Логотип
Сәламәтлек

Йөрәк икмәге – камырлык

Камырлык. Русчасы – боярышник. Халык медицинасында аны «йөрәк икмәге» дип атыйлар. Камырлыкның чәчәге дә, яфрагы да, җимешләре дә файдалы.

Камырлык. Русчасы – боярышник. Халык медицинасында аны «йөрәк икмәге» дип атыйлар. Камырлыкның чәчәге дә, яфрагы да, җимешләре дә файдалы. Алардан әзерләнгән препаратлар йөрәк мускулларының кыскару сәләтен яхшырта, шул ук вакытта йөрәкнең ярсучанлыгын киметә, йөрәк алҗыганнан шифа бирә, кан тамырлары стеналарын ныгыта.

Кайбер галимнәр камырлыкның кан тамырларын чистарта алуын да әйтә.

Камырлык төнәтмәсен тахикардия булганда, калкансыман бизнең гормоннарны артык җитештерүен көйләр өчен дә эчәләр. Ул кандагы холестеринны киметергә булыша. Кан әйләнеше бозылганда (аеруча өлкән кешеләрдә) да камырлык препаратлары ярдәмгә килә.

Тире авыруларын дәвалаганда да камырлыктан әзерләнгән препаратлар кулланалар. Башка дарулар белән бергә комплекслы кулланганда, аның псориаз, экзема, кычынудан шифасы бар.

Хәзер камырлыкның җимешләре өлгерде, җыеп, кышка киптереп куярга онытмагыз.

Куллану тәртибе болай: 1 аш кашыгы вакланган җимешне 200 мл бүлмә температурасындагы суга салып, 15 минут «су мунчасы»нда кайнаталар, әледән-әле болгатып торалар. Уттан алып, 45 минут төнәткәч, сөзеп, ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.

Яфрак һәм чәчәкләреннән төнәтмәләр дә нәкъ шулай ук әзерләнә. Боларны инде ашарга ярты сәгать кала яртышар стакан күләмендә эчәләр.

Әлбәттә, теләсә кайсы препаратны кулланыр алдыннан, табиб белән киңәшү кирәк. Камырлык та искәрмә түгел. Аны артериаль гипотензия вакытында кулланырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар