Логотип
Сәламәтлек

Йөрәк нигә кага?

Халык аны йөрәк кагу, йөрәк сикерү, йөрәк хәлсезләнү дип йөртә. Медицина телендәге атамасы – аритмия.

 

Халык аны йөрәк кагу, йөрәк сикерү, йөрәк хәлсезләнү дип йөртә. Медицина телендәге атамасы – аритмия. Сәламәт йөрәкнең тибеше синус ритмына тәңгәл. Шушы ритмнан үзгә теләсә кайсы тайпылыш аритмия дип бәяләнә. Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең кардиолог-аритмологы Денис ШАМЕС белән сүзебез аның барлыкка килү сәбәпләре, билгеләре, дәвалау ысуллары турында. 

Аритмия – йөрәк тибешенең дөрес ритмы бозылу. Аның төре күп, тибрәнүле – «мерцательная» дигәне ешрак күзәтелә. Йөрәк тибеше минутына 60–90 тапкыр кабатланганда норма санала. Ә тибрәнүле аритмия вакытында ул минутына 700 тибеш тә ясарга мөмкин. Йөрәк тибешенең тизләнүен кеше электрон тонометр белән кан басымын үлчәгәндә дә күрә ала. Электрокардиограмманы, Холтер аппаратын диагностика чаралары буларак әйтеп үтәргә була. Төгәл диагнозны, әлбәттә, бары тик табиб кына куя. 

Тибрәнүле аритмиянең куркынычы шунда – сул йөрәгалдында тромблар барлыкка килергә һәм, вакытында диагноз куелмаган очракта, инсультка китерергә мөмкин. Йөрәк эшчәнлеге кинәт кенә бозылса, кеше күкрәк читлегендә авырту тойса, тыны кысылса, салкын тир бәреп чыкса, кичекмәстән «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. Кайбер төр аритмия махсус дәвалауны таләп итми. Ә менә йөрәк ритмының кеше гомеренә куркыныч янарлык дәрәҗәдә бозылуы аритмияне көйләүче препаратлар билгеләүне таләп итә. Андый препаратлар булышмаган очракта, операция ясала. Брадиаритмия күзәтелгәндә бердәнбер дәва методы – электрокардиостимулятор урнаштыру. Тибрәнүле аритмия вакытында, инсульт барлыкка килү куркынычы зур булганда пациент еллар дәвамында кан сыеклаучы препаратлар кулланырга мәҗбүр. 

 

Аритмиянең барлыкка килү сәбәпләре 

 

  •  иң беренче сәбәп – йөрәк ишемиясе, ягъни йөрәк мускулларына кислородның җитәрлек күләмдә барып җитмәве; 
  •  миокард инфаркты; 
  •  калкансыман биз авырулары; 
  •  югары кан басымы; 
  •  кардиомиопатия; 
  •  хроник йөрәк зәгыйфьлеге; 
  •  исерткеч эчемлекләр белән чамасыз артык мавыгу; 
  •  йөрәкнең ялкынсынуы; 
  •  тумыштан килгән йөрәк җитешсезлекләре; 
  •  организмда натрий, калий һәм магнийның артык күп булуы. 

 

Аритмиянең билгеләре 

  • йөрәк тибешенең ритмы тизләнү; 
  • йөрәкнең әле тизрәк, 
  • әле сүлпәнрәк тибүе; 
  • йөрәк тукталып торгандай тоелу; 
  • хәлсезлек, баш әйләнү; 
  • колак шаулау; 
  • күз күременең җетелеге кимү. 

 

Ничек кисәтергә 

  • йөрәкнең сәламәтлеген тәмәке һәм исерткеч эчемлекләр бетерүен онытмагыз; 
  • гәүдәнең авырлыгын гел нормада тотарга тырышыгыз; 
  • җитәрлек хәрәкәтләнү бик мөһим; 
  • физик нагрузкалар көч китерерлек булмасын; 
  • эш һәм ял, йокы режимнарын саклагыз; 
  • туклануга игътибарлы булыгыз. 

Моны белү мөһим 

Аритмиядән ниндидер аерым диета юк. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен тәкъдим ителүче диета аритмиядән дә шифа бирә. Аның нигезен яшелчә, җиләк-җимеш, бөртеклеләр, балык, кош ите һәм майсыз сөт ризыклары тәшкил итә. 

Йөрәк эшчәнлеге бозылганда кофеин һәм тоз күләмен чикләү мөһим. Иртәне кофесыз күз алдына китерә алмаучылар, табиб белән киңәшеп, аны тәүлегенә 300 мг гына куллана ала. 

Тибрәнүле аритмия гәүдә авырлыгын нормада тотуны таләп итә. Кулланылган калорияләргә игътибарлы булыгыз. Хәзер смартфоннар өчен ризыкларның калорияләрен исәпләргә ярдәм итүче кушымталар бар. 

Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнара Тимуршина ярдәме белән әзерләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар