Логотип
Сәламәтлек

Тычкан бизгәге

Яз көне бакчада, ишегалдында эш күп – җыештырабыз, тырмалыйбыз, себерәбез. Барына да җитешергә кирәк дип ашыкканда иң мөһимен онытып та җибәрәбез. Ә иң мөһиме: үз-үзеңне саклау. Беренче карашка артык зарарлы булып күренмәгән чүп-чар арасында куркыныч чир китереп чыгаручы вируслар булырга мөмкин. Тычкан бизгәге белән авыручылар нәкъ менә яз һәм көз айларында арта. Югары категорияле табиб-инфекционист, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча төп белгече, медицина фәннәре кандидаты, доцент Халит ХӘЙРЕТДИНОВ белән әлеге чирнең билгеләре һәм кисәтү юллары хакында сөйләшәбез.

Яз көне бакчада, ишегалдында эш күп – җыештырабыз, тырмалыйбыз, себерәбез. Барына да җитешергә кирәк дип ашыкканда иң мөһимен онытып та җибәрәбез. Ә иң мөһиме: үз-үзеңне саклау. Беренче карашка артык зарарлы булып күренмәгән чүп-чар арасында куркыныч чир китереп чыгаручы вируслар булырга мөмкин.

Тычкан бизгәге белән авыручылар нәкъ менә яз һәм көз айларында арта. Югары категорияле табиб-инфекционист, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча төп белгече, медицина фәннәре кандидаты, доцент Халит ХӘЙРЕТДИНОВ белән әлеге чирнең билгеләре һәм кисәтү юллары хакында сөйләшәбез.

 

 

 

 

 

 

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк – тычкан бизгәгенең медицина телендәге атамасы әнә шундый – кискен йогышлы авыру. Энцефалит яки боррелиоз кебек үк, ул да табигый чыганаклы чирләрдән санала. Татарстан Республикасында бөер синдромлы геморрагик бизгәк табигый чыганаклы чирләр арасында иң киң таралганы. Инфекциянең төп чыганагы – тычканнар, аеруча җирән кыр тычканы.

Ничек йога
• һава аша. Кимерүчеләрнең нәҗесләре булган тузанны сулаганда чирне кузгатучы инфекция һава белән тын юлларына эләгә;
• авыз куышлыгы аша. Тычканнар кимергән яки өстеннән йөргән ризыкларны кулланганда чирне кузгатучы вируслар организмга авыз куышлыгы аша үтеп керә;
• контакт юлы белән. Җәрәхәтле кул белән тычканнар пычраткан печән-салам яки чүпләрне тотканда да тычкан бизгәген йоктыру ихтимал;
• кешедән кешегә бу чир күчми.

Нинди билгеләре бар
• югары температура;
• бизгәк тоту;
• баш авырту;
• буыннар һәм мускуллар сызлау;
• күз алды томалану;
• яктылыкка карый алмау;
• тәнгә кызгылт таплар чыгу;
• бит һәм муен тирәсенең шешенкелеге;
• бил авырту;
• бәвел бүленеп чыгу кимү.

Бу билгеләрнең күбесе гриппныкына охшаш, шуңа да башлангыч мәлдә диагнозны дөрес итеп кую мөһим.
Вирусны йоктыргач та, кеше авырый башламаска мөмкин әле. Чирнең инкубация чоры ике атнадан алып биш атнага кадәр. Төп симптомнар башланыр алдыннан хәлсезлек, йончу, йокы килү, аяк-куллар сызлау, тамак авырту күзәтелү ихтимал. Беренче билгеләр күренү белән табибка мөрәҗәгать итү мәҗбүри. Тычкан бизгәге йоктырган кеше инфекцион хастаханәдә табиб-инфекционист күзәтүендә булырга тиеш. Чөнки геморрагик бизгәкнең авыр формасы кеше гомере өчен куркыныч.
Югыйсә әлеге чиргә тарымауның кагыйдәләре бик гади: дачаны яки бакчаны, сарайларны җыештырганда, табигатькә чыкканда саклык чараларын төгәл үтәү.
 

Нәрсәсе белән куркыныч
кан тамырлары зарарлана;
эчке органнарга, нигездә, бөерләргә кан сава;
бөерләр сафтан чыга (уремик кома халәте);
организмда инфекцион-токсик шок
 башлана (кан басымы кискен төшә, пульс әкренәя, һәм кеше аңын югалта);
эчке кан китүләр күзәтелә.

Ничек сакланырга
кимерүчеләргә каршы көрәшү;
көзен бакчаны җыештырып, тычканнар ояларлык чүпләрне түгү яки яндыру;
ризыкларны ачык калдырмау;
тычканнар йөрүе ихтимал урыннарны җыештырганда авыз-борынны битлек белән томалау;
кулга резин перчатка кию;
тычкан тизәге булган җирдә яланаяк йөрмәү;
кыш буе кеше яшәмәгән торакларны җыештырганда дезинфекцияләүче препаратлар куллану;
җыештырып бетергәч яки табигатьтә булып кайкач кулларны сабын белән юу, авыз-борынны  чайкау, битне юып төшерү; киемне алыштыру.
 

Теги: Сәламәтлек бала сәламәтлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар