Латин теленнән аның атамасы «дәвалау» дип тәрҗемә ителә. Дөньяда аның меңнән артык төре үсә.
Әлеге үләннең шифалы үзлекләрен рәсми медицина да таный һәм салкын тиеп, тамак авыртканнан, ютәлдән күп вакыт табиблар нәкъ менә аны эчәргә киңәш итә.
Бу шифалы үлән – шалфей. Аның «шалфей лекарственный» дигән һәм рәсми медицинада кулланылган төре безнең якның болын-кырларында үсми. Теләгән кеше аны орлыктан чәчеп үз бакчасында үстерә ала. Бездә болын шалфее дигән төр очраштыргалый. Ул да шифалы үлән булып санала. Аның яфраклары озынча, өске ягы йонлач, чәчәк сабагы озын, чәчәкләре сабак буйлап тезелешкән, шәмәхә төсендә, үзенә бертөрле исле, тик күпләргә ул ис бик ошамый.
Борынгы халык табиблары шалфейны гомерне озынайта торган үлән дип санаган. Өлкән яшьтәге кешеләргә аны чәй итеп төнәтеп эчергәннәр.
Шалфей ашказаны чирләрен яхшы дәвалый. Язва, гастрит, колит булганда авыртуны тиз баса.
Моның өчен 1 чәй кашыгы кипкән һәм вакланган шалфей яфракларын 1 стакан кайнар суда өстен каплап 30 минут төнәтәсе. Аннары сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр шушы төнәтмәне бүлеп эчеп бетерәсе.
Шалфей артык тирләгәннән булыша. Моның өчен аны чәй кебек төнәтеп эчәргә кирәк. 1 аш кашыгы шалфей яфрагын 2 стакан кайнар суда төнәтәләр һәм көненә 3 тапкыр ашаган вакытта яртышар стаканлап эчәләр.
Кан басымын төшерә, кан тамырларын ныгыта.
Шалфейның салкын тигәннән, бронхиттан, тамак шешкәннән, ангинадан шифасы бар. Мондый чакта шалфейның эфир мае белән ингаляцияләр ясала. Кайнар суга 30–50 тамчы шалфей мае тамызып, сөлге белән бөркәнеп, шуның парын иснәргә кирәк. Шулай ук чәй урынына шалфейның җылы төнәтмәсен эчә дә тизрәк савыгырга булыша. Тамак авыртуны шалфей төнәтмәсе белән чайкату да яхшы баса.
Шалфей хәтерне яхшырта, игътибарны арттыра. Кипкән яфракларны порошок хәленә килгәнче ваклап, көнгә 3 тапкыр берәр чеметем генә су белән кабып йоталар.
Дәвасы булмаган паркинсон һәм таркау склероз (рассеянный склероз) белән авыручы кешеләрнең хәлен җиңеләйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк