Табигать уяна, бакчачылар һәм урманнарга чыгучылар активлаша. Бу чор – аеруча саклык сорый торган чор. Табигатьтән яки дачадан матур хисләргә баеп кына түгел, тычкан бизгәге дип аталган мәкерле чир дә ияртеп кайтырга була.
Тычкан бизгәге вирусын йоктыручыларның 89 проценты Идел буе төбәкләрендә яшәүчеләргә туры килә. Бу җәһәттән безнең республикабыз да хәтәр зона булып санала. Бу – табигать шартлары, кышын карның күп булуы, җирнең тирән туңмавы белән аңлатыла.
Быелның өч аенда гына да республикада 57 кешегә бөер синдромлы геморрагик бизгәк дигән диагноз куелган.
Әлеге чирне вирус китереп чыгара һәм аны таратучылар – кыр тычканнары. Көзен алар кеше яшәгән йортларга кереп калып, көнкүреш әйберләрен, урын-җирне, азык-төлек запасларын зарарлый. Вирус кешегә әнә шул зарарланган предметлар, азык-төлек һәм вирусны йөртүче тычканнарның тизәге-бәвеле булган тузанны сулау аркасында йога.
– Вирусның инкубация чоры ике атнага кадәр бара, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш төп белгече Халит Сәүбәнович Хәертынов. – Ике атнадана соң организмда гадәти салкын тию яки гриппка охшаш билгеләр башлана: температура күтәрелә, борын томаулый, хәлсезлек булырга мөмкин. Әлеге чор узганнан соң бөерләр зарарлана, тән тиресе чабыра, күз күреме бозыла: җетелеге кими, күз алдында томан пәйда була. Тычкан бизгәге (халык телендә әлеге чир шулай атала) – кешедән кешегә күчмәсә дә, сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган бик җитди авыру.
Тычкан бизгәге белән авыручылар саны Республикада 1959 елдан бирле алып барыла. Һәр өч ел саен аның күтәрелеше күзәтелә. Иң зур күтәрелеш 2014 елда булган.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Геннадьевна Авдонина кыштан соң бакчага, дачага баручыларга яки табигатькә чыгучыларга аеруча сак булырга киңәш итә.
– Бакча йортларын иң элек яхшылап җыештырырга, җилләтергә, дезинфекция чаралары белән юарга, урын-җирне кояшка чыгып киптерергә кирәк. Күпләр бер кагыйдәне оныта: өйләрне, бакчаларны җыештыргач, кулларын-битләрен яхшылап юсалар да, җыештырганда кигән киемнәрен алмаштырмыйча, ашарга утыралар. Болай эшләргә ярамый, вируслы тузан киемнәрдә дә булырга мөмкин. Аннары, әлбәттә, өйне генә түгел, чорма, сарай, бакчада көздән коры үлән калган урыннарны да яхшылап җыештырырга кирәк, – ди ул. – Әгәр дә тычкан эзләре бик күп булса, бу очракта дератизация ясаучы оешмаларга мөрәҗәгать итү отышлырак. Ләкин әлеге оешманың бу эшләрне башкаруга лицензиясе булу мөһим. Бакчада кыр тычканнарының оя тишекләрен күрсәгез, монда да махсус дератизация чаралары күрергә кирәк. Кызганыч, бөер синдромлы геморрагик бизгәктән әлегә вакцина уйлап табылмаган. Аннан саклануның иң яхшы чарасы – өйгә тычканнар үтеп кермәвен кайгырту, йорт тирәсен, бакчаларны чүп-чардан чистарту, азык-төлекне яхшылап ябылган контейнерларда саклау, бакчаларны, өйне җыештырганда авыз-борынны томалау, соңыннан кулны-битне яхшылап юу, өс-башны алмаштыру. Менә шушы, беренче карашка, бик гади күренгән чаралар әлеге җитди чирдән сакланырга ярдәм итә дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк