Табигатьтә үскән һәр үлән, белеп куллансаң, организм өчен ниндидер шифа бирә. Без көндәлек куллана торган аштәмләткечләрнең дә файдалы үзлекләре бик күп.
Алар ризыкка тәм генә биреп калмый, безгә сихәт тә бирә.
Бәлки, аларның бу файдалары турында әле белеп тә бетермәгән булгансыздыр.
Рәйхан (базилик)
Эчкә газлар җыелганнан файдалы. Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, аппетитны арттыра. Эчәклекләрдәге әчү процессын киметә. Яман шеш күзәнәкләренең үсешен тоткарлый. Ялкынсынуны баса. Йөрәк эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә.
Әче борыч
Авыртуны баса. Баш авыртканда әче борыч ашап, артыннан күп итеп су эчеп куйсаң, баш авыртуы кими. Ләкин әче борычны һәркем ашый алмый.
Аппетитны арттыра, ашкайнатуны яхшырта, эчәклектәге начар микробларны юк итә. Эч күпкәннән булыша.
Ютәлне бетерә, какырыкны кубара, бронхиттан шифасы бар.
Дарчин (корица)
Антибактериаль үзлеге бар, хәтта сальмонелла һәм стафилококкны да җиңә ала.
Хатын-кызлар өчен дә бик файдалы: күрем килү циклын көйли. Менопауза вакытында организмга стерссны җиңелрәк кичерергә булыша.
Кәефне күтәрә, күңелгә шатлык хисе бирә, эчтән җылыта. Юкка гына дарчинны бәйрәм ризыкларына кушмыйлар.
Канәфер
Канәфер мае теш сызлавын баса. Бик көчле антибактериаль үзлеккә ия. Тамак авыртса, авызга канәфер кабып, берничә сәгать авызда тоту да булыша.
Сулышны сафландыра, авыз эчендә яшәгән начар микробларны үтерә.
Органимзга инсулин эшләп чыгарырга ярдәм итә, кандагы шикәрне төшерә.
Ирен кырыйларына герпес чыгып интектерсә, канәфер мае тидерегез, ә канәфернең үзен гел тел астына салып йөртегез.
Укроп
Кешелек инде күптәннән бу үләнне эчәклектәге газларны куар өчен куллана. Эч күбүдән файдасы бар. Күңел болганганнан, сару кайнаганнан, әче китергәннән булыша. Нерв системасын тынычландыра.
Авыздан ис килсә, укроп сабагын чәйнәргә кирәк, ул исне бетерә. Бөерләргә уңай тәэсир итә, бәвелне арттыра.
Сарымсак
Кан басымын төшерә, кандагы начар холестеринны киметә, тромблар барлыкка килүне кисәтә, атеросклероздан (кан тамырлары тыгылу) саклый.
Грипп, салкын тию, вируслы инфекцияләр вакытында табиблар да сарымсакны күбрәк ашарга куша.
Кайбер белгечләр сарымсакның яман шештән саклавын да әйтә.
Имбир
Машинада яки поездда барганда күңелегез болганса, сезгә имбир белән ныграк дуслашырга кирәк. Ул вестибуляр аппаратның эшчәнлеген яхшырта.
Эчкә газ җыелса, күңел болганып торса, ашказаны эшләмәсә, кикертсә, имбирле чәй эчеп җибәрегез, ул булышмый калмый.
Мускуллар авыртканын баса, тынычландыра, эчтән җылыта, энергияне арттыра.
Петрушка
Менә дигән табигый диуретик ‒ бәвел кудыргыч. Бәвел юлындагы инфекцияләрне, бактерияләрне юк итәргә булыша. Циститны дәваларга ярдәм итә. Бөердә ташлар барлыкка килү куркынычын киметә.
Кичкә аякларыгызга су төшеп, аяк киемегезнең замогын күтәрә алмасагыз, петрушканы күбрәк кулланыгыз. Ул организмдагы артык суларны чыгара.
Авыздан килгән яман исне бетерә.
Розмарин
Бездә ул әллә ни популяр түгел. Югыйсә розмарин бик көчле антиоксидант булып санала. Катарактаны тоткарлый.
Аның составында 19 төрле антибактериаль компонент бар. Розмаринның эфир мае тын юлларының ялкынсынуын баса, астма вакытында булыша, аллергияне киметә. Салкын тию аркасында күкрәктәге авыртуны баса.
Фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк