Логотип
Сәламәтлек

Ычыкны дәвалаучы иң яхшы үлән

Көннәр суыта башлау белән, базарларда мүк һәм нарат җиләкләре күренә башлый.


Нарат җиләгенең русча атамасы – брусника. Тәбәнәк кенә булып үсүче куак ул. Яфраклары вак, озынча, караңгы-яшел төстә. Кызыл җимешләре җәй ахырында, көз башында өлгерә. 

Дару буларак, аның яфракларын һәм җимешләрен кулланалар. Яфракларын елга ике тапкыр җыярга мөмкин. Беренче юлы – иртә язда, кар эреп бетүгә. Икенче тапкыр – җимешләрне җыеп бетергәннән соң, көз көне. Җәй көне җыелган яфраклар карала, дару өчен яраксыз була. 

Нарат җиләгенең яфракларында арбутин гликозиды, гидрохинон, органик кислоталар, бөрештергеч матдәләр, танин, аскорбин кислотасы бар. 
Ул иң беренче чиратта калий белән кальцийга, аннары магнийга һәм тимергә бай. Үзенә тимер, бакыр, цинк, селен стронций һәм көмеш туплый. 
Анда С витамины күп.

Нарат җиләгенең яфракларын элек-электән бәвел юллары авыруларын дәвалау өчен кулланганнар. Ул:
пиелит;
цистит (ычык);
бөердә һәм бәвел куыгында таш булганда;
подагра;
остеохондроз;
метеоризм;
гастроэнтерит;
инфекция аркасында эч китү;
дәвамлы эч кибү;
ревматоидлы һәм инфекцияле специфик булмаган артрит кебек авыруларны дәваларга булыша. 

Халык медицинасында нарат җиләге яфракларынннан ясалган төнәтмәне бөердә, бәвел юлларында һәм үт куыгындагы ташларны эретү өчен эчкәннәр. 
Төнлә бәвелен тота алмаган балаларга шифасы бар. 
Нарат җиләге күзнең күрүен яхшырта (җиләге).
Үпкә туберкулезы булып, кан төкергәндә, нарат җиләген бал белән изеп ашаганнар. 
Нарат җиләгенең согы әле генә башланып килгән гипертонияне, диабетны һәм атеросклерозны дәвалаганда кулланыла. 

Нарат җиләге яфракларының микробларны юк итү үзлеге бик көчле. Андагы фитонцидларның алтынсыман стафилококкны юкка чыгару үзлеге билгеле. 

Нарат җиләгенең судагы төнәтмәсен ясар өчен: 2 аш кашыгы вакланган яфракны 200 мл кайнап суынган суга салып, «су мунчасында» 30 минут кайнаталар һәм бүлмә температурасында 10 минут суытып, сөзәләр. 
Әлеге төнәтмәне көнгә 2-3 тапкыр яртышар стакан күләмендә эчәргә кирәк. 

Салкын тигәндә нарат җиләгенең вак яфраклы ботакларын кайнатып эчәләр. 1 аш кашыгы вакланган ботакны 200 мл кайнар суга салып, 30 минут каплап төнәтәләр. Аннары сөзеп, көненә 4-5 тапкыр 2 аш кашыгы күләмендә эчәләр. 

Нарат җиләкләре төнәтмәсен ясар өчен: 200 г җиләкне юып, 400 мл кайнап суынган су салалар. 6 сәгатьтән соң, төнәтмәсен эчә башларга була. Бу төнәтмә эч кипкәннән, бөер авыртканнан, бавыр чирләреннән, гастриттан һәм колиттан шифалы. 
 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар