Аякларда кан тамырларының киңәюе – варикоз турында ишетмәгән кеше юктыр. Аеруча хатын-кызларда ешрак очрый ул. Журнал укучыларыбыздан бу темага кагылышлы шактый сораулар килде.
Укучыларыбызның сорауларына Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең табиб-флебологы Сейфедин ХИЗРИЕВ җавап бирә
Эшем утырып эшли торган гына булса да, кичкә аякларым бик арый, гер таккан кебек була. Шешенә дә. Йокларга яткач, аларны кая куярга да белмим. Күпереп торган веналар күренмәсә дә, миндә варикоз түгел микән?
Әгәр дә кичкә аяклар сызлый, авырая, шешенә икән, кан тамырларына УЗИ ясатырга кирәк. Кайчагында карап торышка кан тамырларында үзгәрешләр юк кебек: зәңгәрләнеп, бүртеп тормыйлар. Варикоз булса, беренче чиратта веналар бүртеп чыгарга тиеш, дип уйлап, күпләр ялгышалар. Веналар үзләре киңәймәсәләр дә, кан тамырларындагы клапан аппараты дөрес эшләмәскә мөмкин. Түбән очлыкларның функциональ флебопатиясе дип атала ул. Шуңа күрә, аяклардагы кан тамырлары беленеп тормаса да, югарыда телгә алган билгеләр күзәтелсә, табибка күренегез.
Әнинең аякларында варикоз бар. Без әти белән әнигә диңгез буена путевка бүләк итәргә телибез. Анда баргач, әни гел күләгәдә генә дә утыра алмас. Варикоз булганда кояшта кызыну зарарлы, диләр. Хәзер бөтенләй диңгезгә бармаскамы инде алай булгач?
Диңгезгә барырга була, әлбәттә. Шифалы диңгез суында коеныр, ял итәр өчен... Ләкин веналар варикозы булганда, чынлап та, эссе кояш астында озаклап кызынырга ярамый. Киңәйгән кан тамырларында һәрвакыт кан тоткарланып тора. Җылыту аркасында тамырларда тромблар барлыкка килергә мөмкин. Тромбларның өзелеп китеп, үпкә артериясенә эләгүе һәм йөрәкне каплау ихтималы бар. Ә бу – кеше гомеренә куркыныч тудыручы хәл. Диңгезгә барсалар, әниегез моны истә тотсын һәм эссе кояш астында мөмкин кадәр кимрәк булырга тырышсын.
Гомер буена ябык гәүдәле булдым. Врач миндә варикоз бар, ди. Мин аны гәүдә авырлыгы зур булган кешеләрдә генә буладыр дигән идем. Ябык кешедә дә варикоз ничек барлыкка килде икән?
Веналар варикозы ябык кешеләрдә дә, артык авырлыгы булганнарда да күзәтелергә мөмкин. Варикоз барлыкка килүнең төп сәбәпләре – нәселдәнлек һәм яссытабанлылык, ә артык авырлык варикоз башлану ихтималын арттыручы бер фактор гына. Әгәр дә төп сәбәпләр булмаса, артык авырлык аркасында гына кан тамырлары киңәйми. Ябык кешеләр бу чир белән авырмый дип уйлау – ялгыш фикер.
Варикозны операция ясап дәвалаганнарын беләм. Тик операция өстәленә бер дә ятасы килми. Бәлки, аны операциясез дә дәвалап буладыр? Нинди очракларда операциясез дә котылып була?
Ретикуляр төреннән кала, веналар варикозын дәвалауның алтын стандарты булып оператив дәвалау ысулы, ягъни операция санала. Бернинди дару препаратлары да, компрессион трикотаж да бүрткән веналарны элеккеге хәленә кайтара алмый. Венотоник дарулар куллану, махсус оеклар кию фәкать варикозның билгеләрен генә киметергә булыша. Операция ясатмыйча гына, варикозны дәвалап булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк