Бу үләннең составында фотоэстрогеннар бар. Эстроген – хатын-кызны яшь, матур килеш саклый торган гормон ул. Моннан тыш, бу үлән афродизиак. Ул дәртне арттыра, мәхәббәт хисләрен уятып җибәрә.
Аны бал кортлары, шөпшәләр дә бик ярата. Без бала чакта чәчәкләрен өзеп, төбендәге балын суыра идек. Шул чәчәкләрен өйдә киптергәндә гаҗәеп хуш ис чыга.
Бу үлән – тукранбаш. Русчасы клевер луговой.
Аның химик составы бик бай. Анда С, В 1, В 2, Е витаминнары, каротин, флавоноидлар, фитоэстрогеннар бар.
Тукранбашның дау үләне булуын рәсми медицина да таный. Даруханәдә тукранбаш үләне, һәм аның нигезендә ясалган «Атероклефит» дигән дару сатыла. Соңгысы кандагы холестеринны киметү өчен тәкъдим ителә.
Тукранбашның:
бәвел кудыру,
авыртуны басу;
антисептик (яраларны төзәтү);
какырыкны каптару, ютәлне йомшарту;
канны туктату;
организмның тонусын күтәрү;
кан тамырларын ныгыту;
гемоглобинны күтәрү;
матдәләр алмашын яхшырту кебек файдалы үзлекләре бар.
Тукранбаш үләне аеруча хатын-кызлар өчен файдалы. Климакс һәм менопауза чорындагы хатын-кызларның гомуми хәлен яхшыртырга ярдәм итә. Авыртуны басу үзлеге исә күрем күп һәм авырттырып килгәндә булыша.
Борынгы заманда тукранбаш үләнен даими кулланып, хатын-кызлар авырга узудан сакланган. Фәнни тикшеренүләр андагы п-кумар кислотасының организмның авырга узу функциясен тоткарлавын раслый.
Моннан тыш, ул табигый афродизиак. Тукранбаш төнәтмәсе дәртне арттыра.
Тукранбаш ир-атлар өчен дә бик файдалы. Ул простатит авыруын кисәтә, потенцияне көчәйтә.
Тукранбашны чәчәк ата башлаган чорда җыялар. Дару үләне буларак чәчәкләре, яфраклары һәм сабаклары, хәтта тамырлары да кулланыла.
Күп кенә дару үләннәре кебек, тукранбаш әче үлән түгел. Аның төнәтмәсе хуш исле, тәмле.
Тукранбашның яфракларын чәй итеп кенә эчәргә түгел, салатларга һәм яшелчә ашларына да кушарга була.
Үлекле яраларны дәвалар өчен клевер яфракларын төеп, яралы урынга ябалар. Яраларны тиз төзәтә, үлекне бетерә.
Ютәлне дәвалар өчен тукранбашның чәчәкләре һәм яфракларыннан төнәтмә ясыйлар. 1 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы кипкән һәм вакланган тукранбаш чәчәге алына. Төнәтмәне термоста да әзерләргә мөмкин.
Тукранбаштан җәй көне эчәр өчен тәмле чәй дә әзерлиләр. 3 литр суга 30 тукранбаш чәчәге, тәменчә шикәр һәм бераз лимон согы салып, суны кайнатып чыгарырга, суынгач сөзәргә кирәк. Бу чәйне бала имезгән ханымнарга да эчәргә ярый, ул сөтне арттыра.
Тукранбаш чәчәге төнәтмәсе ычык авырулары вакытында да булыша.
Файдалы үлән булса да, тукранбашны бөерләрдә таш булганда, йөрәк авыртканда, инсультан соң, веналар киңәйгәндә, веналарда тромблар булганда эчәргә киңәш ителми. Дәвалана башлаганчы, башта табиб белән киңәшегез.
Фотоэстрогеннарга бай булганга, аны авырлы ханымнарга да эчмәскә кирәк.
Хатын-кыз органнарында яман шеш булганда да тукранбашны күп һәм озак итеп эчәргә ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк