Аллага шөкер дип яшиләр. Юмористик хикәяләре һәрдаим "Татарстан яшьләре" битендә дөнья күрә. Биш китабы чыкты, алтынчысының табадан төшкәнен көтәләр.
    Мәхәббәт сурәте
  • 5 август 2020 - 20:19
    Без имени
    Ачыктан ачык ирегезгэ эйтегез, без кем сон сина дип. Нармальный хатын яшь баласы булган килененэ булышыр иде, сездэ узем эзерлэп идем дип. Юбилей бит диеп. Э малае аркылы эш йортмэс иде. Или узегез кайнана бн ачыктан ачык сойлэшегез. Акылы булса анлар. Э болай тавыш тын булмагач, сезгэ ошый дип уйлый. Ир кеше ойдэ нэрсэ бар нэрсэ югын белми ул. Тавыш чыга дип тэ курыкмагыз, бер чыгада бетэ ул. Э бала бн берни эйтмичэ, ачуыгвзны эчкэ йотып кайтып китеп, доресен эйтергэ кирэк. Алар ял итэсе килгэндер дип кенэ уйларга может.
    Көйсез кайнана хикмәтләре
  • 5 август 2020 - 14:02
    Без имени
    Роза апа Камалитдонва мин Фирдания белэн1984 нче елларда ялгышмасам Котлы Бокэш больницасында яттык Фирдания бик матур ,жор телле безнен кунеллэрне кутэреп шул вакытта ук безне колдерэ иде.Мин анын шундый хэлдэдэ авырлыкларга бирешмичэ уз кунелен узе куруенэ исем акылым китте.Мин андый чибэр сылу кыз кургэнем юк иде.Анын кургэннэрен ходай тэгалэ дошманынада курсэмэсен.Фирдания сэламэт бул матур шигырьлэрен матур жырларын белэн безне соендереп тор.Ходай тэгалэ сине рэхмэтеннэн ташламасын.Рафаилгэдэ исэнлек саулык сабырлык бирсен
    ​Бәхетем
  • 5 август 2020 - 13:05
    Без имени
    Фикерегезне калдырыгыз дияседэ бит,узегез язганны бастырмыйсыз
    Көйсез кайнана хикмәтләре
  • 5 август 2020 - 10:40
    Без имени
    Җәннәт аналарның аяк астында, онытма балакаем. Бу хәдис күбесенчә егет кешеләргә кагыла. Сабыр булу кирәк
    Көйсез кайнана хикмәтләре