2 метр булып үсә, шәмәхә чәчәк ата һәм чәчәкләре чәнечкеле бу үлән турында күпләр белмидер дә әле. Бал кортлары һәм шөпшәләр бик ярата аны – баллы үлән ул. Сукыр кычытканннан җыелган бал куе караңгы төстә һәм үзгә бер тәмле тәмдә була.
Аны әле тагын йөрәк үләне дип тә атыйлар. Болай дип атаулары юкка гына түгел.
Сукыр кычытканны күп кенә йөрәк авырулары вакытында кулланалар. Ул:
стенокардия, миокардит, кардиосклероз, I-II дәрәҗәдәге йөрәк җитешсезлеге вакытында ярдәм итә.
Тынычландыра. Шуңа күрә аны нерв киеренкелеге вакытында да билгелиләр.
Хатын-кызларга ырудан калу (климакс) билгеләрен җиңелрәк кичерергә булыша.
Хатын-кызларда ай хәле регуляр булмаса, бу вакытта эч авыртса, сукыр кычытканның шифасы бар.
Тире авырулары: экзема, тимрәү, псориаз булганда тәнне тынычландыра.
Кан басымын төшерә.
Халык медицинасында сукыр кычытканны йөрәк какканда, тынычландыру чарасы буларак, бәвел кудыру өчен билгеләгәннәр. Үпкә чирләрен – катар, туберкулездан да шифасы барлыгы мәгълүм.
Брадикардия һәм түбән кан басымы күзәтелгәндә сукыр кычытканны куллану тыела.
Сукыр кычытканның судагы төнәтмәсен ясау өчен:
4 аш кашыгы киптереп вакланган үләнне эмаль савытка салып, 200 мл кайнап суынган су өстәп, 15 минут «су мунчасы»нда төнәтәсе. Суынгач, сөзеп, шушы күләмне өчкә бүлеп, көн дәвамында эчәсе.
Даруханәдә сукыр кычытканның спирттагы төнәтмәсе һәм таблеткалары сатыла. Аларны инстркуциядә язылганча кулланасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк