Роза чәчәклеләр семьялыгыннан булган күпьеллык бу үсемлекнең русча атамасы манжетка обыкновенная.
Йомры түгәрәк яфракларының чите телле-телле. Җәй башында озын сабакта яшькелт-аксыл чәчәкләре барлыкка килә. Уртасы чокырланып торган бу яфраклардан сандугачлар су эчә, диләр безнең якта. Чынлап та, иртән аларга мул булып чык тамчысы җыелып тора. Дымлы, күләгәле урыннарда, су буйларында, урман аланнарында үсәргә ярата. Бакчаларда аның тагын да эрерәк яфраклы декоратив төрләрен дә күрергә була.
Дару буларак, тәңкә яфракның табигатьтә үскәнен, ваграк яфраклысын җыялар. Әлегә аның химик үзлекләре ныклап торып өйрәнелмәгән. Составында бөрештергеч матдәләр, С витамины, флавоноидлар барлыгы билгеле.
Тәңкә яфракның файдалы үзлекләре
Халык медицинасында тәңкә яфракны элек-электән үк кулланганнар. Аның файдалы үзлекләреннән түбәндәгеләрне китерергә була:
- бөрештергеч һәм ялкынсынуны басу үзлеге. Шушы сыйфаты өчен аны эч китү, эчәклек ялкынсыну (колит, энтероколит), ашказаны ялкынсыну (гастрит), ашказаны җәрәхәте (язва), уникеиллеле эчәк җәрәхәте авырулары вакытында кулланырга мөмкин.
- Кан туктату үзлеге билгеле. Капиллярларны ныгыта. Борыннан кан китүен, эчке кан агуларны, хатын-кыз авырулары вакытында кан китүләрне туктата, күремнең күп һәм авырттырып килгәненнән шифасы барлыгы мәгълүм.
- Какырыкны кубара, ютәлне йомшарта. Бронхит, ларингит, трахеит, пневмонияне дәваларга ярдәм итә.
- Яраларның тизрәк төзәлүенә, тиренең яңаруына булыша. Халык медицинасында тәңкә яфракны төеп, шуның суы белән чуаннарны, үлекле яраларны, озак төзәлми интектергән урыннарны юдырганнар. Ул сеңер тартылып сызлаганны да баса ала.
- Бәвел кудыру үзлегенә ия. Бәвел капчыгы, бәвел юлларындагы бактериаль ялкынсынуларны киметә. Эчкә сару җыелганнан шифасы барлыгы билгеле.
- Бала имезгән әниләрнең сөтен арттыра.
- Организмнан агулы матдәләрнең калдыкларын, авыр тозларны, радионуклидларны, эчәклеккә җыелган газларны чыгара.
- Билгеле бер күләмдә вирусларга каршы тәэсире дә бар. Герпесның гади төрләренә, шулай ук грипп вирусына карата актив.
Тәңкә яфракның рәсми медицинада кулланылышы
Кайсыбер илләрдә, мәсәлән, Германиядә, тәңкә яфракны рәсми медицинада да кулланалар. Әйтик:
- гинекологиядә. Күрем циклын көйләргә булыша, төнәтмәсе белән юдыру аналык юлындагы ялкынсынуларны киметә.
- Кардиологиядә. Кан тамырларын, капиллярларны ныгыта, кандагы начар холестеринны киметергә ярдәм итә. Тәңкә яфрак төнәтмәсен куллану инфаркт, инсульт, варикозны кисәтергә булыша.
- Матдәләр алмашын яхшыртуда катнашуы билгеле. Кандагы шикәрне төшерә, подагра булганда тоз кислоталарын чыгара.
- Тынычландыру үзлегенә бәйле рәвештә йокысызлык, неврозларны дәвалаганда ярдәмче чара буларак кулланыла.
Тәңкә яфракны кемнәргә куллану тыела?
- Аллергия белән авырганда.
- 6 яшькә кадәрге балаларга.
- Авырлы ханымнарга.
- Каны куе, тромбоз белән авырган кешеләргә.
Бу мөһим
Россиядә тәңкә яфрак рәсми медицинада кулланылмый. Аны бары биологик актив өстәмә БАД буларак кына тәкъдим итәләр. Табиб белән киңәшми торып, организмыгызда нинди чирләр барлыгын ачыкламыйча, үзлегеңнән аны куллану тыела.
Тәңкә яфрак төнәтмәсен ничек ясарга?
Киптерелгән һәм вакланган яфракларны кайнар суда төнәтеп, көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан эчәләр. 3 аш кашыгы үләнгә 2 стакан кайнар су салалар. Бер эчкәндә ярты яки чирек стакан күләмендә эчәргә кирәк.
Шушы ук төнәтмәне спринцовка өчен дә кулланырга була.
Комментарий юк