Логотип
Сәламәтлек

Сөннәтче бабай килә!..

Сөннәткә утырту тарихы

Сөннәткә утырту безгә ата-бабаларыбыздан калган йола. Соңгы елларда, дин иреге килгәч, халык аңа аерата зур әһәмият бирә башлады. 
Сөннәткә утырту операциясе моннан 15 мең ел элек – палеолит дәверендә үк ясалган: таш кыяларда сакланган рәсемнәрдә ул ачык күренә. Борынгы Мисырдагы фиргавеннәр төрбәләрендә, папирусларда сакланган мәгълүматлар да бу процедураның безнең эрага кадәр ике мең ярым ел элек үк эшләнүе турында сөйли. 
Сөннәткә утырту операциясе дин күзлегеннән, гигиена максатыннан чыгып һәм медицина таләпләре буенча дөньяның барлык почмакларында, илләрендә ясалган һәм ясала. Бүгенге көндә Американың 75 процент ир-аты, чисталыкны саклау максатыннан, үзләре теләп бу процедураны узган. Дөрес, төрле штатта төрле елларда саннар бер-берсеннән 20 проценттан алып 80 процентка кадәр аерыла.
1948 елга хәтле Британиядә бу операция туучы балаларның өчтән беренә ясалган. Хәзерге көнгә анда ирләрнең бары 9 проценты гына шушы максат белән хирург пычагы астына ята. Канадада бу саннар – 20 процент, Австралиядә исә 10 процент тирәсе. Үткән ел Германиядә стажировкада булып кайттым – анда да сөннәткә утырталар. Кайбер Европа илләрендә һәм Америкада бу операцияне онанизм, мастурбация белән көрәш алып бару өчен пропагандалыйлар.


Сөннәт нигә кирәк?

Ир балаларның, ир-атларның тыш­кы җенес әгъза­ларының башын кап­лаучы тире – медицина теле белән әйткәндә «җенес органы каплавычы» (яки «сөннәтлек») дип атала. Сөннәт­лек»тә бик күп сизгер рецепторлар, эррекция вакытында тартыла торган тире запасы, смегма барлыкка китерә торган бизләр бар.
Кайберәүләрдә – тумыштан, ә кайбер балаларда шул «кырый тире» еш ялкынсыну сәбәпле сидек юллары тараеп, кече йомышын үтәргә кома-чауларга мөмкин. Ул чагында балага игътибар итегез: көчәнеп, тукталып-тукталып, өзеп-өзеп симиме? Кайвакыт сигән чагында «сөннәтлек» шар кебек кабарып тулырга мөмкин.
Үсә башлагач, эррекция вакытында тире тартылып җенес органының башы ачылмаса, тагын проблемалар барлыкка килә. «Сөннәтлек»тә кисталар, сөялләр үсәргә дә мөмкин.
Сөннәткә утырту вакытында шул «җенес органы каплавычы» кисеп ташлана, кан агуы туктатыла һәм яра тегелә. Шул ук көнне бала өйгә кайта. Атна-ун көн эчендә яра төзәлә. 

Ничә яшьтә сөннәткә утыртырга?

Коръәндә сөннәт турында да һәм ничә яшьтә сөннәткә утыртырга ки­рәге хакында да берни әйтелмәгән. 
Бүгенге көндә ислам илләрендә бу операция балаларга төрлесендә төрле яшьтә ясала: Төркиядә – 8-13 яшьтә; Иранда – 3-4 яшьтә; шәһәрдә яшәүче гарәпләрдә – 5-6 яшьтә; авылда яшәүчеләрдә – 12-14 яшьтә.
План буенча, наркоз белән эшләнә торган операция буларак, без исә сөннәтне балаларга 3 яшь тулганда яки тулгач кына ясыйбыз. Кайбер гаиләләр иртәрәк тә ясатырга тырыша, әби-бабайлары ашыктыра, наркозсыз гына ясауны таләп итәләр. «Бала бит кечкенә чагында хәтер­ләми, авыртуны да сизми», – диләр. Ләкин дөньяга яңа гына килгән сабыйга нигә тагын шок ясарга? Авырта дип әле әйтә белмәсә дә, онытса да, балада ул тирән эз калдырырга, киләчәктә бу үзен сизде­рергә мөмкин. Өй шартларында яки лицензиясе булмаган клиникаларда гына ясалган андый операцияләрдән соң кан китү, төрле катлауланулар белән балаларны еш кына Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлегенә алып киләләр. Кайбер очракта «сөннәтлек» киселеп бетмәгән, ә кайбер чакта операция, гомумән, дөрес ясалмаган була – яңадан ясарга туры килә.
Биш-җиде минутлык операциянең наркозы куркыныч түгел. Заманча аппаратлар һәм наркоз бирү өчен елдан-ел җиңелрәк препаратлар кулланыла. Әмма иң мөһиме, әлбәттә, тәҗрибәле белгечләр.
Тагын балага сөннәтне аның яше так санга туры килгәндә, әйтик, 3, 5, 7 яшьтә ясатырга кирәк дип әйтү бар. Кайбер ата-аналар, вакыт җитте, безгә 3 яки 5 яшь тулды дип килә. Кайберләре балага 2 тулып 3 белән барганда яки 4 тулып 5 белән барганда да, диләр. Без – хирурглар өчен аерма юк: кем ничә яшендә яса-тырга тели һәм моңа күңеле белән өлгереп җитә. Кырык яшендә генә мөрәҗәгать итүчеләр дә бар, 99 яшьтә генә өлгереп җитүчеләр дә.


Операция ел фасылына бәйлеме?

Элек әби-бабайларның: «Казлар йомырка басканда сөннәткә утыртырга ярамый», – дип әйтүләре хәтердә. Нигә болай әйтүләрен табиб буларак бүген аңлата алам. Язын, сөннәткә утырту кебек пластик операцияләрдән соң, тән ярасы келоидлы җөй белән төзәлергә мөмкин. Ләкин 23 ел эшләү дәверендә андый куркыныч килеп туган очракны белмим. Шуңа күрә ата-аналар кайчан мөрәҗәгать итсә дә, бу операцияне ел дәвамында ясыйбыз.


Ничек әзерләнергә? 

Беренчедән, баланы белгеч – уролог-андролог карарга тиеш. Кайбер очракларда бу операцияне балага бөтенләй ясарга ярамый яки ул соңрак ясалырга тиеш. Чөнки балада тумыштан төрле тайпылышлар булырга мөмкин: мәсәлән, гипоспадия, эписпадия, яшерен җенес әгъзасы һәм башкалар. Кайбер балага бүтән операция планлаштырылган булса, икесен бергә ясаган очраклар да бар.
Сөннәткә утырту өчен нәкъ башка операцияләргә әзерләнгән кебек үк әзерләнергә, шундый ук анализлар тапшырырга кирәк.
Сөннәткә утыртыр алдыннан һәм операциядән соң ата-аналарга хирург барысын да аңлата, операциягә әнисеннән дә, әтисеннән да рөхсәт алына.


Ә сөннәткә утыртмасаң? 

Сөннәткә утыртмау нинди аяныч хәлләргә, авыруларга китерергә мөмкин соң? Алдарак әйтеп узганымча, сидек юллары тараюы, бөер һәм сидек юлларында барлыкка килгән инфекцияләрнең сәбәбе булырга мөмкин. Ачылмаган «сөннәтлек» эчендә барлыкка килгән смегмада бактерияләр җыела һәм үрчи: инфекциядән тыш, алар төрле онкология авырулары китереп чыгарырга да мөмкин. Сөннәтсез ирләрнең хатыннарында аналык муентыгында яман чир очраклары күбрәк. «Дерматология архивы» дигән журнал үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, сөннәткә утыртылган ирләр арасында венерик авырулар (сифилис, гонорея) өч тапкыр кимрәк, СПИД афәте алты тапкыр азрак очрый.

 

Әти-әниләргә киңәш 


 Сөннәткә утырту – җенси тормышның сыйфатын һәм озынлыгын арттыру өчен иң яхшы ысул дип санала.

 Баланы сөннәткә утыртырга уйлагансыз икән, адым саен ачылган, кайвакыт хәтта лицензиясез дә эшләүче шәхси клиникаларга бармыйча, анализларга нигезләнеп эш итүче белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез иде. Бабачылар заманы артта калды. Бик ярлы илләрдә генә бүген дә сөннәткә бабачылар, хәтта чәчтарашлар утырта. Фарсы култыгындагы илләрдә әнә бу мөһим процедураны бары тик профессиональ хирургларга гына ышанып тапшыралар һәм стационар шартларда гына ясаталар. 

  Бу операция нинди максат, нинди таләпләр белән ясалса да, әлеге көн бала өчен дә, гаилә өчен дә истәлекле бәйрәм булып калсын иде.

№6, 2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар